16+

Милләтара низаг тудырган суд

Бу җәйдә Россиянең үзәк каналлары аша күрсәтелеп киленгән иң зур тамашаларның берсе «Pussy Rayot» тирәсендә булса, икенчесе спортчы Рәсүл Мирзаевка суд карары чыгару булгандыр, мөгаен. Ниһаять, cуд, РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенә нигезләнеп, «конфликт барышында саксызлык аркасында студент Иван Агафоновны үтергәне өчен» дип, 27 ноябрь көнне аны 2 елга...

Милләтара низаг тудырган суд

Бу җәйдә Россиянең үзәк каналлары аша күрсәтелеп киленгән иң зур тамашаларның берсе «Pussy Rayot» тирәсендә булса, икенчесе спортчы Рәсүл Мирзаевка суд карары чыгару булгандыр, мөгаен. Ниһаять, cуд, РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенә нигезләнеп, «конфликт барышында саксызлык аркасында студент Иван Агафоновны үтергәне өчен» дип, 27 ноябрь көнне аны 2 елга...

Ә бит РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсендәге дүртенче өлешкә нигезләнеп, «зыян күрүченең сәламәтлегенә авыр зыян салганы һәм үлеменә сәбәпче булганы өчен», Мирзаевка карата катырак җәза карары да чыгарырга мөмкиннәр иде. Гәрчә Агафоновның гомере өзелүгә Мирзаевның йодрыгы түгел, ә егылгач башы таш баскычка бәрелү булса да. Әлеге эшнең ел буена сузылырлык шундый зур тамашага әйләнүенә гаепләнүче Мирзаевның Кавказ халкы вәкиле, ә мәрхүм Агафоновның рус егете булуы төп сәбәпче булды бугай. «Инҗил»: «Уң йөзеңә суксалар, сул ягын куй!» - дип өйрәтсә дә, ни рус милләтчеләре, ни «Гараж» клубы алдында Мирзаевның иптәш кызын кимсеткәне өчен «сораганын алучы» егетнең әтисе спортчыны кичерергә теләмәде. Бигрәк тә аның нәкъ менә спортчы була торып, үз көчен исәпләп бетермичә, каны кызган көе Агафоновны сугып егуы белән берничек тә килешә алмадылар. Сүз һаман «Мирзаев йодрыгындагы көч микъдары» тирәсендә куертылды.
Башка очраклар ник күпертелми?
«Әгәр Мирзаев «славян йөзле» халык вәкиле булса, бәлки, бу кадәр гауга купмаган да булыр иде», - дип саный «Сноб.ру» сайтының авторы Евгений Бабушкин. Ул әлеге фикерен куәтләү өчен исерек килеш төнге клуб кунагын кыйнап үтергән бокс буенча Мәскәү чемпионы Валерий Третьяков һәм кибеттән балык урлап, кибетчене тугыз кат сугып комага озаткан, өстәвенә җинаять булган җирдә юлга ялгыш очраган кешене типкәләп үтергән Саратов боксчысы Виталий Панкратов эшләрен искә төшерә.
Быел октябрь аенда Каменск-Уральск шәһәренең «Шоколад» төнге клубы алдында Валерий Третьяков тарафыннан сугып үтерелгән кеше - 28 яшьлек татар егете Рөстәм Хуҗин иде. Әмма бу эшне үзәк телеканаллар ни өчендер Мирзаев очрагындагы кебек «элеп алмады». Ә 14 июльдә җинаять кылган Саратов боксчысына булган суд карары, Мирзаевныкы сыман ук, РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенә нигезләнде. Баксаң, Саратовтагы вакыйга бер кешегә тугыз тапкыр сугу һәм җиргә егылган кешене тибеп үтерү белән төгәлләнгән булса да, судтагылар, «саксызлык аркасында, көчен исәпләп бетермәгән», дигән карарга килгәннәр икән. Эзли китсәк, моның ише очракларга, бәлки, адым саен да барып төртелергә була торгандыр әле. Тик Дагыстан егете белән бәйле хәл, нигәдер, аерым бер очрак, зур вакыйгага әверелде.
Кавказ кесәсенә күпме керә?
«Эхо Москвы» интернет сайтында милли демократик партия лидеры, блогер Константин Крылов әлеге суд карары хакында болай дип яза: «Минем самбочы Мирзаев белән уртаклык бер генә: икебезне дә бер үк судья Алексей Федин хөкем итә. Дөресрәге, Мирзаевка ул инде хөкем карары чыгарды, ә минем эш - процесста.
Мине узган ел федераль үзәк һәм Кавказ арасындагы бюджет мөнәсәбәтләренә кагылышлы митингта «Бу сәер икътисади системаны туктатырга кирәк» дигән сүзләрем өчен хөкем итәләр. Экспертиза минем бу сүзләрдә Кавказ халыкларына карата дошманлык хисләре уятуны күргән».
Үзәктән кайсы өлкәгә күпме акча китүе турында ныклап өйрәнмәдем, тик шулай да «Үзәк Кавказны ашата» дигән сүзләрне беренче генә ишетүебез түгел. Берәү Рамзан Кадыйровка моның дөреслеген ачыклау өчен сорауны биргәч, «Безне Аллаһ ашата!» - дип җаваплаган иде. Шуннан мәгълүмат чараларында, интернет форумнарда Чечня башлыгын: «Путин - Рамзанның алласы икән», - дип мыскыллаучылар да шактый булды. Ә менә 29 ноябрь көнне «Известия» газетасында язганнарга ышансак, Федераль үзәк Төньяк Кавказның үсешенә тотылучы акчаны сигез мәртәбә киметкән икән. Әлеге газета бу хакта мәгълүматны Төньяк Кавказ Федераль округы (ТКФО) буенча президентның вәкаләтле вәкиле Александр Хлопонинның Өлкә министрлыгында булачак киңәшмәгә әзерләгән материалларына сылтама ясый. 2025 елга кадәр ТКФО үсеш программасы өчен Өлкә министрлыгы тарафыннан узган ел белдерелгән 2,6 триллион сум түгел, ә 316, 4 миллиард сум тотылачак икән. Ә октябрьдә Премьер-министр Дмитрий Медведев, Төньяк Кавказ өлкәләренә 2012-2013 елларда өстәмә 20 миллиард сум бүлеп биреләчәк, дигән иде.
Төньяк Кавказны эшләмичә баеп ятучы, ә башка өлкәләрне донор итеп күрсәтергә тырышучылар җитәрлек. Хәер, утсыз төтен булмый...
Яшь журналистның тәүге уңышы!
Бу көннәрдә журналистларның экстремизмга каршы проблематиканы яктырткан эшләре буенча Республикакүләм бәйгегә йомгак ясалды.
Тантаналы чарада оештыручылар һәм сайлап алу комиссиясе әгъзалары - «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының тел, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты деканы Васыйл Гарифуллин һәм башкалар катнашты.
Әлеге бәйгегә «ШК» редакциясе хезмәткәре Фәнил Гыйләҗев тә шушы темага язылган аналитик мәкаләләрен тәкъдим иткән иде. Ул «ТР буенча террорчылык һәм экстремистлыкны профилактикалау һәм аңа каршы чаралар күрү тематикасын яктыртучы басма массакүләм мәгълүмат чаралары» арасында беренче урынга лаек булды. Моңа кадәр «Иделем акчарлагы», «Таян Аллага» кебек әдәби бәйгеләрдә катнашып, поэзия номинацияләрендә гран-прилар откан егетнең журналистика өлкәсендә бу әле тәүге җиңүе. Хезмәттәшебезгә алга таба да иҗади уңышлар телибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading