Шәһри Казан

Күгебез тыныч түгел

Узган ел ахыры тарихка Россия өчен авиаҗәнҗаллар сезоны буларак кереп калды. Әлеге төр хокук бозу өчен җәзаны кырысландыру турында сүзләр йөрүгә карамастан, быел да Россия пассажирларының самолет бортларында кыланмышлары дәвам итә. Ел башыннан андый берничә очрак инде теркәлергә өлгерде.

Реклама

Кичә эфиоп очучысының үзе идарә итүче самолетны басып алырга тырышуы данлыклы Россия авиаҗәнҗалчыларын да нык артта калдырды. Эфиопиядән Италиягә юл тотучы рейсның икенче пилотының, самолетны Швейцариягә борырга таләп итеп, ул үтәлмәгән очракта, очкычны шартлату белән янавы кичә көндез билгеле булды. Беренче очучы вакытында «һөҗүм» сигналына басып, рейсны тиз арада хәрби очкычлар камап ала һәм аны якындагы аэропортка утырырга мәҗбүр итә. Самолетны басып алу омтылышы вакытында берәү дә зыян күрми, кайбер пассажирлар хәтта үзләренә нинди куркыныч янаганлыгын да аңламыйча кала. Пилотка 20 елга кадәр төрмә җәзасы яный.
Дөнья йөзендә авиаһәлакәтләр дә дәвам итә. Узган атнада 77 корбанлы авиафаҗига Алжирда булган иде, кичә Непалда алдагы көнне радарлардан юкка чыккан самолет ватыкларын табып алдылар. Аның бортында булган барлык 18 кеше дә һәлак булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: