Тәнкыйть дигән нәрсәне кемнеңдер кемнедер нәрсәгәдер өйрәтергә тырышуы дип кабул итәм. Бигрәк тә тәнкыйтьләүче тәнкыйтьләнүчедән үзе өйрәтә торган өлкәдә остарак, тәҗрибәлерәк булса. Яки, әйтик, үзенең эшләгән эшләре арасында: «Мә, менә кара, шулай эшләргә кирәк аны», - дип әйтерлек казанышлары булса. Ә юк икән - монысы инде тәнкыйть түгел, ә бары...
Соңгы арада интернет челтәрендә «Яңа Гасыр» телеканалы эшчәнлеген, эфирга чыккан тапшырулар, сериаллар һ.б.ны аноним рәвештә тәнкыйтьләргә тырышу кебек оештырылган күренеш сизелә. Сүз дә юк, бардыр әлеге каналның йомшаграк урыннары, тәнкыйтьләр урын да бардыр. Тик менә ниндидер анонимнар битлеге артына качып, татар телевидениесенә пычрак атучылар, нигездә, үзләренең ниндидер сәбәпләр белән яратмаган кешеләренә яки әзер продуктка түгел, ә гомумән, ТАТАР телевидениесенә таш атуларын аңлыйлармы икән?! Әллә бу бары тик кемдер режиссерлык иткән бер чара гынамы? Аптыраган, чуаш әйтмешли... Ләкин тегеләй булса да, болай булса да, бүген «Яңа Гасыр» телеканалы җитештергән продуктны аноним рәвештә яманлап язучылар коймага әшәке, ниндидер пычрак сүз язган малайны хәтерләтә. Телевидение булсын, ул эшләсен дип янып йөрүчеләргә карата ниндидер начар сүзләр язучыларга мин бер генә сорау бирер идем: «Ә сез үзегез берәр нәрсә эшләп карадыгызмы соң?»
Берничә ел элек Оренбург өлкәсенең Казахстан белән чиктәш урнашкан Озерки авылына барып чыгарга туры килде. Далада, тиле әйтмешли, бәрәңге дә үсми торган җирдә урнашкан авылда мине иң гаҗәпләндергәне - авылның чеп‑чи татарча яшәве. Кибет диварына кулдан язып ябыштырылган «Сыер сатам», «Кер юу машиналары ремонтлыйм» кебек шәхси белдерүләр дә чиста татарча язылган иде ул авылда. Юк, монда татар мәктәбе дә эшләми, тик олысы-кечесе татарча сөйләшә. Мине гаҗәпләндергән бу хәлнең асылын өч баласы да теттереп татарча сөйләшүче бер апа аңлатты: «Соң, балакаем, телевизорыбыз татарча сөйләп тора бит...» Менә шул сүзләрдән соң миндә: «Безнең татар телевидениесе шулай, безнең татар телевидениесе тегеләй...» дигән тәнкыйди уйлар бетте дә куйды. Нигәме? Чөнки. Телевидениене сүгәр алдыннан, аның тапшырулар программасын булса да (шул ук интернетта бар) кереп карасыннар иде сүгүчеләр. Яки үзләре, ичмасам, бер биш кенә минутлык телетапшыру эшләп карасалар иде. Тик ни эшләтәсең... Әле берничә ел элек кенә: «Татар әдәбиятының гүзәл үрнәкләрен экранлаштырсалар иде», - диючеләр шул ук «Ак чәчәкләр»нең экранлаштырылган вариантын сүгеп ята, «фәлән тапшыру фәләнчә чыкса иде», - дигәннәр тапшыруларны тәнкыйтьли, «элекке җырлар күбрәк яңгырасын иде», - дип лаф оручылар даими рәвештә элекке җырлар яңгырап торган музыкаль тапшыруларны сүгә. Нигәме? Чөнки сәбәп телевидениедә түгел, безнең үзебездә.
Шундый без: эшләгәнне сүгәргә, шул сүгү аша булса да үзебезнең «важный»лыгыбызны күрсәтергә яратабыз. Әлбәттә, «бар да яхшы» дип утыру да һәрвакыт яхшы түгел, тик менә Миләүшә Айтуганова, Илшат Әминов кебекләрнең эшеннән тап эзләгәнче, алар эшләгәннең йөздән берен генә булса да эшләргә иде бит, иптәшләр. Яки, һич булмаса, бер көн бүгенге татар телевидениесен җитди итеп башка берәр милли телеканал белән чагыштырып карарга иде. Яки эшләрлек кешеләрнең исемнәрен китерергә иде. Курыкмыйча, аноним кулланмыйча. Әлбәттә, андый белгечләр барлыгын белсәгез. Тик юк бит... Әлбәттә, русча федераль каналлар күп, диванда телевизор пультын туктаусыз баскалап утырганда, аларның төрлесеннән үзеңнең күңелеңә килгән тапшырулар табып буладыр ул. Тик бүген безнең бөтен татарны берләштереп тора ала торган татар телеканалы әлегә бер генә - ул «Яңа Гасыр».
Барысы да бар анда: тарихи тапшырулар да, яңалыклар да, мәдәният тә, башкасы да... Әйе, халкыбызның, әз генә мулла кызында да була, дигән әйтемендәгечә, эшләгән кешенең эшеннән кимчелек табарга һәрвакыт була инде ул. Тик менә шул кимчелек эзләүнең әлегә яхшымы-начармы эшләп килгән, телисезме-теләмисезме, үсештә булган татар телевидениесенә һәм, асылда, гомумән телебезне саклап, татарны берләштереп торган бердәнбер нәрсәгә кизәнү икәнен аңлыйсызмы икән соң сез, исемнәрен яшереп, телевидениене сүгеп ятучылар?! Ниндидер рейтинглар турында сөйләгәнче, татар яши торган районнар, авыллардан сорашсагыз иде анда ни караганнарын. Татар яши торган чит өлкәләрдә сорашсагыз иде...
Без урамнан үткән машинага койма артыннан өреп калган этләр кебек, күренмичә генә өрергә яратабыз. Һәрхәлдә, интернетта телевидениене әрләп язган комментарийларны укыгач, миндә шуннан башка фикер тумый. Тик күпме генә эзләсәм дә, шул комментарийлар арасыннан нәрсә эшләргә, ничек эшләргә кирәген күзаллаучы бер генә фикер дә тапмыйм. Ә бит иң мөһиме шунысы...
Сүзен-сүзгә
Фәндәс Сафиуллин, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче:
- Халыкларның алга китешендә бердәнбер чын критерий булып аларның рухи, интеллектуаль, мәдәни үсеш дәрәҗәсе тора. Мәдәниятнең җимерелүе - иң зур куркыныч кризис, җәмгыятьтәге барлык бәлаләрнең башлангычы. Коммерциянең мәдәнияттән өстен куелуын берничек тә аклап булмый, мәдәнияткә күңел ачу чарасы итеп кенә карау дөрес түгел. Мәдәният өчен куркыныч корал ул - культура белән коммерциянең кушылуы. Шул рәвешле мәдәният сүрелә, сүнә, агрессив, халык күңелен үтерә торган бер көчкә әверелә.
«Яңа Гасыр» каналын сүгү мәгънәсез, минемчә. Җитәкчеләр үз эшләрен беләләр, эшлиләр. Тик, гадәттә, мәдәният коммерциягә табыш китерми.
Разил Вәлиев, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
- Бездә, татарларда, күңелгә ятмый торган бер гадәт бар: мактыйлар икән, үтереп мактыйлар, тәнкыйтьлиләр икән, үтергәнче сүгәләр. Ә бит дөреслек уртада ята. Билгеле, мин «Яңа Гасыр» телевидениесен идеаль димим. Ләкин аның җитешмәгән якларын әйтеп, дөресләргә кирәк урыннарын аңлатып, тикшерү үткәрсәләр, дөресрәк булыр иде. Мин статистикаларга, социаль тикшеренүләргә бик артык ышанып бетмим. Әгәр авылга, татар районнарына, татарлар яшәгән чит төбәкләргә барам икән, анда «Яңа Гасыр»ны күккә чөеп мактыйлар, һәммәсе татар телевидениесен карый. Әйе, телевидениедә үзешчән җыр‑биюгә зур урын бирелә, профессиональ мәдәният аз, сәяси тапшырулар юк диярлек, тарихка кагылышлысы да җитәрлек түгелдер бәлки. «Яңа Гасыр» каналы бары тик татар телендә генә булырга тиеш дип саныйм. Гомумән, телевидениеме, сәнгатьме, әдәбиятмы - әгәр игелекле ният белән эш алып барыла икән - бу төрле яклап искә алынырга тиеш. Сугып егарга тырышу дөрес түгел.
Фәннур Гайсаров, Оренбург өлкәсендә чыга торган «Яңа вакыт» газетасының баш мөхәррире:
Безнең өчен «Яңа Гасыр» каналы - барлык татарларны берләштерә торган, кадерле, кирәкле канал. Безнең якларда нәкъ менә «Яңа Гасыр» каналын карый алыр өчен авылларга кабельләр үткәрәләр, Озерки дигән бер борынгы авыл, хәтта халык белән җыелышып, татар каналын карау өчен, авылларына махсус җайланма да куйдыртты. Интернет аша күпме кеше карый татар тапшыруларын. «Яңа Гасыр» телевидениесе бакчасына таш ату, минемчә, бөтенләй ахмаклык. Төрле фикер бардыр, тик читтәге татарлар өчен «Яңа Гасыр» - милләткә, татарлыгыбызга якынайта торган бердәнбер канал. Татарстан белән элемтәләрне ныгыта торган күпер.
Ирек Шәрипов, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
- «Яңа Гасыр» ул - бердәнбер татар телле аудиториясе булган үзенчәлекле канал, максатлары да башка, үз дәүләтчелегебезне күрсәтә, киләчәгебезне кайгырткан, алдагы көнне күздә тотып эшли торган канал. Аны коммерция нигезендә эш алып бара торган каналлар белән чагыштыру урынлы түгел. Без эшчәнлегебез буенча Россия төбәкләрендә күп булабыз. «Яңа Гасыр»ның аудиториясе - республикабызның шәһәр, авыллар халкы гына түгел, ул бөтен татар халкының аудиториясе һәм «Яңа Гасыр»ның үз аудиториясендә рейтингы бик зур.
Комментарийлар