16+

Медведев урлаган вакыт

Дмитрий Медведевның 4 еллык президентлык чорында кабул иткән кануннары арасында күпмедер дәрәҗәдә файдалылары да, бер кирәксезләре дә булды. Аның уңышсызлыкка тарыган указларының берсе - Россиянең бөтен территориясендә тулысынча җәйге вакытка күчү. 2011 елның февралендә гамәлгә кертелгәннән соң ук, ул үзгәреш тәнкыйть утына тотыла башлады. Кыш көне җәйге вакыт буенча яшәп...

Медведев урлаган вакыт

Дмитрий Медведевның 4 еллык президентлык чорында кабул иткән кануннары арасында күпмедер дәрәҗәдә файдалылары да, бер кирәксезләре дә булды. Аның уңышсызлыкка тарыган указларының берсе - Россиянең бөтен территориясендә тулысынча җәйге вакытка күчү. 2011 елның февралендә гамәлгә кертелгәннән соң ук, ул үзгәреш тәнкыйть утына тотыла башлады. Кыш көне җәйге вакыт буенча яшәп...

Аның каравы, сыерлар бәхетле
Медведев бу карарын тормышка ашырырга җыенганда, тоташ җәйге вакытның байтак уңай якларын тапкан иде. Алар арасында электр энергиясенә экономия ясаудан алып сыерларның савымнары артуга кадәр аргументлар бар. Янәсе, сыер савучыларның вакыт алмашынган саен абзарга иртәрәк яки соңрак чыгулары сыерларның башларына берничек тә барып җитми, шуңа күрә алар сөтләрен әзерләп куярга җитешмиләр һәм азрак бирәләр. Хәзер, дөрестән дә, савым арткан үзе - фермерлар, бер сыердан көненә бер литрга күбрәк сөт савыла, дип шатланалар. Уттан файдалану да кимеде. Күпме экономия ясадык, дисезме? 0,3 процент чамасы, акчага күчергәндә, бу ел буена бер кеше 30 сумын янга калдыра дигәнне аңлата. Инде икенче кыш буе җәйге вакыт буенча яшәү тудырган уңайсызлыклар, проблемалар өеме янәшәсендә ул бер литр сөт, 30 сум акча һәм башка плюслар тузан бөртеге кадәр генә.
Халык хәзер, иртән торасың - караңгы, эштән кайтасың - караңгы, якты көнне күрми дә калабыз, дип зарлана. Кышның иң кыска көне - 21 декабрьдә кояш иртәнге унда гына чыкты. Өлкәннәр - эшкә, балалар мәктәпкә дөм караңгыда йөрергә тиеш дигәнне аңлата бу.
Кышкы вакытка күчми башлауның зыяны, беренче чиратта, үзен кеше сәламәтлегендә сиздертте. Кешенең организмы караңгыда яшәргә ияләшмәгән, таң атканчы тору безнең биологик сәгатьләребезне җимерә, бу кеше гомерен 10-15 елга кыскарта, дип исәпләп чыгарган белгечләр. Һәр иртә организм яңарсын һәм яшәү өчен мөһим процесслар эшкә керешсен өчен, кеше кояш белән бергә торырга, күзләрен ачуга, кояш нурларын күрергә тиеш икән. Сизенгәнсездер: хәзер кичтән йоклап китүе, иртән йокыдан айнуы бик кыенлашты, бу, аннан тыш тагын эштә гел йокы басу, организмның арыган булуы, ял соравы, аппетит бозылу - барысы да кышын сәгать телләрен артка күчермәүнең күңелсез нәтиҗәләре. Ул инсульт һәм инфарктлар очракларын, табибларга йөрүләр, ашыгыч ярдәм чакыртулар санын да нык арттырган. Караңгы вакытның озынаюы урамнарда тәртипсезләнеп йөрүләр, сугышулар, җинаятьләр, юл һәлакәтләре исәбенең үсүенә дә китергән.
Утка экономия ясау мәсьәләсе дә ике яклы булып чыккан. Эш шунда: йортлардагы күпчелек счетчиклар кышкы вакытка күчүгә программалаштырылган, шуңа күрә, дөрестән дә, азмы-күпме экономия ясау өчен кешеләргә 300-1500 сум түләп, ул аппаратларны көйләргә яки алмаштырырга кирәк.
Хаталар өстендә эш
Вакытның падишаһы булырга маташу теләгеннән Медведев хәзер үзе дә шат түгел икән инде. Хөкүмәт рәисе футбол карау кыенлашканына зарлана. Дөрестән дә, туры эфирда Европа, дөнья чемпионатларын карау өчен безгә яңа вакыт буенча төн уртасында да уяу булырга кирәк. Татарстанда быел Универсиада, киләсе елда Россиядә Олимпиада буласын исенә төшереп, Медведев хәзер үзе дә ялгышын таныган.
Хәзер хөкүмәттә хаталар өстендә эш бара. 20 декабрьдә уздырылган пресс-конференция вакытында Путин бу проблема халык фикерен исәпкә алу юлы белән хәл ителәчәген белдергән иде. Дума хөкүмәткә элеккеге кебек җәйге һәм кышкы вакытлар буенча яшәүгә кайту турында мөрәҗәгатен әзерләп тапшырган инде. Шулардан чыгып, быелдан октябрьнең соңгы якшәмбесендә сәгать телләрен бер сәгатькә артка күчерү гадәтен кире кайтарырлар дигән төпле ышаныч бар.
Шул ук вакытта, тулысынча кышкы вакытка гына да күчәргә була дигән сүзләр йөри. Галимнәр ул вакытның кешенең биологик сәгатьләре белән максималь якын туры килгәнен дәлилләп маташалар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading