16+

Күкрәкләрне җигеп эшкә...

Соңгы арада яңалыкларның икесенең берендә «Фемен» хатын-кызлар хәрәкәте турында телгә алынмыйча калмый. Күп очракта, үзләренең сәер һәм мәгънәсез булган идеяләрен алга сөреп, ул хәрәкәттә катнашучылар әле бер илдә, әле икенчесендә шәрә күкрәкләрен ялтыратып торалар. «Фемен» үзен бөтендөнья хатын-кызларының хокукларын яклаучы берләшмә дип атый һәм үз гамәлләрен «җитди әһәмияткә ия эшчәнлек»...

Күкрәкләрне җигеп эшкә...

Соңгы арада яңалыкларның икесенең берендә «Фемен» хатын-кызлар хәрәкәте турында телгә алынмыйча калмый. Күп очракта, үзләренең сәер һәм мәгънәсез булган идеяләрен алга сөреп, ул хәрәкәттә катнашучылар әле бер илдә, әле икенчесендә шәрә күкрәкләрен ялтыратып торалар. «Фемен» үзен бөтендөнья хатын-кызларының хокукларын яклаучы берләшмә дип атый һәм үз гамәлләрен «җитди әһәмияткә ия эшчәнлек»...

Бер сүз белән - мәгънәсезлек
2008 елда Украинада нигез салынган һәм тора-бара бөтен дөньяга тамыр җәйгән «Фемен» хәрәкәтенең исәбендә бүгенге көндә йөзләгән җәнҗаллы протест акциясе. Һәрвакыттагыча бары тик шәрә күкрәк һәм үткен тел белән генә «коралланган» бу хәрәкәттә катнашучы кызлар биш ел эчендә нинди генә кыланчыклыклар майтарып бетермәделәр: Россия, Украина, Белоруссия президентларының юлларына каршы чыктылар, Рим Папасының вәгазен өзделәр, төрле түрәләргә һөҗүмнәр ясадылар, Украинада футбол чемпионатын өзәргә маташтылар, Киевта табыну тәресен кистеләр, шәригатьне мыскыл иттеләр һ.б. Кыскасы, бу хәрәкәт хәзер шул дәрәҗәдә таралыш алды ки, берәр сәяси җыелыш-мазар, төрле илләр җитәкчеләренең очрашулары була калса, ул төшкә тәннәрен төрле язулар белән бизәгән, туктаусыз сүгенү сүзләре кычкыручы ярымшәрә кызларның килеп җитүен көт тә тор.
«Фемен» хәрәкәте борын гына төртеп килгәндә, аңа нигез салучы кызлар шушы гамәлләре белән бөтен дөньяда чәчәк атып ятучы фахишлеккә, кызларны көчләү, алардан сексуаль кол ясауга каршы көрәшәбез дип чаң сукканнар иде. Шәрә килеш йөгереп йөргән һәм хатын-кызларны үз хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен чишенергә өндәгән бу кызлар ничек гыйффәтлелек, сафлык үрнәкләре була алсыннар ди?! Дөрес, аларның һәр протест акциясе киң яңгыраш ала һәм күп илләрнең телевизион яңалыкларында беренчел хәбәрләр урынын яулый. Әмма күпчелек халык ул акцияләрне акылга зәгыйфьрәк кызларның бары тик чираттагы кыланчыклыгы, маймыллануы дип кенә кабул итә.
Аңлап булмый: «Фемен»ның, үзе белдергәнчә, ниятләре шундый изге булгач, нигә алар үзләре әхлакый яктан шулай түбән тәгәриләр? Идеяләрне алга сөрүнең күпкә ышанычлырак һәм нәтиҗәлерәк юллары була торып, алар, янәсе, хатын-кызларның хокукларын яклау өчен, киресенчә, асыл затны хурлый һәм түбәнсетә торган ысулны сайлаганнар. Әйтәсе килгәннәребезгә колак салсыннар, тиешле игътибар бирелсен өчен хәзер һәммәбез дә ыштаннарны төшереп йөгереп йөри башласак, бу җәмгыятьнең акылдан шашуын, кешелекнең прогресс баскычы буенча аска тәгәрәвен аңлатачак.
Сәер яклар күп
Кызларның үз-үзләрен шулай тотышын аңлатырлык һәм аңларлык бер нәрсә бар барын. Ул хәрәкәттә катнашучыларның дөньякүләм масштабтагы сәяси уенда бары тик ихтыярсыз курчаклар булуы да мөмкин. Үзенең мәкерле ниятләрен чынга ашыру максаты белән яки болай, кызык өчен генә кызларны шулай файдаланган, идарә җепләрен селкетеп кенә утыручы берәр спонсорлары бардыр, бәлки.
«Фемен» хәрәкәтенең инде биш ел буе төрле сәяси эзәрлекләүләрдән, җәзаларга тартылулардан котылып килүе аларның абруйлы, дәрәҗәле хуҗалары булуы турында сөйли. Сәер бит: күпсанлы әхлаксыз һәм хокуксыз гамәлләре өчен кызларның берсенең дә әле җәзага тартылганнары юк. Алар, күп дигәндә, берничә көн изоляторда утырып чыгалар да яңадан хәрәкәтләре сафына кайталар. Дүшәмбе көнне исә «Фемен»ның Путинга каршы юнәлтелгән чираттагы акциясе узды. Ярымшәрә кызлар безнең Президент Германия канцлеры Меркель белән очрашкан вакытта йөгереп керделәр һәм Путин адресына пычрак сүзләр кычкырдылар. Кызларга карата җинаять эше ачылган диләр, әмма алар бу юлы да судан коры чыгарлар кебек.
Хәзерге вакытта исә «Фемен» көннән-көн үсә, зурая гына бара, аның сафларын «Минем гәүдәм - минем коралым» дигән шигарь белән кичектергесез көрәшкә ыргылырга әзер, дөньяның төрле почмакларында яшәүче кызлар, хатыннар туктаусыз тулыландырып тора. Аларга рус дизайнеры Артемий Лебедев эмблема иҗат иткән, Парижда аларга багышланган китап һәм кинокартина дөнья күргән. Бу шөкәтсезлеккә кайчан нокта куелыр?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading