Шәһри Казан

Җәмгыятебез череп үк бетмәгән

Арабызда Кеше дип аталырлык затлар да шактый икән әле

Җәмгыять хәзерге заманда нык усалланды, кешеләр кешелеклелек сыйфатларын югалта баралар, мохтаҗларга ярдәм кулы сузардайлар бармак белән генә санарлык, дип уфтанып сөйләргә, кабынып язарга яратабыз. Үзем дә андый эчтәлекле мәкаләләрне берне генә язмадым бугай инде. Әлбәттә, алар берсе дә нигезсез, дәлилсез, уйлап чыгарылган хәлләр түгел, кешеләрнең көннән-көн әшәкеләнә баруын һәркем үз күзе белән күрә, сизә.
Бу язмамда исә нәкъ тә киресе турында сүз барачак. Аның белән арабызда бозык күңелле затларның гына түгел, зур хәрефтән Кеше дип аталырлыкларының да булганын күрсәтәсем килә.
Минем хәлем, операция өчен зур күләмдә акча таләп ителгәне газетаның даими укучыларына таныш инде. Миңа ярдәм кирәклеге билгеле булгач, сүз дә юк, якыннарым, туганнарым, дусларым дәррәү кубып шул юнәлештә эшли башладылар. Аларга рәхмәтем чиксез!
Мине бер үк вакытта аптыратканы да, куандырганы да шул булды: хәлем турында хәбәр массакүләм мәгълүмат чараларында басыла һәм интернет битләрендә таралыш ала башлагач, бөтенләй дә белмәүче кайбер чит-ят кешеләр үз ярдәмнәрен тәкъдим итеп, җылы сүзләре белән юатырга теләп, күпләп шалтыратырга-язарга тотындылар. Хәзерге кебек, күпләр үзләре өчен генә яшәргә омтылган, кыргый, вәхши заманда моны шәхсән үзем дөм караңгылык патшалыгында янып торучы яктылык нурыдай кабул иттем.
Шушы арада Мәскәү шәһәрендә яшәүче бер ханым һәр кич диярлек шалтыратып, хәлләремне белешә башлады. Бер дустым шул хәлне белеп алды да нык аптыравын белдерде. «Ничек инде бер дә белмәгән кешегә шулай еш шалтыратып, яхшы танышлар сыман шулай сөйләшеп була?» - ди бу миңа. Үзем дә бу хәлне баштарак бераз сәерсенеп кабул иткән идем, аннары аңлап алдым: Люция исемле бу апа җәмгыятебездә хөкем сөрүче битарафлык, ваемсызлык, гамьсезлекләрнең начар йогынтысына бирешмәгән азларыбызның берсе икән бит. Аның сүзләренә караганда, ул бөтен күңеле белән минем сәламәтләнүемне тели һәм моның өчен бар әйбергә дә әзер. Сиңа бөтенләй таныш булмаган кешенең шулай дип торуы күңелгә әйтеп бетергесез дәрәҗәдә рәхәтлек сеңдерә, өметне арттыра, дәрт өсти.
Шулай ук Мәскәүдә яшәүче, әле 11 нче класста гына укучы мәктәп баласының минем белән хәбәрләшә башлавы тагын да гаҗәбрәк булды. Бер кичне чит номер шалтыратты да, йомшак, күңелгә ятышлы кызлар тавышы үзен Роза дип таныштырганнан соң, тезеп тә китте: «Мин шундый кеше инде, һәр нәрсәне йөрәгемә якын кабул итәм. Менә хәзер дә интернетта синең турыда күреп алдым да бик тә ярдәм итәсем килә башлады. Кесәмдә 3 мең сум акчам бар иде, чыктым да шуның яртысын синең телефоныңа салдым, яртысына йомшак уенчыклар сатып алып, якындагы балалар йортына илтеп тапшырдым». Шуннан соң, Розаның да, шалтыратып, хәлемне белешүләре даимигә әйләнеп китте.
Мари Эл Республикасында яшәүче Надежда исемле кызның да, барлык төркемдәшләре исеменнән, үзенчәлекле формада ярдәм тәкъдим итеп шалтыратуы һич көтелмәгән булды. Кызлар миңа багышланган белдерү кәгазьләре әзерләп, аларны ябыштырып һәм таратып йөрергә җыенганнар һәм минем ризалыгымны сорап, шалтыратырга булганнар. Мин, әлбәттә, каршы килмәдем, шундый мөнәсәбәткә шатландым гына.
Минем өчен башта бөтенләй ят булып, ярдәм итә, хәлләремне белешеп тора башлаулары белән якын кешеләремә әйләнгәннәре дә бар. Алар - мине дипломсыз килеш һәм мөмкинлекләрем чикләнгән булуга карамастан, эшле иткән «Шәһри Казан» газетасының баш редакторы Мансур абый Мортазин, миңа баштан ук булышып килгән тарихчы, академик Индус абый Таһиров белән аның тормыш иптәше Люция апа, «Арча хәбәрләре» газетасының баш редакторы Исрафил абый Насыйбуллин, йомышларымны үтәп, ярдәм итеп йөрүче студент кыз Фәнзилә Мостафина һ.б. Күрәсең, дустанә мөнәсәбәтләр бер-береңә ярдәмнән башлана торгандыр да.
Дәваламаслар, дип, авырый башларга, торырга булышмаслар, дип, урамда егылырга куркытып торган чор хакимлек итә бүген. Кемгә ничектер, минем, авыру кешене дәваларга тиешле кайбер табибларның да, сәламәтләнүгә өметләндерәсе урынга: «Сез башка йөри алмаячаксыз!» - дип кырт кистереп әйтеп; ярдәмгә мохтаҗларга булышырга алынган кайбер хәйрия фондларының да хәтта: «Операцияне ясаудан Германиядә дә баш тарткач, дөнья буенча дәвалану алымнарының барысы да сарыф ителеп бетте дип санагыз инде», - дип язып, күңелне төшереп, якты киләчәккә ышанычны үтерергә тырышып маташкан мәлендә, череп барган җәмгыятьтә хәлгә керә белүчән, ярдәмчел, сизгер бәгырьле кешеләрнең саклануын күпмедер дәрәҗәдә могҗизага да тиңлисем килә. Андыйлар күбрәк булсачы!

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: