16+

Корычтай ихтыярлы «бәллүр» кыз

Медицина термины белән әйткәндә, «камилләшмәгән остеогенез» диагнозы белән авыручы кешеләрне халык телендә «Бәллүр кешеләр» дип атап йөртәләр. Бик матур яңгырашлы бу исем артына дөреслектә бик ачы язмышлы кешеләр яшеренә.

Корычтай ихтыярлы «бәллүр» кыз

Медицина термины белән әйткәндә, «камилләшмәгән остеогенез» диагнозы белән авыручы кешеләрне халык телендә «Бәллүр кешеләр» дип атап йөртәләр. Бик матур яңгырашлы бу исем артына дөреслектә бик ачы язмышлы кешеләр яшеренә.

Атама бәллүрнең тиз ватылучанлык, уалучанлык сыйфатларына ия булуына бәйле барлыкка килгән. «Бәллүр кешеләр»нең дә сөякләре, тумыштан кальций җитмәү сәбәпле, тиз сынучан була. Теләсә кайсы хәрәкәтне максималь иплек белән башкару таләп ителгәнгә, андый диагнозлы балалар сөякләрен дистәләрчә-йөзләрчә мәртәбә сындырырга мөмкин. Кул-аяклар кабат-кабат сыну һәм дөрес ялганмау нәтиҗәсендә исә ахыр чиктә «бәллүр кешенең» сөякләре үз формаларын югалта һәм гәүдә үсми кала.
Шушы үзенчәлекләре аркасында «бәллүр кешеләр»нең күпчелеге ятып кына тора торган яисә инвалид арбасына богауланган хәлдә гомер кичерә. Әмма күңелендә корычтай ихтыяр, көчле яшәү теләге, тормышны сөю булган кеше организмының теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыга алуы мәгълүм. «Бәллүр кешеләр» арасында да дөньякүләм танылганнары байтак: мисал өчен, ХХ гасырның иң яхшы джаз-пианистларының берсе Мишель Петруччиани, данлыклы физик-теоретик Стивен Хокинг кебекләр «камилләшмәгән остеогенез» белән авырганнар. Гомумән алганда, «бәллүр кешеләр» куйган максатларына һичшиксез ирешә.
Мисаллар эзләп ерак барасы да юк. Язмыш җибәргән сынауларга бирешмәгән, сынмаган, «мин бәхетле!» дип яшәүче, инде күпмедер дәрәҗәдә танылып та өлгергән «бәллүр» кыз Татарстаныбызда да бар. 25 яшьлек Лилия Сәлахетдинова Буа районының Күл-Черкен авылында яши. Гаиләдә бишенче бала булып, «камилләшмәгән остеогенез» диагнозы белән дөньяга килгән кызның киләчәгенә табиблар тискәре генә фаразлар бирәләр. Әмма Лилиянең әти-әнисе ДРКБ (Республиканың клиника балалар хастаханәсе) белгечләренең: «Бу сабый озак яшәмәс, яшәсә дә башы эшләмәс, күзе күрмәс, калдырып кына китегез», - дип үгетләүләрен тыңлап та тормыйлар. Әлеге карарлары өчен кыз аларга мәңге рәхмәтле.
Урта белемне Лилия өендә ала. Алга таба укуын дәвам итү теләге булса да, илебездәге уку йортлары, юллар, транспорт мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлашмаганга, ул һөнәр алу хыялын чынга ашыра алмый. Әмма кыз кулларын салындырырга җыенмый да, үзлегеннән компьютерны үзләштереп, прогрессның алыштыргысыз шул «баласын» үз ихтыяҗларына файдаланырга өйрәнә. Танышу, аралашу, Лилиянең дөньядан хәбәрдар булып барулары, нигездә, интернет челтәре аркылы башкарыла. Инвалид арбасында утырган килеш кайларгадыр еш чыгып йөрү мөмкин түгел, әлбәттә, әмма һәрчак дүрт стена эчендә генә дә утырып булмый. Лилия табигатькә чыгарга, дуслары белән күңел ачарга ярата, җае чыкканда, концертларга, бәйрәмнәргә дә йөрергә тырыша.
Лилиянең интернеттагы социаль челтәрендәге битендә дә еш аралашып торган чын таяныч булырдай дуслары бихисап. Ә кызның төшенкелеккә бирелергә юл куймаучы таяныч шөгыле - аның шигырьләр иҗат итүе. Кыз кулына каләмне беренче тапкыр 16 ел элек - тугыз яшендә ала. Шул вакыттан «бәллүр» кызның бер-бер артлы бәллүрдәй яңгырашлы, берсеннән-берсе матур, тирән эчтәлекле, мәгънәле шигырь юллары дөньяга килә башлый.
Узган елның язында исә Лилиянең иҗаты тагын бер баскычка күтәрелә. Композитор Оскар Усманов белән бергәләп алар җырлар иҗат итә башлыйлар. Усманов көйләр язып кына калмый, Лилиянең сүзләренә туган җырларны башкаручыларга тәкъдим итү, аны автор буларак таныту өстендә дә күп хезмәт куя. Хәзерге вакытта аларның икесенең уртак җимешләре Лилия Хәмитова («Ялгышларга юл куйма»), Артур Бәдретдинов («Танышулар»), Энҗе Шәймурзина («Мәхәббәт»), Гөлназ Шакирова («Мәхәббәтсез булмый дөньяда») кебек җырчыларның репертуарларында бар. Узган елның көзендә исә Гөлназ Шакированың «Мәхәббәтсез булмый дөньяда» җырына клип та төшерергә өлгергәннәр.
Быел яз көне Лилиянең шигырь юлларына, композитор Айнур Шәрәпов ярдәме белән, «Мәктәп еллары» дигән җыр язылган. Аннан тыш, Лилия әлегә профессиональ булмаган автор-башкаручылар белән дә тыгыз элемтәдә. Мисал өчен, Башкортстан егете Алмаз Борһанов рэп стилендә «Рәнҗетмәгез ятимнәрне» дигән, Илсур Нуретдинов «Үзгәрү безгә кулай», Денис Сагадиев «Сине кочар», Игорь Смирнов «Вакыт бигрәк тиз үтә» дигән җырлар тудырганнар. Киләчәктә әле хитлар булырдай яңа җырлар язу хыяллары да бар Лилиянең. Аның сүзләренә яздырылган җырларны бүген «Болгар», «Татар радиосы» һ.б. радиолар аша, интернеттагы күп кенә сайтларда тыңлап ләззәтләнергә була.
Бүгенге көндә Лилия туктаусыз иҗат итә, кызның хис-кичерешләре, уй-фикерләре, тойгы-тәэсирләре төзек шигырь юллары булып, ак кәгазьгә агыла тора. «Бөтен буш вакытымны иҗади эшкә багышлап, тормышымда күңелсезләнеп утырырга вакыт калдырмаска тырышам», - ди Лилия. Кыз иҗатын яңадан бер баскычка күтәрү - шигырьләр җыентыгы бастырып чыгару турында хыяллана. Бу эштә ярдәм кулы сузарга теләк белдерүчеләр табылса, Лилия (кызның телефон номеры 89053199733) бик рәхмәтле булыр иде.
Үзенчәлеге турында Лилия болай фикер йөртә: «Нинди генә халәттә булсаң да, бу җирдә яшәү зур бәхет! Язмыш көчлеләрне сыный, ә кешеләрнең бурычы сыгылмау һәм үзебезгә бирелгән гомерне булдыра алганча файдалы итү. Әти-әни, туганнар-дуслар, тирә-яктагылар ышанычын аклап, аларның йөзләрендә горурлану күреп яшәргә тырышуны максат итеп куярга кирәк!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading