Шәһри Казан

Нәни батраклар

Чүлмәк ясап утырган берәү: «Ватма чүлмәкне, ватма чүлмәкне!» - дип, үзенә булышучы малаен тиктомалдан каеш белән яра икән. Янәшәдән үтеп баручы: «Ник кыйныйсың, ул чүлмәк ватмады ич?» - дигәч, теге: «И, туган, ваткач инде соң була, аны алдан кыйнап куйсаң яхшырак!» - дип әйткән ди.

Реклама

Чүлмәкченең, бүген бу гамәле өчен, бездә ике маддә буенча хөкемгә тартырлар иде: беренчедән, ул балага кул күтәргән, икенчедән, сабыйны көчләп эшләргә мәҗбүр иткән.
Эшкә мәҗбүр итү, дигәннән, моннан ике-өч ел элек Тула өлкәсенең Новомосковск шәһәре суды әлегәчә безнең хөкем системасында күрелмәгән җинаять эше кузгата. Гаепләнүчеләр эскәмиясенә интернат-мәктәп директоры Анатолий Овчинниковны утырталар. Ул интернатта тәрбияләнүче ятим балаларны эшче көч буларак файдаланган. Нәни батраклар «алпавыт» директорның шәхси бакчасында эшлиләр. Алар анда түтәл казый, чүп утый, яшелчәләргә су сибә... Моннан тыш, әле ятим балалар гадәттә өлкәннәр генә башкара торган күпсанлы төзелеш эшләрендә дә катнашалар. Һәм, әлбәттә, хезмәтләре өчен аларга акча түләргә җыенган кеше дә булмый.
Мондый хезмәт «тәрбиясе» ике елдан артык дәвам итә. Директорның бу башбаштаклыгы бары тик Новомосковск прокуратурасы аңа каршы җинаять эше ачкач кына туктала. Овчинников үз гаебен таный. Бары шуның аркасында гына ул төрмәгә эләкми кала. Аңа шартлы срок кына бирәләр.
Гомумән, балаларны хезмәткә тарту ул - шактый четерекле нәрсә. Шуңа күрә, моңа алынганчы, Халыкара хезмәт оешмасының 1997 елда кабул ителгән Халыкара конвенциясенә күз салу кирәк. Ул Россия тарафыннан да ратификацияләнгән. Димәк, без дә аңа буйсынабыз һәм балалар хезмәтеннән явызларча файдалануга каршы аяусыз көрәшергә тиеш булабыз.
Ләкин бу - балаларны бөтенләй дә эшләтергә ярамый дигән сүз түгел. Билгеле бер кысаларда ул рөхсәт ителә. Мәсәлән, элек - Совет чорында мәктәпләрдә мәҗбүри хезмәт практикасы бар иде, ягъни коммунизм төзүче яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсәргә тиеш. Җәйге каникул чорында 6-7 нче класс укучылары 10 көн буе көненә өчәр сәгать хезмәт практикасы үтәләр, ә 8-10 нчы класслар исә 16 көн дүртәр сәгать эшли.
Ә хәзер, «Мәгариф турында»гы законның 50 нче маддәсе 14 нче пункты нигезендә, укучыларны уку программасына кертелмәгән эшләргә әти-әниләре рөхсәтеннән башка мәҗбүр итү катгый тыела. Ягъни әгәр җәйге хезмәт практикасы уку программасында махсус юк икән, аңа инде укучыны, ул үзе теләмәсә, беркем дә мәҗбүр итә алмый. Һәм анда катнашмаган өчен җәзага тарту закон бозу булып санала.
Ләкин икенче яктан караганда, без монда «шөреп»не артык каты бормыйбызмы икән?! Чөнки мәсьәләне болай гына хәл иткәндә, без бит шәхесне кечкенәдән эштән биздерәбез булып чыга.
Шунысы кызык, ә дин моңа ничек карый? Мин Фәтва һәм дини тикшеренүләр буенча Европа Советы рәисе, Согуд Гарәбстанындагы Бөтендөнья мөселманнар лигасы җитәкчесе Йосыф шәех Карадәви фикерен эзләп таптым. Ул исламда балалар хезмәтенә мөнәсәбәтнең нигезендә иң беренче чиратта бала мәнфәгате ятуын әйтә. Ягъни баланың иң зур хокукы - аңа балачакның ләззәтен тулысынча тату мөмкинлеге. Алар өлкәннәргә назыйм булган вазифаларны үтәргә тиеш түгел. Алар балаларга хас уеннар уйнарга, күңел ачарга, белем алырга, үзләренең сәләтләрен күрсәтергә хокуклы. Әлбәттә, ул әти-әнисенә көченнән килгән дәрәҗәдә булышырга мөмкин, ләкин бу аны көчләп эшләтергә дигән сүз түгел. Дөрес, гаилә хәерче һәм тормыш итәргә хәлләре җитми икән, ул чагында бала да эшләргә мөмкин. Әмма эш аның физик көченә тәңгәл булырга һәм аның сәламәтлегенә берничек тә зыян китермәскә тиеш. Шунысын да әйтергә кирәк, ислам дөньясында балачак 13 яшькә кадәр дәвам итә. Аннан узгач, кешене инде тәртәгә ныклап җигәләр.
Ә бездә ки, хәзер 18 яшькә җиткәннәрнең дә эшләмичә «трай» тибеп йөрүчеләре адым саен. Дөрес, авыл җирендә балаларның күбесе яшьтән үк эшкә тартыла анысы. Җәйге каникул чорында авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар да аз түгел. Ләкин бу нәрсә, әле дә булса, тиешле кагыйдәләр белән көйләнмәгән. Ә бит шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар арасында да җәен бераз акча эшләп алырга теләүчеләр аз түгел.
Бөтен халкы 10 миллион тирәсе булган Швециядә һәр җәй саен ким дигәндә 100 мең мәктәп баласы эшкә урнаша. Ә Мәскәүдә - 15 миллионлы мегаполиста исә бу сан 30 меңгә дә җитми.
Күрәсең, шведлар шуңа әйбәт яшиләр дә инде. Анда кеше балачактан ук эшкә өйрәнеп үсә, тизрәк аякка басарга омтыла. Иң мөһиме - бу нәрсәдә аларга әти-әниләре дә теләктәшлек итә.
Россиянең «Җәмәгатьчелек фикере» фонды мәгълүматларына караганда, бездә дә әти-әниләрнең 93 проценты үзләренең нарасыйларының хезмәт итүенә каршы түгел. Ләкин аларның 73 проценты баланың эшләп тапкан акчасы гаиләгә тотылырга тиеш дип саный. Ягъни өлкәннәрнең дүрттән өч өлеше баланың мөстәкыйль, бәйсез булып үсүенә булышлык итәргә уйламый. Шуңа күрә, бездә яшьләр, мөстәкыйль яши белмичә, гомер буе әти-әни сыртында яшәргә тырышалар да инде.
Хәер, Россиядә балалар хезмәтен закон бозмый гына оештыру мөмкин түгел диярлек. Мәсәлән, 14 яшькә кадәр булган кешене рәсми төстә эшкә урнаштыру әлегә чынга ашмас хыял. Ә 14-15 яшьтәге эшләргә теләүчеләр исә кадрлар бүлегенә әти-әниләренең берсеннән гариза алып килергә тиеш. Мәскәүдә, моңа өстәп, әле муниципаль рөхсәт кәгазе дә кирәк икән. Җәйге каникулда эшләргәме, әллә ял итәргәме - моны яшүсмер бары тик 16 яшькә җиткәч кенә үзе хәл итә ала.
Балалар хезмәтенә кагылышлы мәсьәләдә безнең республикада соңгы вакытта берникадәр алга китеш сизелә башлады. Мәсәлән, Казан мэриясе быел 16-18 яшькә кадәрге 4,3 мең үсмерне эш белән тәэмин итәргә җыена. Ниһаять, соңгы 8 ел эчендә бу максатка беренче тапкыр бюджеттан 8,8 миллион сум акча да бүлеп бирелгән. Шәһәрнең мәшгульлек үзәге башлыгы Валерий Корнеев сүзләренә караганда, быел җәй башкаладагы барлык яшүсмерләрнең 12 процентын эш белән тәэмин итәргә исәп. Казан мэры Илсур Метшин: «Балалар эшләргә өйрәнеп үсәргә тиешләр», - ди. Әлбәттә, акча күп түгел. Ләкин ул бит кешенең үз көче белән эшләп тапкан беренче хезмәт хакы. Эшләүчеләргә Татарстан һәм Россия бюджетыннан 1225 сум күләмендә өстәмә түләү дә карала. Яшүсмер моның өчен 21 көн 6шар сәгать хезмәт куярга тиеш. Алар урамнарга чәчәкләр утырту, мәктәп яннарын җыештыру, парталар буяу һәм башка шуның ише эшләр башкарачаклар. Билгеле норманы үтәгән балага хезмәт хакы минималкадан, ягъни 5,5 мең сумнан да ким булырга тиеш түгел. Ә баланың хезмәт хокукларын даими рәвештә прокуратура күзәтеп торачак. Шәһәр мэриясе 700дән артык эш бирүчегә хат юллаган. Ләкин аларның нибары 72се генә 791 яшүсмерне эшкә алырга ризалык биргән. Алар арасында «Ривьера» аквапаркы, мәсәлән, 30 баланы эш белән тәэмин итәргә риза. Шулай ук «Союз» конструкторлык бюросы да 30 кешегә эш урыны әзерли. Балалар курьер, кәгазь аралау, урамнарны, ишегалларын җыештыру кебек җиңел эшләр генә башкарган.
Ә менә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исә, авыл балаларын яшьтән хезмәткә өйрәтү максатында, мәктәпләрдә авыл хуҗалыгы буенча махсус класслар ачмакчы. Тәҗрибә үрнәге буларак, алар инде быел ук берничә районда пәйда булырга тиеш. Әгәр дә бу уңышлы дип табылса, 2015 елдан һәр районда бер-ике шундый мәктәп барлыкка киләчәк. Анда мәктәп укучылары фермерлык эшенең нигезләрен өйрәнәчәкләр. Шулай ук умартачылык буенча да дәресләр оештырыла. Әлеге мәктәпләрдә, балалардан тыш, фермерлык серләрен өйрәнергә теләгән өлкәннәргә дә уку мөмкинлеге тудырыла.
Кыскасы, бик теләгәндә, баланы теге чүлмәкче кебек каеш белән ярмыйча да хезмәткә өйрәтеп була. Тик монда шулай да аның иң беренче чиратта бала икәнен генә истән чыгарырга ярамый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: