«Иптәш милиционер»ның «полицейский әфәнде»гә әйләнүенә инде ике елдан артык вакыт узды. Шул вакыт аралыгында грандиоз реформадан сизелерлек файда күрүчеләр булдымы икән? Ул үзгәрешнең үз алдына куйган максатлары да чәлпәрәмә килде шикелле. Полициягә кабул ителүчеләрнең кырыс аттестация үтүләренә карамастан, «погонлы убырлардан» да чистарынып бетмәдек, ул даирәдәге ришвәтчелекнең дә тамыры корымады, халык...
«Кире реформа»
Дөресен генә әйткәндә, бу реформага баштан ук күпләр каршы иде, депутатлар, сәясәтчеләр арасында да аны буш урында акча туздыру, дип санаучылар байтак булды. Шуңа да карамастан, 2011 елның 1 мартыннан үзгәреш гамәлгә кертелде. Ә аның яраксызлыгына инану өчен ике ел вакыт җитте.
«Милиция»не «полиция»гә үзгәртеп йөргән чакларда ул реформага бәйле күпме җыелышлар, киңәшмәләр, сөйләшүләр алып барылса, хәзер «кире реформа»га кагылышлы бәхәскә нокта кую өчен дә шулкадәр үк исәпләү-хисаплаулар, тикшерү-өйрәнүләр, уңай һәм тискәре нәтиҗәләрне чагыштырулар таләп ителә. Бу эш белән шөгыльләнә башлауга июль азакларында старт бирелер, дип көтелә.
Булачак утырышларда әлеге реформаны камилләштерүгә юнәлтелгән 100гә якын тәкъдим каралачак, дип көтелә. Күтәреләчәк сорауларның шулай күп булуы ук та «Полиция турындагы» канунның тамырдан төзек булмавын дәлилләп килә түгелме? Беренче планга чыгарылган мәсьәләләр арасында район идарәләрен һәм субъектларның башкалаларында бүлекләрне кире кайтарту тәкъдиме бар. Реформа нәтиҗәсендә ул бүлекләр юридик зат статусыннан колак кагып, бердәм территориаль орган - полиция идарәләре хасил булган иде. Ул үзгәрешнең уңайсызлыгы һәм нәтиҗәсезлеге үзен беренчеләрдән булып сиздерде.
Реформа хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрне эзләүдә ярдәмдә һәм Федераль Миграция хезмәте белән уртак эшчәнлектә дә аңлашылмаучанлыклар һәм уңайсызлыклар китереп чыгарган. Милиционердан полицейскийга «әверелүне» «иләктән үткәрүче» һәм хезмәткә алынулар белән эштән куылуларны хәл итүче аттестация процессына карата да сораулар байтак икән. Кыскасы, ике ел вакыт эчендә генә дә реформаның баш түбәсе өстендә хәйран кара болытлар куерырга өлгергән.
Киләчәк утырышта тикшереләчәк тагын бер тәкъдим исә, Россиянең Эчке эшләр министрлыгының тарихыннан шушы ике елдан артык вакытны бөтенләй сызып атарга кирәклеген ассызыклый. Ул «полиция»не яңадан «милиция»гә үзгәртүне алга сөрә. Янәсе, күпләр ул атаманы «полицай» (сугыш вакытында фашистларга ярдәм итеп йөрүче сатлыкҗаннар) сүзенә охшата икән. Әмма сәбәп анда гынамы икән? Миңа калса, бу реформаның тулаем уңышсыз булуын, исемнәрен үзгәртү генә милиция рәтләренә артык тәртип тә, гаделлек һәм намус дигән төшенчәләрне дә өстәмәвен бар халык аңлады бугай. Исем яки атаманы гына үзгәртеп, асылны алыштырып булмый шул.
Вакыт белән дә ялгышкан иде
Күп белгечләр реформа китереп тудырган проблемаларны өйрәнү һәм аларны төзәтергә тырышу белән генә чикләнмичә, ул проблема тууга юл куйган затларны да җаваплылыкка тартырга өндиләр. Һәм алар ил өчен бик җитди булган бу карарны кабул итүдә төп рольне уйнаган кеше - Дмитрий Медведевка ачыктан-ачык бармак төртеп күрсәтә. Янәсе, проблеманы ул тудырган һәм үзе чишсен дә.
Медведевның «күлдәвеккә утыруы»ның да бу беренче мисалы гына түгел. Аның илне ел әйләнә «җәйге вакыт»та яшәүгә күчерүе дә уңышсызлыкка тарыды. Медведев үзенең президентлык чорында безнең яшәешкә керткән төп яңалыклары шушы ике үзгәреш - вакыт пояслары белән көрәш һәм «ми»не «по»га төзәтү булды бит. «Каләм акулалары» хәзер ул реформаларны «Медведевның үле туган балалары» дип кенә йөртәләр.
«Җәйге вакыт» реформасы тирәсендә дә ярты еллар чамасы элек гауга туып маташкан иде. Әмма шаулашып кына «кышкы вакытны» кире кайтарып булмады. Төрле чыганакларның мәгълүматларына караганда, берничә миллиард сумнан алып, 13 миллиард сумга кадәр акча түгелеп, полициягә әйләндерелгән милицияне яңадан милициягә әверелдереп яту үзен акламас, мөгаен. Тузынырлар, шаулашырлар да тынарлар. Хөкүмәтнең хәрефләрне үзгәртеп, аннары кире төзәтеп уйнап ятарлык артык акчасы юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар