16+

Күктән нигә шәхси очкычлар «ява»?

Физика законы буенча, җирнең тарту көче булу аркасында, һавага күтәрелгән һәр әйбер кире җиргә төшәргә тиеш. Кеше инде күптән ул тарту көче белән көрәшү ысулларын үзләштерде. Әнә, төрледән-төрле очкычлар күк океанын аркылыга һәм буйга гизеп йөриләр. Тик шулай да җир үзенә кагылышлы законны кабат-кабат дәлилләп тора. Узган шимбә көнне дә...

Күктән нигә шәхси очкычлар «ява»?

Физика законы буенча, җирнең тарту көче булу аркасында, һавага күтәрелгән һәр әйбер кире җиргә төшәргә тиеш. Кеше инде күптән ул тарту көче белән көрәшү ысулларын үзләштерде. Әнә, төрледән-төрле очкычлар күк океанын аркылыга һәм буйга гизеп йөриләр. Тик шулай да җир үзенә кагылышлы законны кабат-кабат дәлилләп тора. Узган шимбә көнне дә...

«Күлмәк киеп туганнар»
Красноярск өлкәсендә булган әлеге фаҗиганең сәбәбе һәм көенечле нәтиҗәләре турында сөйләр алдыннан, ул коточкыч һәлакәттә могҗизалы рәвештә исән калу тарихына тукталасы килә. Руслар әйтмешли, «күлмәк белән туган» бу ике кеше - геологлар булып эшләүче 38 яшьлек Валерий белән 30 яшьлек Евгений. Самолет җиргә төшеп кадалырга берничә мизгел кала, алар очкычтан сикереп төшәргә өлгерәләр. Шул ике-өч секунд һәм яшен тизлегендәге реакциясе гомерен саклап калган Валерий ул хакта хәзер болай искә ала: «Очкыч бер канаты белән агач очларын «сыйпап» узгач, безне шактый гына селкетеп куйды. Менә-менә җиргә бәреләсебезне аңлап, мин, ишекне ачып, башта күршемне этеп төшердем, аннары үзем сикердем. Самолет бездән ерак түгел җиргә кадалды һәм шартлады».
Бу хәл турында ишетеп, моңа күпне күргән тәҗрибәле очучылар да шакката. Юллардагы, сулардагы иң коточкыч һәлакәтләрдә дә исән калу мөмкин әле, ә һавадагы фаҗигадән сау-сәламәт чыгу чып-чын могҗизага тиң. Алар, вакытында сикерергә өлгердек, диләр дә, әмма утырырга әзерләнүче самолетның тизлеге 90-100 км/сәг һәм бу чакта биеклек 3-4 метр булган, дип исәпләгәндә, ул кешеләрне җиргә сылап куярга тиеш булган. Күрәсең, самолетның канаты агачларга тиеп үткәч, аның тизлеге кимегән һәм егылуны куе ботаклар йомшарткан, дип юрый хәзер очучылар. Шундый куркыныч фаҗигадән берсенең аз гына бите пешү, икенчесенең сыдырылулар белән генә котылулары өчен нинди бәхетле йолдыз астында туарга насыйп иткән булган икән? Әллә инде Җир, үзен өйрәнү белән шөгыльләнүчеләрнең бәлагә тарыганнарын күреп, вакытлыча тарту көчен киметеп торганмы?
Очкычы да әйбәт, очучысы да шәп булуга карамастан...
Кызганыч ки, самолетта булган башка ике кешегә -очучыларга бәхет елмаерга теләмәгән, алар икесе дә һәлак булганнар. Фаҗиганең сәбәпләренә килгәндә, һәлакәтне өйрәнүче белгечләрнең сораулары байтак. Аларның иң мөһимнәренең берсе: ни өчен иң ышанычлы очкычларның берсе булып саналган Ан-2 - башка самолетларның «төшләренә дә кермәгән» урыннардан очып китә һәм утыра алуга сәләтле һәм эксплуатациясе уңайлы булган самолет һәлакәткә юлыккан? Икенчесе - ни өчен тәҗрибәле очучылар, утыру урынына ярты километр ара кала, идарәне югалтканнар? Тикшерү хәзер шушы ике юнәлештә җавап эзли. Икесенең берсе: яки аппарат сафтан чыккан, яки очучы хата җибәргән, ди һәлакәтнең нечкәлекләренә төшенергә тырышучылар. Тик шул ук вакытта Ан-2нең «холкын» белүчеләр техниканы мактый, ә очучы белән якыннан таныш булучылар ир-атның очкычылык өлкәсендә оста һәм белдекле булуына басым ясыйлар. Ышанычлы машина белән үз һөнәренең остасы ни өчен «уртак телгә» килә алмаганнар соң? Әллә һәлакәтнең сәбәбе бөтенләй өченче фактордамы икән?
Рәсми теркәлмәгән очкычлар
Красноярск өлкәсендә Ан-2 белән булган әлеге һәлакәт очкычларга кагылышлы тирәндә яткан бер проблеманы да актарып чыгарды. Ул - рәсми рәвештә теркәлмәгән шәхси самолетлар мәсьәләсе. Бу Ан-2 дә аерым затка караган тиешле документларсыз очкыч булган. «Андый самолетлар белән вертолетлар Красноярск өлкәсендә генә дә иллеләп, гадирәкләре миллион сумнан да арзанрак тора», - дип сөйли бер очучы. Рәсми теркәлмәгән очкычларның хуҗалары, һәрхәлдә, тулы «техосмотр»лар да үтеп мәшәкатьләнмиләр. Чөнки тиешле сертификатларны туплау, очарга рөхсәт алулар очкычның бәясеннән дә күбрәк акчалар таләп итә икән. Нәтиҗәдә, хуҗасының белдеклелек дәрәҗәсенә генә тиң «техосмотрлы» самолетлар белән вертолетлар һәлакәтләргә бер-бер артлы юлыгып тора да. Канунчылыгыбызда шәхси очкычлар мәсьәләсен көйләүче аерым законнар да юк. Ан-2 һәлакәтендә дә канунчылыктагы шушы җитешсезлек төп рольне уйнагандыр да, бәлки...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading