16+

Кения – дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә

Кениянең Найроби шәһәрендәге бер зур сәүдә үзәге инде өч көн буе террорчылар кулында. Соңгы мәгълүматларга караганда, үлүчеләрнең саны 70кә якын, яраланган кешеләрнеке 200дән артып китә.

Кения – дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә

Кениянең Найроби шәһәрендәге бер зур сәүдә үзәге инде өч көн буе террорчылар кулында. Соңгы мәгълүматларга караганда, үлүчеләрнең саны 70кә якын, яраланган кешеләрнеке 200дән артып китә.

Найробидагы терактның холкы соңгы елларда башка шәһәрләрдә ябык биналарда булганнарыныкына бик охшаш. Буденновск хастаханәсендәге, Мәскәүнең мәдәният йортындагы («Норд-Ост»), Беслан мәктәбендәге теракт очракларын искә төшерик: кешеләргә тәртипсез рәвештә ут ачу, террорчыларның үзләренең хаталы идеологияләре хакына мәгънәсезгә кан түгү, иң пакь дин исеме артына яшеренеп, аны нәҗесләү-пычрату. Бу юлы террорчыларның мөселман догаларын яттан белүчеләрне һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.)нең әнисенең исемен атый алганнарны иреккә җибәрүләре билгеле. Басып алучылар калганнарны - бала-чагамы алар, карт һәм авыру кешеләрме - кызганып тормаганнар.
Сәүдә үзәген гади сатып алучыларның, анда ял итәргә дип килгән очраклы кешеләрнең канына батырган бәндәләр үзләренең «Әль-Каида» террорчылар берләшмәсенә караган «Әш-Шәбаб» радикаль исламчылар төркеме әгъзалары булуларын да яшереп тормаганнар. Һөҗүмнәренең беренче көнендә үк алар Кения хакимияте белән элемтәгә кереп, ил Президенты Ухуру Кениатега таләпләрен белдергән. Ул - дәүләт гаскәрләрен Сомалидан чыгару.
Үлүчеләр арасында чит ил гражданнары - Франция, Италия, АКШ, Канада, Кытай, Һиндстан һәм Корея кешеләре булуы билгеле. Ул исемлектә безнең милләттәшләребез булмавы сөендерә, әмма бу хәлнең күләгәсе, иртәме-соңмы, Россиягә, шул исәптән Татарстаныбызга төшәчәге көн кебек ачык. Казаннан меңнәрчә километр ераклыкта Африка континентында урнашкан Найробидагы канлы вакыйгага ни катнашыбыз бар, дисезме? Бәйләнеш ачыктан-ачык - исламчы террорчыларның әхлак һәм аек акыл кысаларына сыймаслык чираттагы кыланмышлары кабат барлык мөселман дөньясына тап төшерә.
Төрле илләрдә даими рәвештә булып торган терактлар, аларны оештыручыларның ислам дине артына качып эш йөртүе чын мөселманнарның тормышын, хәл-әхвәлен кыенлаштыра. Күпләр, шул исәптән Татарстаннан әллә ни ерак булмаган шәһәрләрдә яшәүчеләр дә һаман да радикаль төркемнәргә берләшкән исламчыларны мөселманнар белән бер үк кешеләр дип ялгыша. Әлеге хаталы фикерне төзәтер өчен күпме эшләр башкарыла, таптан арындык кына дигәндә, чираттагы бер теракт бөтен дөньяга яңгырап, тагын барлык тырышлыкларны сызып ташлый. Ислам динен хурлау-мәсхәрәләү кайчан тәмамланыр да, аның кешеләрне Аллаһка якынайтучы иң чиста һәм пакь юл булганын бөтен дөнья таныр көннәр кайчан җитәр?!.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading