16+

Мәхәббәтне нәрсә белән үлчиләр?

Берәрегез белмиме, мәхәббәтне нәрсә белән үлчиләр ул?

Мәхәббәтне нәрсә белән үлчиләр?

Берәрегез белмиме, мәхәббәтне нәрсә белән үлчиләр ул?

Хәер, сез дә белмисездер инде. Аннан соң, мәхәббәт тә бер төрле генә булмый ич. Эчүгә мәхәббәт, әйтик, грамм белән үлчәнә, диләр. Ашауга мәхәббәт «лишний килограмм» белән. Туган илгә мәхәббәт нәрсә белән үлчәнә икән дип соравым иде. Чөнки миндә ул хәттин ашкан. Акча белән үлчәнсә, мультимиллиардер булыр идем. Кызганыч, акча белән түгел. Берәр патриотизмометр сыманрак нәрсә уйлап чыгармадылар микән диюем иде. Юк, кемнәрнеңдер патриотизмын акча белән дә үлчәп була бугай ул. Ну, күпләр бит инде: «Илем! Халкым! Ватаным!» - дип кычкырып йөриләр дә миллионер булалар да куялар.

Юк, булсыннар. Мин каршы түгел. Киресенчә, мин моңа шат. Үзебезнең милли миллионерлар бит алар. Шәхсән миңа яки шәхсән беркемгә дә бер файдалары тимәгән хәлдә дә миллионерлар арасында үзебезнең милли исемнәрне күрү канат куя. Дәрәҗәне дә күтәрә. Нинди милләт вәкилләре миллионер? Безнекеләр! Ә ничек горурланмыйсың?! Америка кешесе, мәсәлән, аена уртача 3 мең доллар ала. Ну, безнеңчә, чама белән 180 мең тирәсе инде. Ә без, үзебезнең милли миллионер белән икебезнең хезмәт хакын бергә кушабыз да - ягъни аның уртача ике миллионына минем җиде меңне - бер миллионнан артык килеп чыга. Уртача. Вәт менә чагыштырып карагыз кайсыбызның абруй зуррак: уртача 180 мең алган тегенекеме, әллә уртача миллионнан артык алган минекеме? Ә мондый зур абруй өчен мин кемгә бурычлы? Халыкара абруй өчен, шунысын ассызыклап әйтү мөһим.

Үз халкыңны яратырга кирәк. Баен да, ярлысын да. Мин яратам. Ярлыларын да яратам. Нәрсәдәндер канәгатьсезләнә башласам, шуларны искә төшерәм дә тынычланып калам. Әгәр хатын азынып китеп: «Теге җитми, бу җитми», - дип зарлана башласа, аны, назлы гына итеп, тәрәзә янына алып киләм.

- Җитмәсә, бәлки, әнә тегеннән эзләп карарсың.

Ә анда бер карчык чүп савытында казына. Нидер эзли. Таба. Тапканын аерып алып, пакетына тутыра. Хатын да аңлый. Тынычланып кала. Нервыларны тынычландыру өчен ярлылардан да яхшырак дәва юк. Карыйсың, аңлыйсың, шөкер итәсең.

Милләтеңне яратырга кирәк. Мин милләтемне яратам. Минем милләт Россиядә икенче урында тора. Сан буенча. Ләкин эш санда түгел, ә сыйфатта. Минем милләт сыйфатлы. Чөнки аның ике теле бар. Бер теле урамда сөйләшер өчен. Кешеләр белән. Икенчесе өйдә сөйләшер өчен. Үз-үзе белән. Ләкин ул күп очракта дәшми кала. Юк, бер авызга ике тел сыймаган өчен түгел. Акыллы булган өчен. Телен тыя белгән кеше - акыллы кеше. Ике телен дә тыя белгән кеше икеләтә акыллы.

Туган җирне яратырга кирәк. Бу җир миңа ата-бабалардан мирас булып калган. Алар зур дәүләт тотканнар, бик абруйлы, бик данлы, бик бай булганнар. Ләкин миңа дәүләт тә, дан да, байлык та түгел, ә шушы җирне калдырганнар. Үз дәүләтләренең кечкенә бер кисәген. Иң кадерле өлешен. Үзләре яраткан өлешен. Үзләре яратмаган өлешен башкаларга калдырганнар. Үзләре яратмаган кешеләргә. Шуның өчен мин аларга рәхмәтле булырга тиеш.

Мин туган җиремне яратам. Кайткан саен урман янына киләм. Эченә кермим. Беркем дә керми хәзер. Ярамый, штраф түләтәләр, диләр. Мин дә кермим. Туган якның урманы шундый тылсымлы ул, эченә кермичә дә яратып була. Күлләрен яратам. Янына бармыйм. Якын китермиләр. Аны да кемдер сатып алган, диләр. Тау башына менеп карап торам. Тауны әле сатып алмаганнар. Моннан бар да күренә. Без укыган ике катлы мәктәп. Ул ябылган. Тынып калган авыл урамнары. Мәрткә киткән урам капкалары. Барысы да җанга шундый якын. Туган җир бит. Яратмыйча булмый. Туган җирне яратырга кирәк.

Туган илне яратырга кирәк. Мин яратам. Нык яратам.

Берәрегез белмиме, мәхәббәтне нәрсә белән үлчиләр ул?

Хәер, сез дә белмисездер инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading