16+

Конгресс үтте, инде нишлибез?

Узган атнаның азагында Казаныбыз Бөтендөнья татар конгрессының V корылтай ыгы-зыгысы белән кайнады. Республикабызда, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм бөтен дөньяда сибелеп яшәгән милләттәшләребез сайлаган 771 делегат һәм 263 шәрәфле кунакны бер мәйданга җыйнап, милләтебезне саклап калу юллары турында сөйләштек, карарлар, резолюцияләр кабул ителде.

Конгресс үтте, инде нишлибез?

Узган атнаның азагында Казаныбыз Бөтендөнья татар конгрессының V корылтай ыгы-зыгысы белән кайнады. Республикабызда, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм бөтен дөньяда сибелеп яшәгән милләттәшләребез сайлаган 771 делегат һәм 263 шәрәфле кунакны бер мәйданга җыйнап, милләтебезне саклап калу юллары турында сөйләштек, карарлар, резолюцияләр кабул ителде.

Ике көн дәвамында узган пленар утырышлар һәм секция эшләрендә булдыклы милләттәшләребез белән дә таныштык, аларның төрле тәкъдимнәрен дә тыңладык, чит ил кунакларының лидерларыбызга бүләк тапшыру тамашаларын да карадык. Мәсәлән, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган беренче утырышта Кытай татарлары вәкиле Турсынтай Габитов ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә Кытай татарлары өчен Казанда уку мөмкинлеге тудырганы өчен рәхмәт әйтеп, ак төстәге дала туны белән бүрек һәм камчы тоттырды, ә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тунның карасын кидерде. Шәймиев үз чиратында, тарихи ватаннарына кайтып гаилә корган Кытай татарларына гражданлык алу мөмкинлеге дә тудыруны сорап, залда утырган Чит ил эшләре министрлыгы вәкиленә мөрәҗәгать итте. «Корстон» сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә узган икенче пленар утырышта исә, Үзбәкстан Республикасының Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гиниятуллинның Корылтай президиумын җитәкләгән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән әңгәмә алып баруы гына да ни тора. III корылтай вакытында бүләкләр тапшырырга рөхсәт итмәгән өчен үпкәләп, аксакалыбыз IV корылтайга барудан баш тарткан булган икән. Ә быел ул чыгыш та ясый алды, бүләкләрен дә тапшырды, VI корылтайда чит илләрдән килгән делегатларга күбрәк сүз бирергә кирәк, дип, тәкъдимен дә әйтте.
Бүләкләр бирүдән кала, Конгресс мөнбәреннән мактау һәм тәнкыйть сүзләре дә күп яңгырады. Милләттәшләребез ассимиляция проблемасына аеруча басым ясады. Ачылу тантанасы һәм секция утырышларыннан соң өстәмәләр һәм үзгәрешләр белән резолюция кабул итү процессы, Уставка яңа үзгәрешләр кертелү, нигездә элекке кешеләр янына тагын күпмедер әгъзалар өстәү юлы белән яңа башкарма комитет сайлау процедуралары уздырылды. Әлеге башкарма комитет әгъзаларын сайлау ни рәвешле баргандыр, аларның исемлеге делегатлар һәм кунаклар өчен пленар утырыш барышында гына мәгълүм булды. Башка вакытта күпчелек карарны бертавыштан кабул иткән делегатларның бу юлы җидесе «каршы» тавыш биргәч, президиумны җитәкләгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «77 әгъза арасына боларын да кабул итсәк, каршылар булмыймы? Битарафлар бармы? Мандатларыгызны күтәрегез! Тарихка керми каласыз бит!» - дип тә төрттерде. Баксаң, узган корылтай карары нигезендә башкарма комитет әгъзалары әлегәчә нибары 46 кешедән торган икән. Ә хәзер 77 башкарма комитет әгъзасыннан өстә 28 Президиум әгъзасы да утырачак, аннан да югары 13 кешедән торган бюро да булачак.
Әйе, башкарма комитетка эләгергә теләүчеләр арада шактый булгандыр. Үз милләте өчен янып-көеп, файда китерергә теләп яшәгән татарлар күп бит бездә. Хәер, милләтенә хезмәт итәргә теләгән кеше башкарма комитетка эләкмичә генә дә бу эшне бик әйбәт башкара ала һәм башкара да. Татарстан һәм татар халкына фидакарь хезмәтләре белән аерылып торган шундый милләттәшләребезгә ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары, ТР Мәдәният министрлыгының күкрәк билгеләре, Бөтендөнья татар конгрессының медальләре юкка гына тапшырылмый бит. Ә гомуммилләт проблемаларын хәл итү өчен безнең алдагы биш елга Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты президиумының бюро рәисе итеп кабат сайланган Ринат Закировыбыз бар. Өченче мәртәбә рәттән сайланырлык булгач, Ринат Зиннур улының милләт язмышын кайгыртып, нәтиҗәле эшләгәненә шик калмый.
Тик Конгрессны оештыру эшләренә кагылышлы кайбер кимчелекләрне һәм исәпкә алып бетерелмәгән мәсьәләләрне дә билгеләп үтәсе килә. Мәсәлән, ачылу тантанасы ни сәбәпледер җомга көнгә туры килде, аның каравы, бар эшләрен ташлап, җомга намазына керешәсе урынга, милләттәшләребез, шул исәптән мөфтиләребез дә Корылтай делегатлары булып сәгать икегә кадәр театр эчендә докладлар белән вәгазьләнеп утыра бирде. Өстәвенә, Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров «Татар иле» интернет-порталының эшли башлавы һәм хәзерге вакытта бөтен татар дөньясына шул портал аша Конгресс корылтае турыдан-туры трансляцияләнү турында җиткереп кенә бетергән иде, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов чыгышы вакытында элемтә кинәт кенә өзелде һәм бу чыгышны дөнья татарлары түгел, хәтта күршедәге бинада экраннан карап утыручы журналистлар да күрә алмады. Шәхсән мин, журналист буларак, «Татар иле» интернет-порталында корылтайда чыгыш ясаучы делегатларның әзерләп килгән докладларын, фотосурәтләрен, резолюциягә кертелергә әзерләнгән тәкъдимнәрне күрергә теләр идем. Тик бу сайтта әлегәчә андый мәгълүматларның эзе дә юк. Милләтне саклау концепциясенә багышланган секция утырышында делегатлар Корылтай концепция түгел, ә милләтне саклау һәм үстерү программасын кабул итәргә тиеш дигән тәкъдим керттеләр. Җыенның иң зур нәтиҗәсенә килгәндә исә бөтен дөнья буенча сибелгән, әмма миллилеген җуймаган милләттәшләребез белән элемтәләр урнаштыру, халкыбызның, кайда яшәсә дә, тырыш, булдыклы булуы хакында ишетеп сөенү булгандыр, мөгаен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading