16+

Көнбатыштан килгән «көтелмәгән кунак»

«Изге Иуда» исеме алган давыл Европага һөҗүмен дүшәмбе көнне үк башлаган иде. Давылның Россиягә кадәр килеп җитәсенә ахырга кадәр ышанмасак та, Санкт-Петербургта: «Бәладән башаяк», - дип, Нева елгасындагы дамбаны ябып куйдылар.

Көнбатыштан килгән «көтелмәгән кунак»

«Изге Иуда» исеме алган давыл Европага һөҗүмен дүшәмбе көнне үк башлаган иде. Давылның Россиягә кадәр килеп җитәсенә ахырга кадәр ышанмасак та, Санкт-Петербургта: «Бәладән башаяк», - дип, Нева елгасындагы дамбаны ябып куйдылар.

Әлеге саклык чарасының артык булмавы сишәмбе көнне үзен аклады - дамба шәһәрне су басудан саклап калды.
Илебезнең төньяк башкаласы көчле җилләргә инде ияләшкән, шуңа күрә шәһәр халкы «Изге Иуда» давылыннан артык каушап калмады. Шулай да җил секундына 18-20 метр тизлек белән дулый башлагач, күпләр өйләреннән сәбәпсезгә чыгарга кыймадылар. Чәршәмбе көн иртәсенә һава торышы тынычланды, давыл корбаннары турында хәбәрләр юк. Матди зыян күрүчеләр - йорт түбәләре очып киткәннәр, машиналары өстенә агачлар ауганнар, утсыз калганнар гына байтак. Давыл аеруча да тузынган Ленинград өлкәсендә 25 меңгә якын кеше электрсыз калган булган. Чәршәмбе киченә күпчелек электрүткәргечләрне төзекләндерергә өлгерделәр.
28 октябрь - Бөекбританиядә бичараларның яклаучысы изге апостол Иуданы искә алу көне. Англиягә бәйрәм көнне «һөҗүм иткәне» өчен, давыл «Изге Иуда» исеме алды да. Бөекбританиядән соң, давыл башка Европа, Скандинавия һәм Балтыйк буе дәүләтләре өстендә котырынды. Урыны белән секундына 20 метр тизлекне узып киткән көчле җил Европа илләренә миллионлаган доллар зыян китерде, 15ләп кешенең гомерен өзде. Европа халкының мондый көчле һәм җимергеч давылны инде 20 ел буе күргәне булмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading