Балачакта «СССР халыклары әкиятләре» дигән китап укыганым хәтердә (1991 елга кадәр безнең илебез шулай атала иде). Исеменнән үк күренгәнчә, анда төрле халыкларның берсеннән-берсе кызыклы әкиятләре тупланган иде.
Күбесе хәтердән җуелган инде, ләкин берсе истән гел чыкмый. Казах халкының «Алдар күсә» әкияте тирә-юнендәгеләрне алдаудан тәм-ямь тапкан бер кеше турында иде. Хәзер үзебезнең тормышка, әйләнә-тирәгә карыйм да, без һәммәбез дә Алдар күсәгә әйләнеп барабыз түгелме соң?! Кибеткә, базарга, банкка - кая гына керсәң дә, сине алдарга, төп башына утыртырга гына торалар. Тукай заманында Печән базарында гына шулай булган. Ә бездә дөньясы Печән базарына әйләнде - берәү алдый, берәү алдана. Әллә үзебез алданырга яратабыз, шул кәкре каенга терәлүебездән рәхәт табабызмы? Шайтан белсен, ләкин менә адым саен алдануыбыз хак ич, яратмасак, болай ук булмас иде инде. Хәер, яратканыбызны исбатлап, апрельнең берендә бәйрәм дә үткәрәбез бит әле.
Бусагаңнан атлап чыксаң, янчыгың бушый башлый, диләр. Әйе, шулай, ләкин акчаны өйдән чыкмый гына туздырырга, хәтта бер тиенсез дә калырга да була хәзер. Телефоннан бик яхшы «талыйлар». Беркөнне бер танышым сөйләп торды.
- Телефоным шалтырап, алган идем, ниндидер бер оешма тест үткәрә икән. Сораулары авыр булмагач, җавап бирдем инде. Аннары, без бит укытучылар, баланың җавап биргәнен яратабыз. Үзебез дә укучыларыбызның меңләгән сорауларын җавапсыз калдырмыйбыз. Әңгәмәбез күңелләренә хуш килде, күрәсең, рәхмәт әйтеп, елмаеп саубуллаштылар. Әйе, трубка аша елмайганнарын да күргәндәй булдым. Юк, елмаймаган, мин ачык авыздан көлгән икән бит ул, мин моны соңрак, телефоныма кичә генә салган акчам югалгач аңладым. Теге тест өчен хәләл сумнарымнан колак какканмын икән ич. Мине кәкре каенга терәгәннәр икән бит. Кемгә үпкәлисең?! Телеңә салынып торсаң, шулай була ул, - ди.
Чыннан да, телефон - төп башына утырту коралы бүген. Бөтен танышларыңны аның «хәтеренә» исемнәре белән язып кертсәң генә. Алар белән генә сөйләшәсең дә башкаларга сәлам дә бирмисең. Ләкин татар акылы төштән соң, алданган саен алданабыз. Телефонның теге очындагы ягымлы яшь кыз тавышына бик тиз эреп китәбез. Ә ул инде остарган, беренче тапкыр гына төп башына утыртуы түгел. «Сезнең өчен генә, менә сезне генә сайлап алдык», - дигән булып тасма теллеләнә. Сезнең өчен генә дигәнне кем яратмасын инде?! Колагыңны шомрайтып тыңлап торасың. Юк, әлләни куркыныч нәрсә тәкъдим итми икән. Бераз яшәртергә генә уйлаганнар. Көзгедән күреп, карап, минем җыерчыкларымны санап торган, диярсең. Барсаң, беттең инде, сиңа тозакның зурысын салалар, аннан тиз генә котылам димә аннары. Башта сине, бу дәваны үтмәсәң, куркыныч чирләр көтәргә дә мөмкин дип, шактый гына шөбһәгә төшерәләр. Һәркемнең гомере бер генә бит. Күзләрең зурайганын күрмәсәләр дә, тавышың калтыранганны ишетәләр бит, ярдәмгә килергә ашыгалар. Ләкин бу әҗәл даруы аз да түгел, күп тә түгел, синең еллык хезмәт хакың кадәр тора икән. Шуннан ач яшәргәме, әллә тамак тук килеш үләргәме икәнен үзең хәл итәсең инде. Тук тамак белән үләргә риза булып, ягъни тәкъдимнәрен кире кагып чыгып китә алсаң, син бәхетле. Ә юк икән, үзеңә үпкәлә. Матурлык корбаннар сорый дип әйткәннәр ич инде. Олылар сүзен дә тыңларга кирәк. Ни хикмәттер, мондый фирмалар яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле, бик күбәеп китте хәзер. Нишләптер, кешеләрнең каләм, көрәк һәм башка эш кораллары тотып хезмәт итәсе килми, ә телефонда утырып, кеше колагына токмач элеп кенә күп акча алып, рәхәт яшисе килә. Мондый фирмаларның берсеннән исән-сау котылганыңа сөенергә өлгермисең, икенчесе, өченчесе сине аулый-яулый башлый.
Ярар, болары инде аның күзгә күренми торган караклар. Бик теләсәң, авызың ачып йөрмәсәң, мондыйлардан котылып та булыр кебек. Ә менә кибеткә көн саен керәсең бит. Кыек куллы кассирлар анда шулай ук аз түгел - беркатлыларны хәзер танып-күреп алалар. Бервакыт шулай зур супермаркетларның берсеннән, салатта тәмле була дип, ике кило чамасы шәмәхә төстәге суган алдым. Тагын берничә вак-төяк әйберем бар иде инде шунда. Касса артында утырган кыз товарларымның бәясен дүрт урынлы сан белән санап биргәч, аптырап киттем. Гомер касса янында акча чутлап торган кеше түгелмен, сдачасын да санап тормый гына кошелегыма салып куям. Кешеләргә дә үземә ышанган шикелле үк ышанам, имеш. Ярамый икән бит болай. Кабаттан чутлагач ачыкланды: минем шәмәхә суганымны килосы 400 сум тора торган гранат (анар җимеше) дип ялгышкан сатучы. Суган белән гранатны аера алмаган, имеш. Ләкин күңелгә бер сорау тынгы бирми - нишләп соң ул кассир минем шәмәхә суганны арзанрак башка берәр яшелчә белән бутамаган? Нишләптер иң кыйммәтле җимеш дип ялгышкан. Бу сорауга җавап табып булмас инде...
Алдыйсы килгән кеше артык көч куймый гына да мәкерле эшен эшли ала, тирә-юньдә алданырга әзер торганнар җитәрлек бездә: карт-коры, бала-чага, гарип-гораба, авыру-сырхау, хисле хәсәннәр...
Уйласаң, исең китәрлек, бер-береңне алдау, төп башына утыртуның махсус вирусы бармы әллә?! Алай дисәң, бездә бу яман чирнең эпидемиясе. Диагнозын куйгач, дәвасын да билгеләргә кирәк бит инде. Хәер, бу чирдән һәм башка яман чирләрдән котылуның юлы бер генә. Алдарга җыенган кешең урынына үзеңне куеп кара. Сине шулай кәкре каенга терәсәләр...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар