16+

Киселгән үкчәләр: әкиятме, чынмы?

Хокук саклау органнары Универсиада барган көннәрдә Казанда эре җинаять очраклары күзәтелмәве, әлеге хәтәр күренешнең «борынын да чыгарырга куркып, оясында мыштым гына ятуы» турында хисаплар биреп килделәр. Әмма барысы да алай ук тыныч булмаган икән. Тикшерү комитетының кармагына Казандагы бөтендөнья студентлар уеннары башланганчы ук эләккән җитди җинаять очрагы хакында спортчылар һәм...

Киселгән үкчәләр: әкиятме, чынмы?

Хокук саклау органнары Универсиада барган көннәрдә Казанда эре җинаять очраклары күзәтелмәве, әлеге хәтәр күренешнең «борынын да чыгарырга куркып, оясында мыштым гына ятуы» турында хисаплар биреп килделәр. Әмма барысы да алай ук тыныч булмаган икән. Тикшерү комитетының кармагына Казандагы бөтендөнья студентлар уеннары башланганчы ук эләккән җитди җинаять очрагы хакында спортчылар һәм...

Уфага «сәфәргә чыккан» җәсәд кисәкләре
Бу вакыйга турында бүген төрле мәгълүмат чыганаклары төрлечә, һәркайсы үзенең күзаллавын да өстәп, укучының аңында тирәнрәк тәэсир калдыру максаты белән яңадан-яңа төсләргә бизәргә тырышып яза. Берәүләр «табадан гына төшкән» яңа фактларны ниндидер шәхси «рәсми чыганакларыннан» алганлыгына басым ясаса, икенчеләр исемнәрен атамыйча гына, янәсе, вакыйганың турыдан-туры шаһитларының сүзләрен бастыра; өченчеләрнең фантазияләренә артык ирек биргәннәре сизелеп тора. Шул «тычканнан фил ясап» ятучыларның ярдәме белән җәмәгатьчелек Казанда кеше әгъзалары белән сәүдә итүче табиблардан торган җинаяти төркем эшләп килүенә, аларның үлгән кешеләрдән кисеп алынган үкчәләрне һәм тез капкачларын яшьлекләрен саклап калырга теләгән бай клиентларга сатып ятуына һәм җәсәдләрне кисәкләргә бүлгәләү аларның туганнарының ризалыгыннан башка эшләнүенә ышанып бетте бугай инде.
«Сары» матбугатның һәм сенсация артыннан куучыларның эшчәнлеге белән якыннан таныш кешеләр генә әлеге мәгълүмати «чүп-чарның» сөяксез тел галәмәтләре генә булуын яхшы аңлый. Әлегә исә, «үкчәләр эше» дигән атама алган бу вакыйга турында төгәл мәгълүмат түбәндәгедән гыйбарәт:
Июнь башында полиция хезмәткәрләре «М7» трассасында Уфага донор каннарын алып баручы машинаны туктаталар. Әмма машинаны тикшерергә булган хокук сакчылары анда каннан тыш, киселгән кеше үкчәләренә һәм тез капкачларына да тап була. Беренче карашка, чиксез кыргыйлык булып кабул ителә торган манзараны күреп, полиция тиз арада тиешле чараларны күрә, тикшерү комитеты да озакка сузмыйча барысын да җентекләп өйрәнергә керешә.
«Кайнар эз» аларны Казанның беренче номерлы ашыгыч ярдәм хастаханәсенең (15 нче шәһәр хастаханәсе) ишеге төбенә китереп чыгара. Әмма суд-медицина экспертизасы бюросының җитәкчесе Наил Нигъмәтуллин Уфа шәһәренә «сәфәргә юл тотучы» җәсәд тукымаларының законлы рәвештә киселеп алынганлыгын аңлатып бирә. Үлгән кешеләрнең үкчәләреннән һәм тез капкачларыннан алынган матдәләр Уфада урнашкан «Күз һәм пластик хирургия бөтенроссия федераль үзәге»ндә күз авыруларын дәвалау өчен файдаланыла икән. Интернетның төпсез диңгезе генә түгел, күп телеканаллар да шаулашкан хәбәрләрне, аерым алганда, бер үкчәнең 900 сумнан сатылуын, ул әгъзаларның теш имплантлары яки бизәнгечләр җитештерүдә кулланганлыгын Нигъмәтуллин инкаръ итә һәм җәсәдләрдән алынган донор әгъзаларының ел саен йөзләгән кешеләрнең сәламәтлекләрен, хәтта гомерләрен саклап калуга хезмәт иткәненә басым ясый. Бер әйбер генә аңлашылмый: ни өчен Уфага баручы машинаның документларында ул үкчәләр һәм тез капкачлары донор каннары буларак күрсәтелгән булган соң? Хәзергә тикшерү комитеты суд-медицина экспертизасының мәетләр бүлеге идарәчесе Инесса Исхаковага карата гына җинаять эше кузгаткан.
Закон табиблар ягында
Әлегә табибларны яклап та, аларга белми торып, ялган яла ягып та булмый. Бер колактан икенчесенә күчә барган каннарны өшеттергеч хәбәрләрнең кайсысы хак, кайсысы ялган булуына ачыклыкны тиздән тикшерү кертер. Әмма бер нәрсәгә генә тукталмыйча булмый. Табиблар барысын да закон кушканча эшләдек, дип чаң суга. Татарстанның медицина хезмәткәрләре ассоциациясе аларның эшчәнлегенә пычрак ягуда журналистларга үпкә белдереп, ачык хат та әзерләгән. Закон, дөрестән дә, табибларга җәсәдләрнең әгъзаларын кисеп, медицина максатларында кулланырга рөхсәт итә. Әмма бу үлгән кешенең туганнары яки законлы вәкиленең ризалыгы белән генә эшләнергә тиеш. Тик кешеләрнең бу законны белмәүләре яки хастаханә хезмәткәрләрен вакытында кисәтергә өлгермәүләре аркасында, моргтан туганнары кулына тапшырылган үле гәүдәнең берәр әгъзасы җитешмәскә дә мөмкин. Ул әгъзаның башка берәүнең гомерен саклап кала алуы шатландыра, әлбәттә, ләкин андый чараларның барыбызның да күңеленә хуш килеп бетмәве ихтимал шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading