16+

Могҗизага тиң һавада «эрү»

Малайзиядә 8 март көнне үк юкка чыккан авиалайнерны эзләү эше дәвам итә. Очкычны җирдә һәм суда эзләүгә инде 11 илнең белгечләре кушылган. Әмма барлык тырышлыкларга карамастан, 5 көн буена аның турында бернинди ышанычлы хәбәр дә алынмаган.

Әлеге могҗизалы юкка чыгуның сәбәпләрендә дә сәерлекләр җитәрлек. Беренчедән, самолетның бортында ике паспортсыз кешенең очулары ачыкланган, шуңа күрә, хәзергә теракт версиясе дә читкә кагылмый. Икенчедән, очкыч пилотларының рейслар вакытында экипаж кабинасына пассажир кызларны еш «кунакка дәшүләре» билгеле булган. Бер шаһитнең сүзләренә караганда, рейсларның берсе вакытында ул бөтен юлны очучылар янында үткәргән. Тегеләре гәп сатып, тәмәке тартып барганнар. Әлеге версиянең дәлилләре - фотосурәтләр дә бар. Бу версия самолетның югалуында пилотларның хатасын күрә. Иран исә өченче версияне алга сөрә. Ул илнең парламент әгъзаларының сүзләренә караганда, авиалайнерны урларга АКШ әмер биргән.
Очкычта 227 пассажир һәм 12 экипаж әгъзасы булуы билгеле. Алар арасында бер рус кешесе дә бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading