Украинада узган ел ахырында ук кабынып китеп, әлегәчә тына алмаган эчке сәяси кризис хәзер бөтенләй башкача төсмер алды. Януковичның хакимиятеннән канәгатьсезлек «дулкынын» бөтенләй икенче ярларга борып, Америка белән Европа илләре ул низагны Украина белән Россиянең шәхси каршылыгына әйләндерде дә куйды. Ул дәүләтләр Украинаның барлык бәлаләрендә Россия генә гаепле, дип саный...
Петр I ачкан «тәрәзәнең» ябылуы ихтимал
Евросоюз бүген АКШның кубызына биюен дәвам итә. Мәскәү үз карарыннан баш тартмаса, Европа безнең илгә каршы төрле катгый чаралар кабул итә башлау белән яный. Шуларның берсе − Европа илләренә визаларны тыю. Хәзер Евросоюз үз дәүләтләренә керү тыелган кешеләр исемлеген төзү белән мәшгуль. Тыюның гади халыкка кагылмавы билгеле, ә менә түрәләребез белән хөкүмәт әгъзаларыбызга моннан болай Европага аяк басу рөхсәт ителмәве бик ихтимал.
Дәүләт Федерациясенең спикеры Валентина Матвиенко Евросоюзның Россияне визалар ябуы белән куркытырга тырышуын «кыргыйлык» дип атаган. «Бер-береңә йөрешү «салкын сугыш» чорларында да тыелмаган, шуңа күрә, Европаның хәзерге кыланмышларын, «кыргыйлык» димичә, башкача атап та булмый. Ярар, үзебезнең дә курортларыбыз бик уңайлы, шуларда гына ял итәрбез», − дип белдергән ул. Күрәсең, Россия белән элемтәләрен өзгән очракта, Европаның үзенең икътисадына да байтак кына зыян киләсен Евросоюз башлыклары уйлап бетермәгәннәрдер.
Кырым украиннары россиялеләргә «әйләнергә» риза
Россия сәясәтчеләрен илләренә кертүне тыю карарын Евросоюз инде 17 март көнне үк гамәлгә кертергә исәпли. Бу Кырымның Россия составына керүе турында референдум үткәрүгә бәйле.
Россиягә кушылырга җыенып, инде төенчекләрен төйни башлаган Кырым - бүген АКШ белән Европаның карашлары төбәлгән Украинаның төп җирлекләренең берсе. Барысы да яхшы гына барып чыкса, атна ахырыннан аны тарихи Ватанына кире әйләнеп кайткан төбәк дип санарга мөмкин булачак. Украинаның үзәк хакимияте рөхсәтеннән тыш, бәйсезлек турында декларация кабул иткән һәм Россия составына керергә ниятләгән Кырымга Югары Рада хәзер парламентын тарату белән яный. Евросоюз да бу «кавышуга» һәрьяклап комачауларга тырыша. Шул кыенлыкларга да карамастан, Кырым халкының күпчелеге Россия канаты астына керүгә ике куллап риза. Кырымның сәяси һәм иҗтимагый тикшеренүләр институты үткәргән сораштыруның нәтиҗәләренә караганда, ярымутрау халкының дүрттән өч өлеше россиялеләргә «әверелергә» хәзерге мизгелдә үк берсүзсез әзер.
Татарлар әлегә икеләнә
Киләчәк тормышларын Россия дәүләте белән бәйләргә әлегә Кырым татарларының гына бер өлеше каршы. Аларның ышанычын яулар өчен, Кырым парламенты «Кырым татар халкының хокукларын тергезү гарантияләре» дигән карар да кабул итте. Аның нигезендә, кырым татар теленә рәсми статус бирү, сайлау системасына катнаштыруны киңәйтү, мәдәният белән тарихны сакларга ярдәм итү кебек «ташламалар» ята. Әлеге карарны кабул итү утырышларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Кырым татарлары Украинада хәзер хөкем сөргән «кораллы» хакимият басымы астында да яшәргә теләми, шул ук вакытта, аларны инде ирешелгәнне югалту куркынычы да икеләнергә мәҗбүр итә. Күпләр Россиянең вәгъдәләренә дә ышанып бетми. Хәзер Кырым татарлары «ике ут» арасында дисәң дә инде? Хәер, алай дип әйтү хаклы ук булмас, дөресрәге, аларның бер ягында чынлап та «ут», икенче ягында билгесезлек. Һәм шул билгесезлеккә атлау аларны куркыта да. Уйлап карасаң, Россия сүзендә торып, ул милләткә карата кадер-хөрмәт артса, Кырым алга таба нәкъ Татарстан Республикасы кебек бер төбәк булачак. Хәер, киләчәкләрен сайлау аларның үз кулларында. Безгә исә, Кырым мәсьәләсе яхшы гына хәл ителсен һәм бер үк сугыш башлана күрмәсен иде, дип теләргә генә кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар