Бүген бөтен дөньяны иң борчуга салган хәл - Украина тирәсендәге вазгыять. Ник дигәндә, күп сәясәтчеләр инде кайчаннан бирле ул вакыйгаларның Өченче бөтендөнья сугышына үсеп җитү ихтималлыгы турында чаң суга. Башка берәр темага алынсаң да, ул барыбер бер очы белән Украинадагы хәлләргә барып тоташа. Татарстандагы мәсьәләләрнең дә күбесе шул ситуациянең йогынтысы...
Россия үзенең изге бурычын үтәде
Кырымның Россиягә кушылуы һәм шуның аркасында Россия Кырымның үзе өчен туган проблемаларны тагын бер кат баштан үткәреп, кайчагында, Путин ярымутрау халкына ярдәм кулы сузып дөрес эшләдеме икән соң, дип икеләнеп тә куясың. Әмма шунда ук ул уеңнан кире кайтасың. Чөнки, беренчедән, Кырымга, Россиядән кала, кем ярдәм итәр иде? Халкы читтә яшәүгә карамастан, аларны кайгырту - теләсә кайсы дәүләтнең изге бурычы. Хәзер Европаның, Американың күпчелек массакүләм мәгълүмат чаралары Путинны шул эше өчен комсыз тиран итеп күрсәтергә тырыша. Россия халкы арасында да алай уйлаучылар юк түгел. Алар, чит дәүләтнең эчке эшләренә нәрсәгә «борынны тыгарга», безнең аннан кала да проблемаларыбыз хәттин ашкан, дип фикер йөртә. Әмма күпчелек россиялеләр, Путинның кырымлыларны бәладә калдырмавы Президентыбызның хакимлек иткән барлык чорында иң дөрес адымы булды, дип исәпли.
Икенчедән, Россия Кырымны вакытында ул сазлыктан үз канаты астына тартып алмаса, ярымутрауда хәзер Украинаның көньяк-көнчыгышында барган хәлләрне күзәтер идек. Ул өлкәләрдә бүген үз ирекләрен яклап көрәшкә күтәрелгән халыкның хокукларын ачыктан-ачык басу, көчләү процессы бара. Үзләренең теләкләре белән исәпләшүне генә таләп иткән халык хакимият күзендә җинаятьчеләргә әйләнде дә куйды. Донецк өлкәсенең Краматорск шәһәрендә федерализацияне яклап көрәшүчеләр белән хакимият гаскәрләре арасындагы бәрелеш аркасында беренче корбаннар да булган, дигән хәбәр бар. Шул рәвешле, үзләрен ишеттерергә генә теләгән халкын «сепаратистлар» дип атап, Киев хакимияте аларга коралдан ата ук башлады. Путин Кырымны Киевның яхшы белән яманны аермаган яңа хакимиятеннән саклап калмаса, андагы хәлләр дә кан түгүсез тәмамланыр иде дип кем ышанып әйтә ала?!
Проблемалар бар һәм булачак, әмма...
Россиянең Кырым халкына ярдәменнән үзенә зыяны булмады түгел, шактый булды. Европа белән Америка илләренең тыюлары, күпме дәүләтләрнең, Путинны гаепләп чыгып, Россия белән хезмәттәшлекләрен өзүләре - болары әле тышкы сәясәт дәрәҗәсендәге килеп туган проблемаларның да берничәсе генә. Европа белән мөнәсәбәтләр бозылуның тиздән гади россияленең көнкүрешендә дә чагылыш ала башлавы мөмкин. Бу мәсьәләләр Татарстанны да читләтеп узмаячак. Шуңа күрә, республикабызның түрәләре инде хәзердән үк ул ихтимал проблемаларны чишү юлларын эзли башлады.
Бүген андый кискен мәсьәләләр арасында Көнбатыш партнерларыбызны югалту, Европадан импорт аша кергән медицина кирәк-яракларыннан колак кагу, азык-төлеккә бәяләр арту кебекләре алгы планга баса. Сыйфатлы медицина җиһазларына Россия дөрестән дә кытлык кичерә, аларның биштән бере генә үзебезнеке. Европадан керүче ул җиһазларсыз калсак, безнең сәламәтлек саклау өлкәсендә җитди проблемалар тууы мөмкин. Хәзер табиблар һәм түрәләр, Казанның медицина инструментлары заводы белән берлектә, ул мәсьәләне чишү юлларын эзләү белән мәшгуль.
Рубльнең кыйммәте аска тәгәрәү белән, тиздән кибетләрдә азык-төлеккә бәяләр артуы да күзәтеләчәк. Бу хәлне үзебезнең авыл хуҗалыгына һәм җитештерүчеләргә ныграк булышу аша җайга салырга була.
Көнбатыш партнерларыбызны югалта барсак та, Көнчыгыш юнәлештә элемтәләребезнең тотрыклы икәнен онытмыйк. Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлек ныгыганнан-ныгый бара. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә генә янә Кытайда булып кайтты.
Европа белән аралар суынды, дип, бәлки бик артык борчылырга кирәкмидер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар