16+

Минтимер Шәймиев: «Миндә кәнәфием какшар дигән курку булмады»

(Лев Овруцкийның «Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр» исемле китабыннан өзекләр) Дәвамы. Башы 24 октябрь - пәнҗешәмбе санында - Ә аларның максаты нидән гыйбарәт иде? Алтынбаевны парламент башына кую гына түгелдер бит инде? Галимовның, мөгаен, ниндидер үз планнары да булгандыр? - Алай дип уйламыйм. - Ә нигә ул бу эшләрне башкарган? Акылсызлык...

Минтимер Шәймиев: «Миндә кәнәфием какшар дигән курку булмады»

(Лев Овруцкийның «Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр» исемле китабыннан өзекләр) Дәвамы. Башы 24 октябрь - пәнҗешәмбе санында - Ә аларның максаты нидән гыйбарәт иде? Алтынбаевны парламент башына кую гына түгелдер бит инде? Галимовның, мөгаен, ниндидер үз планнары да булгандыр? - Алай дип уйламыйм. - Ә нигә ул бу эшләрне башкарган? Акылсызлык...

(Лев Овруцкийның «Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр» исемле китабыннан өзекләр)

Дәвамы. Башы 24 октябрь - пәнҗешәмбе санында

- Ә аларның максаты нидән гыйбарәт иде? Алтынбаевны парламент башына кую гына түгелдер бит инде? Галимовның, мөгаен, ниндидер үз планнары да булгандыр?
- Алай дип уйламыйм.
- Ә нигә ул бу эшләрне башкарган? Акылсызлык беләнме? Үз карьерасын куркыныч астына куеп, башка кеше өчен утлы күмер тоту кирәкме аңа? Ул бит моны яхшы аңлаган.
- Мин моны бары тик дуслык мөнәсәбәтләре белән бәйле булгандыр дип уйлыйм. Ә аннан ул инде уйлап тормаган. Галимов министр булды, әйбәт кенә эшләде. Ул башка берәр нәрсә турында хыяллангандыр дип уйламыйм. Юк.
- Ике дус утырган, аралашкан, шуннан берсе икенчесеннән кемгәдер компромат яки башка шундый нәрсә табуын үтенгән.
- Алар бит үз вакытында бергә эшләделәр. Нечкәлекләрен белеп бетермим. Тавыш бирү яшертен иде, альтернатива рөхсәт ителгән.
- Бер секунд, әйдәгез, интрига белән барыйк. Ул үзен тәкъдим иткәч, ситуация шундый иде: мин Сезнең белдерүләрне һәм комментарийларны һәм башкаларны укыдым. Сез төшкә кадәр Алтынбаев белән сөйләштек, аңа премьер вазифасын тапшырырга килештек, дисез.
- Юк, килешмәдек - мин аңа тәкъдим иттем.
- Һәм сез аңа: әйдә, Миңнеханов урынына премьер булырсың, дидегез.
- Әйе. Әмма «Миңнеханов урынына» дигән сүз булмады, чөнки Миңнеханов кандидатурасы әле игълан ителмәгән иде.
- Ләкин комбинация шундый иде: ә Фәрит Хайруллович парламентка китә, ә Миңнеханов аның урынына килә.
- Мин нәкъ шулай уйлаган да идем. Монда бернинди дә сер юк.
- Һәм монда Алтынбаев килеп чыкты. Сез аңа: парламентка тыгылма, Министрлар Кабинетына бар, дидегез.
- Әйе. Ә ул ризалашмады.
- Сәер сайлау. Ахырдан ул миңа моны ничектер аңлаткан иде. Ул болай диде: аңлыйсыңмы, бу вазифа сайлап алыну белән килә, ә Министрлар кабинетына мине бүген куялар, иртәгә төшерәләр.
- Ул хаклы.
- Әмма икенче яктан, ул бит башкарма хакимият хезмәткәре. Нигә аңа канун чыгаруда утырырга?
- Ул, чыннан да, аның эше булган булыр иде. Нәкъ аныкы, йөз процент аныкы. Кабатлап әйтәм - баштан бит мин аны тәкъдим итмәдем. Шундый әйбәт момент иде: сайлаулар, ирек башланды, альтернатива куялар. Ә ул игътибарга лаек егет, шуңа да хәрәкәт итәргә карар кылган...
- Нигә кинәт тәкъдим итүгә алындыгыз? Сайлаулар, демократия булгач...
- Мин андый ук беркатлы түгел бит.
- Сез бу сүзләрне беренче генә кабатламыйсыз.
- Андый ак һәм йомшак түгелмен. Минем бит партия һәм совет органнарында, производствода эшләп алган колачлы тәҗрибәм бар.
- Сез монда үз прерогативагызга ниндидер куркыныч янавын күрдегезме? Алтынбаев моның белән генә чикләнмәс бит.
- Юк, бу хакта мин уйламадым.
- Миңа Сезне нәкъ шунысы бераз куркытты кебек тоелган иде.
- Юк, ул планда түгел. Миңа бу хакта сөйләве катлаулы. Монда Булгаковтагы кебек: дөресен сөйләсәң - ышанмаулары бар.
- Аңлыйм, әмма шулай да, әйдәгез без әйтик, ә укучы үзе хөкем итсен.
- Хөкем итсен. Миндә кәнәфием какшар дигән курку булмады. Юк. Ни өчендер, кабатлап әйтәм, мин гомеремдә беркайчан да вазифамны югалтмадым, бу вектордан бер генә йотага да чигенгәнем булмады. Менә, карагыз, гомерем буена бары алга гына. Ниндидер үз-үземә ышаныч көчле иде.
- Чөнки Сезнең егылу тәҗрибәгез булмаган.
- Булмады. Мин бу хакта уйламадым да. Үземә ышаныч - йөз процент. Әмма эш анда түгел. Ни өчен ул ризалашмады? Алдан ук белдем - аңа ризалашырга кирәк иде. Үземне тәртипле тоткан булыр идем.
- Сез бит аңа урын тәкъдим иттегез.
- Ул болай уйлады: Министрлар Кабинеты Рәисен мин һәрвакыт төшерә алачакмын.
- Ул Сез бу мизгелдә аның җаена барып ниндидер көчсезлек күрсәттегез дип уйлаган, ә иртәгә уяначаксыз һәм...
- Әмма мин алай итмәс идем.
- Ул Сезнең хакта чынлыктагыдан начаррак уйлаган.
- Әйе, шулай килеп чыга.
- Алтынбаев, әлбәттә, ризалашмыйча, хата ясады.
- Әлбәттә.
- Аның тормышы бөтенләй башкача корылган булыр иде.
- Ул тулысынча хаталанды.
- Әгәр ул уңышлы эшләсә, Сез аны вазифадан төшерү яки аңа аяк чалу белән шөгыльләнмәс идегез.
-Нәрсәгә? Әгәр Хөкүмәт Рәисе мәсьәләләрне белеп хәл итә икән, бу Президентның эшен нык җиңеләйтә.
- Дәүләт Советы Рәисе сайлауларының барышына әйләнеп кайтыйк. Сез, әлбәттә, тавыш бирүне дәүләт артында калдыру өчен чаралар күрдегез? Мәсьәләне хәл иттегез.
- Әлбәттә, ничек инде башкача?! Алтынбаев бу эшне сизгәннән соң - Низамов миңа әйтүенчә - ул үзенең бик күп дусларына Дәүләт Советы Рәислегенә барырга вәгъдә биргән һәм чигенергә уңайсыз дип җиткергән.
- Ул миңа да шулайрак әйтте, главалар белән инде килешенгән, чигенә алмыйм, дигән иде.
- Әмма аннан ул эш башланганын сизеп алды. Ә эш нинди? Без бит тоттык та Санау комиссиясе Рәисен алыштырдык.
- Маврин урынына Исхаковны куйдыгыз.
- Әйе. Әйтәм бит, без алай беркатлы егетләр түгел. Ул сизде, аннан миңа Хәләф (Низамов) әйтә: Минтимер Шәрипович, Алтынбаев сезнең белән күрешергә тели. Без башлаган сүзне дәвам итмәкче, ди. Хәләф әйтүенчә, Алтынбаев, мөгаен, минем тәкъдимгә кайтмакчы, күрешмәкче булгандыр. Әмма алай булмый. Моннан ары ул минем белән ничек эшләргә җыена? Мин сөйләшмәячәкмен дидем.
- Сез инде вакыйганың хуҗасы идегез. Һәм, гомумән, сиңа тәкъдим иткәндә, башкасына өметләнеп баш тарту, ә аннан, ул уенчыкның сиңа эләкмәвен аңлап алгач, кире уйлау ничектер мәгънәсез...
- Бу инде, нәкъ Сез әйткәнчә, кешенең кемлеген ачыклый.
- Әйе, бу яхшы түгел.
- Ул, мөгаен, начар Министрлар Советы Рәисе булмас иде. Әмма алдагы вакыйгадан соң мин аның өчен мондый вариантны инде мөмкин дип тапмадым. Республиканы селкетергә юл ачу кирәкмәс.
- Ә Хәләф Низамов белән нәрсә булды? Ул нигә очты? Миңа Хәкимов бу эшләрнең барысына да аның да бераз катнашы булган дип аңлатты.
- Юк.
- Нәрсә, ул Сездән мәгълүматны яшерә идеме?
- Менә сез Шәймиевнең ниндирәк кеше булуы турында фикер йөртә аласыз. Ә бит Хәләфне мин бу мәсьәләдә гаепләмәдем. Мин аны күбрәк телевидение белән булган очрак өчен гаепләдем... Хәтерлисезме, 1998 елда мин «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең рәисе Хөснетдиновны вазифасыннан алдым?
- Наил Кадыйровичнымы?
- Әйе. Әйбәт егет, әйтергә кирәк, һәр яктан да килгән.
- Ул Думада депутат булганда аңа мөрәҗәгать иткән идем. Таможняда хатыным туганының 10 мең сум акчасын тартып алганнар иде, Хөснетдиновтан ярдәм сорадым. Ул запрос ясады һәм акчаны кайтардылар. Мин аңа, бөтен гаиләбез Сезнең өчен тавыш бирәчәк, дидем.
- Минем ул чакта бик нык ачуым килде, чөнки Хәләф, минем белән килештермичә, чыгышымнан бер кызыл юлны кыскартты.
- Сез аны ниндидер төзәтү керткән өчен генә төшермәгәнсездер бит инде? Телевизионщикны - аңлашыла.
- Мин Хәләфкә тиешенчә җавап бирдем. Ә Хөснетдинов миңа хәбәр ителмәгән көе алай эшләргә тиеш түгел иде. Әмма минем ни әйтәсем килә? Хәләф кинәт баш күтәрер дип уйлау, юк, була алмый. Башка мәсьәлә...
- Юк, ләкин бит Сез үзегез аны Алтынбаев белән Сезнең арадашчы булып хезмәт итте, дидегез. Мин уйлыйм, бәлки ул ничектер аның ягында калгандыр?
- Юк, эш анда түгел. Барлык мәгълүмат Президент Аппараты җитәкчесенә керә. Ул аңарда һәрвакыт күп, һәркөнне. Шуңа күрә аңарда мәгълүмат булгандыр, әмма ул ахыргача моның мөмкин булуына, мөгаен, ышанып бетмәгәндер. Күрәсең, ул миңа барысын да сөйләп бетермәгән, кемнедер яклыйм дип түгел, бары тик кирәк кенә тапмаган. Татарстанда мондый хәлнең булуы мөмкиндер дип уйламаган. Аның хәтта ниндидер йомшак формада миңа, Алтынбаев берничә кат кергәләп чыкты, ул вазифага билгеләнә алыр иде, аның кандидатурасын карап булмыймы икән, дип әйткәне булды. Әмма мин аны гаепләмим, кадрлар белән бит ул шөгыльләнә. Ә Хәләф Алтынбаев өчен тавышлар җыйгандыр дип әйтә алмыйм, юк.
- Алайса ни өчен соң Сез аны төшердегез? Сәбәп нәрсәдә? Ничектер шулай килеп чыктымы, туры килдеме?
- Ул бит аппарат җитәкчесе иде... Бу - үтә җаваплы вазифа.
- Белергә тиеш иде.
- Ул белергә, бәяләргә һәм минем алда кискен сорау куярга тиеш иде.
- Бу аның кадр буларак эшләнеп бетмәгән ялгышы иде.
- Бәяләп бетермәү. Шуңа күрә, яшәү чорында Хәләфкә дәгъваларым булмады, мин аны беләм. Аны, минемчә, районнан әле Рәшид Мусин ук өлкә комитетына китергән иде, ә аннан, Мусин вафат булгач, мин аны Министрлар Советына оештыру бүлеге мөдире итеп алдым. Ул чыннан да тәҗрибәле оештыручы. Хәләф миңа үпкәли ала, бәлки, аның моңа хакы да бардыр. Әмма, ахыр чиктә, тирәнрәк уйлансак, бу аның эшләп бетермәве.
- Мин беренче мәртәбә үзегезнең версияне ишетәм, барысы да табышмак чишә.
- Табышмак чишәләр. Минем бу хакта әйткән булмады, менә беренче әйтүем.
- Мин бик шат. Китап чыкмый торып, бүтән берәүгә дә әйтмәгез. Миңа эксклюзив кирәк. Хәер, моны Сездән берәү дә сорамаячак та.
- Мин бит ул чакта Чаллыга сессиягә, Алтынбаевны вазифадан читләштерергә киттем. Ул соңгы мизгелгә кадәр аның урынына кем киләсен - сессия башына чаклы белмәде.
- Бу Сезнең яңа кешеләрне пычратып куймасыннар өчен алып барылган һәрвакыттагы тактикагызмы?
- Мин Зәй главасы Рәшид Сәетович Хамәдиев кандидатурасын сайладым. Алтынбаев аны бары тик Бигеш аэропортында гына күрде. Мин Хамәдиевка аэропорт янына килергә куштым. Бигеш төбәге - ул бит аның биләмәләре, аңа шулай ансатрактыр, дип уйладым. Ә Алтынбаев мине каршы алырга килде.
- Ул инде көткәндер, күрәсең.
- Юк, ул сессиядә үз язмышы хәл ителәсен төгәл белгән.
- Мин шул турыда әйтәм дә. Ул, әлбәттә, Хамәдиев хакында белмәгән.
- Сессия регламент буенча бер атна яки өч көн алдан игълан ителә. Анда таләпләр бар, барысы да үтәлде. Мондый очракларда барысы да үтә төгәл үтәлә. Ул үзе урынына кем киләсен төгәл белеп бетермәде. Һәм кинәт - аэропортта Хамәдиев. Без, гадәттә, аэропорт алар җирендә булуга карамастан, Зәй башлыгын беркайчан да чакырмый идек. Түбән Кама башка мәсьәлә, анда эре, алдынгы оешмаларның җитәкчеләре каршы алырга киләләр иде.
- Беркетмә.
- Хәтта беркетмә өчен дә түгел, күрәсең, хөрмәт йөзеннән. Кыскасы, мин очып киләм, Алтынбаев, аңлашыла ки, мине каршылый һәм Рәшид Сәетовичны күрә. Ә Хамәдиев - тәҗрибәле ир-ат.
- Шунсыз аны мондый шәһәргә куймаслар да иде.
- Әлбәттә. Анда бары тик ул гына кирәк иде. Мин бит, дөресен әйткәндә, кем булдыра ала, кем алмый - һәммәсен беләм. Кем үзен психологик яктан җиңә ала. Мисалга, башка берәү, үзен сайламаячаклар дип әйтер иде. Хәер, монда инде Шәймиев авторитеты да бар, ә шулай да, мондый вакыйгалардан соң ничек инде, дип уйлыйлар. Алтынбаев Хамәдиевтан биредә нишләвен сорый. Тегесе, Президентны көтүен, каршы алырга кушылуын җиткерә. Мин килеп төшкәч, өчәүләп киттек. Сессия башланыр алдыннан, Чаллы главасы кабинетына килдек.
- Мэриягәме?
- Әйе. Шунда мин Рәфгатькә Хамәдиев кандидатурасын тәкъдим итүемне әйттем. Рәфгать, әлбәттә, без мондый фигура табарбыз дип, башына да китермәгән. Ул, әгәр дә мин алып килгән кандидатурага тавыш бирүче булмаса, аны азат итмәячәкләрен аңлый иде. Ә ул очракта минем белән ничек эшләргә? Бу бит мөмкин түгел, аннан алар барысы да бюджет эшләре белән бәйле.
Шул чакта мин аңа озак уйлануымны, Рәшидкә ышанып, аның кандидатурасын тавышка куячагыбызны әйттем. Аны Чаллы халкының күбесе белә иде. Аннан ул Минзәләдә эшләде, танылган хуҗалыкчы иде. Бик тәҗрибәле, характерлы. Кайчак аның җавабын ишеткәч, нәрсәне дә булса ник әйткәнеңә үкенеп куясың. Сессия әйбәт узды, актив дәшмәде, моны аңларга була. Беркем каршы килмәде.
- Ә Сездә, аны якларлармы икән, дигән ниндидер борчылу бар идеме?
- Ә нигә булмасын ди?
- Шуңа күрә, үзегез бардыгыз дамы?
- Әлбәттә.
- Сәер: бер караганда халык главаны яклый кебек, ә аны төшергәндә беркем дә эндәшми.
- Ну, биредә алда булган вакыйгалардан соң эндәшү ярамый да иде.
- Димәк, инде чыгыш ясый алырдай депутатларның һәммәсе белән тема эшкәртелгән иде.
- Едва ли. Аннан, аңлыйсызмы, мондый очракларда бер момент бар. Бу бит шундый эш: Чаллы яки башка шәһәр башлыгы булу ул - кемнеңдер юлын кисү, кемгәдер нәрсәне дә булса эшләмәү. Бөтенесенең мәхәббәте турында сөйләргә урын калмый. Әйтергә кирәк, мин Алтынбаевны берничә кат дәшкән идем, эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча бугай. Мәскәүдә дә аңа ничек ярдәм итәргә, нинди вазифа, эш тәкъдим итеп булуы турында фикерләштем. Мин моның белән шөгыльләндем, федераль министрлар белән аралаштым.
- Ул башта авыл хуҗалыгы министрының урынбасары булып китте.
- Әйе. Минем тимер юл белән килешүем бар иде, аны анда урынбасар итеп алсыннар өчен. Ике-өч ведомство белән министр урынбасары вазифасына алу мәсьәләсендә сүз алып бардым.
- Ә бу - Сезнең стиль. Сезнең кадрның нидер килеп чыкмаган икән, Сез аны тез аша сындырмаячагыгызны барысы да белә.
- Ә беләсезме ни өчен? Башта ук без бит үзебез кешеләрнең язмышын «сындырабыз». Уңыш теләп, вазифа биләргә мөмкинлек биреп.
- Куркыныч астына куясыз.
- Әйтик, уңышлы кеше үз урынында эшли. Кинәт мин аны чакырып алам да яңа эш тәкъдим итәм.
- Бу - риск.
- Әйе. Шул ук вакытта аның тормышына кысылу.
- Нидер килеп чыкмый икән, үзегезне җаваплы саныйсыз.
- Һичшиксез, гомер буе.
- Ә бит тормыш сәясәт аша җимерелә. Минтимер Шәрипович, бу, мөгаен, холык үзенчәлегедер.
- Әйе, бу холыктан. Без бит уңышка ирешмәүчене алга җибәрмибез. Ул утыра, эшли, барысы да килеп чыга, бу аңа ошый. Кинәт мин чакырдым һәм яңа, җаваплырак эш тәкъдим иттем. Кайчак кеше берничә көн уйланырга вакыт сорый, андый очракта үгетлисең. Ул да бит уйлый: аңа тәкъдим иттеләр, ышандылар, ә алга таба нәрсә - килеп чыгармы, әллә юкмы? Син үз өстеңә билгеле бер җаваплылык аласың. Моны һәркем аңларга тиеш. Без уңышлы язмышка тыкшынабыз.
- Бу бик тирән һәм кызыклы. Минем башыма да килгәне юк иде. Мин моны ничектер башкача уйлый идем.
- Юк.
- Эшли икән - әйбәт, юк икән - сау бул.
- Аңлыйсызмы, бу - тәрбияви алым. Ул эшли, яхшы яши, гаиләсе бар. Әгәр кеше аңлы рәвештә тәкъдимнән баш тарта икән, бу еш кына хөрмәт хисе уята. Бу хакта сөйлибез икән, менә мисал - «Майский» комбинаты директоры.
- Хәзергеме?
- Әйе, Илшат Ганиев. Ул күптәннән эшли, хуҗалыгы - Россиядә иң яхшысы. Менә кадр! Мин Илшатка глава урынын тәкъдим итеп карадым.Ул әйтә: Минтимер Шәрипович, дөрес аңлагыз, минем теләгем юк, үз эшем, үз планнарым бар, миңа яраткан эшем белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез. Мин берничә кат тәкъдим иттем, чөнки Яшел Үзәндә главалар еш алмашты. Аннан республиканың тагын бер районына башлык булырга тәкъдим ясап карадым. Ә ул теләмәде.
- Бу хөрмәт уята.
- Һичшиксез.
- Ә икенче яктан, ул ризалашса, Сез үзегезне җаваплы тояр идегез.
- Шул ук тезисның дәлиле. Егет сынатмады һәм уңышлы эшләвен дәвам итә. Ә без бит һәрчак уңышлыларга ставка ясыйбыз. Мин моны ни өчен сөйлим - ә бәлки алган булыр идек тә, аннан нидер килеп чыкмас иде, аның вөҗданлылыгы белән, эшлеклелеге белән, оялчанлыгы белән... Ул - чыннан да, шәхес. Күпме ел үз тармагында эшләвен дәвам итә. Аны халык ничек хөрмәт итүен белсәгез икән! Осиново бистәсе.
- Мин аңладым. Кадрлар белән аңлашылды. Шул хакта сорыйсым килгән иде. Алтынбаев белән мин, Сезнең белүегезчә, очраштым, аның турында яздым. Материал «Алтын «унлыкка» әйләнерме?» дип атала. Мин аның белән күрештем һәм бу очрашулар турында ачыктан-ачык яздым. Ул мине Мәскәүгә чакырды, юлымны, кунакханәне түләде. Мине үз командасында күрергә теләде. Мин танышырга, сөйләшергә дип килдем. Ул Президентлыкка җыена иде һәм мине пиар хезмәткәре итәргә теләде. Мин - Думадагы компанияләрдә катнашкан кеше, тәҗрибәм бар. Безгә аның белән сөйләшергә, нәрсәнең ничек икәнен аңларга, бәя хакында килешергә һәм башка шундый нәрсәләр кирәк иде. Бу бит эш. Мин килдем, аның «Тверской»дагы купшы офисында утырабыз һәм анда, миңа аңлашылганча, моның ниндидер иганәчесе утыра. Текә эшкуар, «Селена» оешмасы.
- Бу оешманың җитәкчесе, минемчә, Рөстәм Исхаков. Аның белән эш йөртүчеләрнең сүзләренә караганда, ул тәртиплелеге белән ялтырап тормаган.
- Мин аңа әйтәм: миңа шундый концепция күренә - Сез президентлыкка барасыз икән, Сез барырга һәм бар нәрсәне Шәймиевчә эшләячәкмен, әмма аңардан яхшырак итеп, дияргә тиеш. Чөнки Шәймиевне инкарь итеп, Сез үтә алмаячаксыз.
- Мөмкин түгел.
- Ә теге эшкуар: «Шәймиевнең нинди яхшылык эшләгәне бар соң?» - ди.
- Минемчә, ул хулиганрак.
- Мин Сезне беләм, мин бит Сезне гомерем буе тәнкыйтьләдем һәм тәнкыйтьлим. Мин аңа: «Татар авылына барыгыз да Шәймиев ниләр эшләде?» - дип сорагыз һәм үзегезнең күпме тавыш җыюыгызны карагыз, - дидем. Ә Алтынбаев һаман көтте. Шуңа күрә, безнең эш җайланмагандыр да, хәер, миңа кызык булган булыр иде. Мин, сайлаулар гадел булсын, дип, Сезгә оппонент булырга теләгән идем. Ул бит өченче срокка караган төзәтмә кермәс дип уйлады, ягъни, Сезнең белән бәйләнешкә керергә теләмәде. Ә аннан, төзәтмә кертелгәч, өченче срокны рөхсәт иттеләр һәм ул үзен тәкъдим итеп тә тормады. Ә миңа, ике атнадан Казанда күрешербез, Татарстанга киләм, диде. Әмма килмәде. Ну, ярар... Башка юлы без ул сенатор вазифасыннан төшерелгәч күрештек. Мин аңа Дәүләт Советы сессиясеннән соң килдем. Әңгәмә оештырдык. Аның күңеле бик нечкәргән иде, мин түрә җәзасына дучар булган сәясәтче янына килергә җөрьәт иткән бердәнбер журналист булдым. Ул мине кочаклап алды, утырдык, эчтек. Аңлыйм, кеше хисләнгән. Шуннан бу миңа Президент сайлаулары алдыннан Сезнең белән очрашуы хакында сөйләде. Мин аннан ни өчен ахыр чиктә сайлауларда катнашмавын сорадым, ул бит вәгъдә итте, халык көтте, кызыклы кампания килеп чыгар иде. Ну Шәймиевкә өченче срокка барырга рөхсәт иткәннәр икән, бу бит әле сиңа сайлануга куелырга ярамый дигән сүз түгел. Ә ул, имеш, Минтимер Шәрипович, син нигә үз кандидатураңны куеп торасың инде? - дип әйтте. Нәрсә, ике татар бөтен Россияне көлдереп, үзара көрәшеп ятсынмы? - ди. Һәм сез аңарга, имеш, сенатор булып барырга тәкъдим иткәнсез. Менә шундый тарих...
- Әйе, мондый сөйләшү булды.
- Сез аңа мондый тәкъдим ясадыгызмы?
- Әйе, нәкъ шулай әйттем.
- Юк, кара, нинди кызык мотивировка - ике татар... Ә әгәр мин Сезгә каршы чыккан булсам? Монысы бөтенләй булыр идеме? Яһүд каршы...
- Аңлыйсызмы, мин моңа басым ясамас идем. «Ике татар» гыйбарәсе ул үзебезнең тарафтан ук та ниндидер киная белән әйтелә. Бездә: «Татар барда - хәтәр бар», - диләр.
- Бу үз итеп сөйләшү иде, мин аңлыйм, ул гомумхалыкка чыгарды.
- Ул бит ахмак түгел, аңлый - минем белән сайлауларга барырга мөмкин, хәтта ниндидер күләмдә тавыш та җыярга була.
- Әмма җиңү мөмкин түгел.
- Җиңү реаль түгел.
- Мин моны аңлый идем. Аңа баштан ук, Бабайга каршы күп дигәндә 15 процент кына җыя алачаксың, шуннан артыгын сиңа бернинди пиарщик та ясый алмаячак, дип әйттем.
- Ул моны аңлый иде, әмма шулай да. Мин аңа әйттем: Рәфгать, син, сайлаулардан соң эреп юкка чыгарга теләмисең икән, мин сине сенаторлыкка алырга тәкъдим кертәчәкмен. Менә шундый сөйләшү булды.
- Мин Сездән бу хакта сорарга тиеш идем. Мин болай уйладым: кеше җаваплыга охшаган һәм шундый сүзләр сөйли... Сез бит, кем әйтмешли, күзгә-күз сөйләшкәнсез, шаһитлар булмаган.
- Юк, без өчәү идек, Фәрит Газизуллин да бар иде. Без аның белән Газизуллин кабинетында утырдык. Әйбәт сөйләшү булды безнең, тыныч. Мөгаен, Фәрит тә йогынты ясагандыр. Фәрит бит инде ул чакта федераль структураларда бөтерелеп йөри иде, башкалада яшәүнең ничек икәнен белә. Рәфгать, мөгаен, Сез абайлап алырга өлгергәнсездер, холык-фигыле белән һәрвакыт нәрсәгәдер зурракка омтыла. Максатка ирешү өчен ысуллар сайлаганда тартынып тормый. Ни өчен без аны аннан сенатор вазифасыннан азат иттек? Ул бит кабат үз уенын башлады, республика турында уйламады.
- Тормыш партиясе биредә шуңа күрә уңыш казанмадымы? Алтынбаев аны җитәкләгәнгә, рәистәш булганга күрәме? Барысы да шулай дип санады.
- Беләсезме, ни өчен? Күбрәк хәтта Рәфгать өчен дә түгел. Әлбәттә, мондый фактор да булды. Бер әңгәмәсендә Миронов үзе дә бердәнбер барып чыга алмаган өлкәсе Татарстан икәнен әйтте. Шәймиев мине чакырмаганга күрә бармадым, диде. Мин чыннан да аны чакырмадым. Күз алдына китерә аласызмы - минем Мироновны зур дәүләт эшлеклесе буларак кабул иткәнем булмады. Мин бу турыда элек тә сөйләдем.
- Җенегез сөйми идеме?
- Әйе. Мин аның үз артыннан кешеләр ияртер өчен тумаганлыгын күрә һәм тоя идем. Ул, республикага килеп, үз партиясе турында килешергә теләде.
- Ягъни Алтынбаев аркасында түгел, күбрәк Миронов аркасында кабул итмәдегез?
- Барысы бергә кебек.
- Ә барысы да Алтынбаев аркасында дип уйлады. Ул каршы булганга, дип.
- Юк, Рәфгатькә бу хакта хәтта әйткәнем дә булмады. Монда ни әйтәсең инде, болай да бөтенесе дә аңлашыла. Хәтта аның Мироновка килеп кушылуы да Аны берникадәр күләмдә ачып сала. Ул үзен хөрмәт итми икән, нигә аны бүтәннәр хөрмәт итәргә тиеш ди?
- Монысы миңа аңлашыла. Ә Сезнең Алтынбаев менә дигән шәһәр җитәкчесе иде һәм, бәлки, менә дигән Премьер булган булыр иде: бу - бер тармак дип уйламыйсызмы? Ә сәясәт ул бөтенләй башка нәрсә.
- Беренче чиратта, кешенең тәрбиясе торырга тиеш дип саныйм. Рәфгать исә талымсыз булып чыкты.
- Сәясәттә берни дә аңламаган кеше дә бер дигән ныклы хуҗалыкчы була ала бит. Алтынбаев теге «Селена» белән Сезнең кырга таш атарга теләде, Сез эшләгән тегесе, монысы начар, дөрес түгел, димәкче иде. Мин Сезгә һәрвакыт оппозициядә булдым һәм һәрчак булачакмын да, моны мин нормаль күренеш дип саныйм. Әмма Сез барысын да дөрес эшләмисез, дигән караштан чыгып тәнкыйтьләү башыма да килгәне булмады. Сез бит: әйдә, әйбәтрәк итеп эшлә, дия аласыз.
- Ә «Селена» җитәкчесен минем берничә кат элегрәк тә күргәнем булды.
- Ул ниндидер җинаятьче бугай.
- Белмим, бу очракта мин хөкемдар түгел. Без Сезнең дустыгыз Алтынбаевка артык озак вакыт сарыф иттек. Мин аңа нәрсәнең нәрсә икәнен аерыбрак, талымлырак булып эш итәргә киңәш итәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading