«Иптәш милиционер»ның «полицейский әфәнде»гә әйләнеп куюына ике ел ярымнан артык вакыт үтеп китте. Эчке эшләр министрлыгының әлеге реформасы үз алдына нинди изге максатлар куйган булганлыгын искә төшерик. Алар - «погонлы убырлар» белән көрәш, ришвәтчелекне киметү, хокук саклаучыларның сафларын ялкау һәм тәҗрибәсез хезмәткәрләрдән чистарту, Европа стандартларына якынлашу һ.б. Өч ел чамасы...
Соңгы нәтиҗәләр мондыйрак:
- авыр җинаятьләрнең саны кимемәде;
- хокук саклау өлкәсендә ришвәтчелек җиңелмәде;
- хезмәтнең абруе артмады;
- халыкның погонлы затларга ышанычы һаман да түбән дәрәҗәдә;
- атама яңгырашыннан тыш, Европа илләренә без бер адым да якынлашмадык.
Хәзер инде депутатлар тарафыннан да танылган әлеге нәтиҗәләр милицияне полициягә үзгәртеп ятуның бернинди дә файда китермәгәнлеге, реформа ниятләренең чәлпәрәмә килүе турында сөйли. Реформага 2 миллиард сумга якын акча түгелгән иде. Уңышсыз булып чыккан үзгәрешнең хаталарын төзәтү өчен, Эчке эшләр министрлыгы хәзер 5 тапкырга күбрәк акча таләп итә. 10 миллиард сумга төшәчәк яңа реформаның планы министрлыкның сайтына эленгән. Анысы, хәзерге көндә гамәлдәгесенең бөтен ялгышларын исәпкә алып, «милиция чоры»ның кайбер «гореф-гадәтләрен» кире кайтарып һәм яңа үзгәрешләрне дә кабул итеп, камил хокук саклау хезмәтен булдыруны алга сөрә.
Эчке эшләр органнарын тәртипкә китерү яңа реформаның көченнән килерме? Бу өлкәдә яңа тәҗрибәләргә акча түгәргә җәмгыять риза булырмы? Экспериментларның файдасын кайчан да булса күрербезме? Бу сорауларга ачыклык керткәнче, әле байтак вакыт үтәр, мөгаен. Ә хәзергә халыкның хокук саклаучыларга мөнәсәбәте ышанычсыз һәм ихтирамсыз, ниятем - бу хакта берникадәр бәян итү.
Гафу үтенсәләр ни була?
Урамда полиция хезмәткәрен яки машинасын, юл читендә таягын болгап басып торган юл сагы хезмәткәрен күрүгә, йөрәк никтер жу итеп куя. Минем генә түгел, күпчелегебезгә, аеруча да егетләргә урамда полицейскийны очрату юлларын кара мәче аркылы чыгуга тиңдер, мөгаен. Бер караганда, гадәти хәл кебек, әмма эчтән генә барыбер борчыла, берәр күңелсезлек көтә башлыйсың. Йөз-кыяфәтләре дә башка үтеп баручыларныкыннан аерылып тормый, куркырлык берни дә юк төсле, әмма барыбер күңелдә бертөрле пошаманлык хисе сизә башлап, ул төштән тизрәк китү ягын карыйсың.
Бөтен эш - киемдә. Шул ук кеше гадәти киемнән булса, син аны башка халык арасыннан аерып та ала алмыйсың, ә погонлы форма киеп куюга, ул бөтенләй үзгә затка әверелә дә куя. Ни өчен полиция формасы кешеләргә шулай тәэсир итә соң? Аларны очратуга, йөрәкнең ешрак тибә башлавының һәм маңгайга тир бәреп чыгуының сере нидә?
Элек полиция участокларында, бүлекләрендә, тикшерү изоляторларында кулга алынган бәндәләр белән хокук саклаучыларыбыз ниләр кыландырганы җиде кат йозак астында сакланып, алар турында без ул хәлләрдән исән чыкканнарның сөйләгәннәреннән генә белә алсак, бүген, сүз иреге белән кеше хокуклары бәйдән ычкындырылган заманда, аннан һәркайсыбыз да хәбәрдар. Алар турында укып, ишетеп, күреп беләбез: газеталарга полиция хезмәткәрләреннән зыян күргән укучыларның хатлары гел килеп тора, көндәлек яңалыкларның берәр сюжеты булса да хокук сакчыларының тәртипсезлегенә багышланмаганы бик сирәк, интернет аларның азынуын сурәтләгән видеоязмалардан ташып ята... Тынычлыгыбызны сакларга алынган затларның кылган каһарманлыклары турында гына ишетәсе урынга, аларның, тоткан урыннарыннан файдаланып, кеше кыйнаулары һәм үтерүләре, талаулары һәм акча кысулары, башкаларны кимсетүләре һәм мәсхәрәләүләре хакында һаман укып һәм күреп торабыз.
Республика эчендә генә түгел, ил күләмендә зур тавыш куптарган «Дальний» полиция бүлеге вакыйгасы турында гына искә төшерик. Анда кылынган юньсезлекләр билгеле булгач, тикшерү комитеты Казанның башка полиция бүлекләрендә дә тентү үткәреп, аларның тагын дүртесендә охшаш тәртип бозу очраклары булганын теркәгән һәм 40тан артык полицейскийга карата җинаять эшләре кузгаткан иде. Татарстан хокук сакчылары хәзер дә тикшерү комитетының күз уңына әледән-әле эләгеп тора. Дөрес, тикшерә башлагач, мондый хәлләрнең илнең башка төбәкләрендә дә булуы ачыкланды.
Казанга укырга килгәндә, миңа 16 яшь иде. Ул чакта әле милиция дип аталучы дәүләт органының эшчәнлеге миңа таныш түгел. Документларын яки телефоннарын тикшерүгә сылтап, яки берәр җинаятьнең шаһите шикләнүчесе буларак, участокларда инде шактый мәртәбә «кунак» булырга туры килгән өлкәнрәк иптәшләремнең ул чакта: «18 яшең тулсын әле, синең дә андый маҗараларың башланачак», - диюләре истә калган. Дөрестән дә, алар үзләрен озак көттермәде. Телефоннарым белән документларымның ничә милиция бүлеген һәм метродагы сак пунктларын күргәнен һәм күпме милиция хезмәткәрләренең куллары аша үткәнен санап бетерерлек түгел. Берничә мәртәбә шаһит тә булдым, бер тапкыр, кеше үтерүдә шикләнелеп, дүрт сәгать рәшәткә артында да утырырга туры килде - кич белән тукталыштан өйгә кайтып барганда: «Шушы районда берәүне чәнчеп үтергәннәр, Сез тасвирлама буенча туры киләсез», - дип алып китеп, башка шундый ук «туры килүче» егетләр янына кертеп утырттылар. Күпмедер вакыттан соң, тану процессы башланып, гаепләнүче судта прокурорның карарын көткән кебек, җинаятьнең шаһите булган хатынның соңгы сүзен көттек. «Шулчак ул хатын сиңа бармак төртеп күрсәткән булса, тикшерү тәмамланганчы, изолятор «куначасы»ннан төшмәвең ихтимал иде», - дип байтак шаяртып йөрде шуннан соң дусларым. Нәтиҗәдә, кичке унбердә кайтып җитеп, йомшак һәм җылы юрган астында инде җиденче төшемне күреп ятасы урынга, иртәнге дүрттә өйгә кадәр өч тукталыш җәяү атларга туры килде. Шулчак хокук сакчыларының үзләрен шулкадәр эре, вәкарьле тотулары, безгә җинаятьчеләргә булган кебек салкын һәм ихтирамсыз мөнәсәбәт, өйгә ничек кайтып җитәчәгебезне кызыксынмыйча һәм гафу да үтенмичә чыгарып җибәрүләре - хәлнең бөтен мәсхәрәлеге хәтергә нык сеңеп калган.
Шаһит булырга язмасын!
Бүген полициядән җинаятьнең шаһитләре дә, хәтта кайчагында зыян күрүчеләр үзләре дә шүрләп торалар. Берәр хокук бозуны яки җитди җинаятьне үз күзләребез белән күрсәк тә, күбебез полициягә шалтыратырга ашыкмыйбыз. Бүгенге заман кешесе, үзенә шаһит булырга туры килсә, сораштыру һәм беркетмә төзүләрдән, тану процессларына һәм суд утырышларына йөрүләрдән башы чыкмаячагын яхшы аңлый. Шушы кирәкмәгән баш авыртуга көннәрен полиция бүлекләрендә хөкем сөргән мохиттә үткәрәчәкләре өстәлүен дә аңлап, алар андый вакыйгалардан читтәрәк торырга тырышалар. Практикада бер гаепсез шаһитнең гаепләнүчегә әйләнеп куйган очраклары да байтак. Әллә ни җитди булмаган җинаять, мәсәлән, талану, кыйналу корбаннары да бүген кайчагында полициягә мөрәҗәгать итеп тормыйлар. Алда саналып киткән сәбәпләр аларга да шулай ук тәэсир итә. Полициянең, зыян күрүчеләрне корбаннан җинаятьчегә әйләндереп куеп, алар астына «чокыр казый башлау» очраклары азмыни? Шуңа күрә урамда кыйналган егет тә, таланган кибетче дә бүген, полиция белән бәйләнешеп ятканчы, барысын да онытуны кулайрак күрә. Таныш кызларым белән күптән түгел булган вакыйга да моңа дәлил. Бер кичне өйләренә кайтып барганда, боларның күз алдында урам киоскысының сатучысын кыйнап, акчасын талап чыгып киткәннәр. Баскыннар чыгып качкач, башка үтеп баручылар белән бергә, кызлар да сатучыга ярдәмгә ашыкканнар һәм полиция чакыртырга кирәк булуын әйткәннәр. Әмма алгы теше коелган, канга баткан сатучы хатын: «Мин бераз салган идем, үземне гаепле итеп калдырырлар тагын, хуҗама да бу хәл ошап бетмәс!» - дип, хокук сакчыларын дәшмәүләрен үтенгән. «Полиция чакырту» дигәнне ишетүгә, вакыйганың калган шаһитләре дә кайсы кая таралышып беткән. Әмма «погонлы хакимнәр» белән әле мөнәсәбәткә керү тәҗрибәләре булмаган яшь кызлар шулай да үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә булганнар. Нәтиҗәдә, кызлар сораштыру, беркетмә тутыру, куллар кую мәшәкатьләре белән бу урында өч сәгатькә тоткарланып, өйләренә арып-талып төнлә генә кайтып җиткәннәр. Өстәвенә, полиция шул тирәдә йөргән егетләрне дә җыйнап алып килеп, тану процессын да урында ук үткәргән. «Без талаучыларны арка якларыннан гына күреп калдык, полицейскийлар тотып алып килгән ике егетнең өс-киемнәре аларныкына охшаш иде. Шикләнүләребезгә карамастан, безне күрсәтмәләребезгә кул куярга мәҗбүр итеп, егетләрне участокка алып киттеләр», - дип сөйли кызлар. Ялгыш бер гаепсез егетләрне гаепле итеп куймадыкмы икән инде, полиция, шәт, барысын да өйрәнер, тикшерер, дип борчылып утыра хәзер алар. Бу төнге маҗарадан алар үзләренә сабак та алып кайтканнар - бик җитди хәл булмаганда, полиция белән башкача бәйләнешеп ятасыбыз юк, ди кызлар.
Кызларның, гражданлык бурычы турында онытмыйча, бу хәлгә битараф калмаулары дөрес гамәл, әлбәттә. Тик шаһит күрсәтмәләре җинаятьне ачу эшендә иң мөһим дәлилләрнең берсе икәнен онытмыйк.
Иң мөһиме - калыптан котылу
Җәмәгатьчелекнең полиция хакындагы фикерен күптөрле факторлар формалаштырса да, полиция барыбер төп сәбәпне эчтән эзләргә кирәклеген аңларга тиеш. Дөрес, полиция хезмәтендә намуслы, вазифаларын тугры үтәүчеләр бик күп. Полиция формаларының дәрәҗәсенә тап төшермичә хезмәт итүче һәм һәркемгә ярдәмгә ашкынып торучы полицейскийлар дусларым арасында да бар. Шунысы гарьләндерә: полиция азгынлыгы очраклары турында бик күп ишетеп, халык аңында аларга карата бертөрле калып барлыкка килде һәм юньле полицейскийлар да бүген шул калып астына «кереп батты».
«Бер сыер бөтен көтүне нәҗесли», - ди халык әйтеме. Аны теләсә кайсы һөнәр вәкилләренә карата кулланып була: укытучыларның әшәкелеге, табибларның тәҗрибәсезлеге, түрәләрнең ришвәт алып утырулары турында да күп ишетәбез, шуңа да карамастан, башка өлкәләрдә андый фикерләр әлегә калыплашмаган. Бөтенесен дә «бер түтәлдән үсеп чыккан яшелчәләргә тиңләү» полиция хезмәтенә карата гына аңнарда нык төпләнде. Эчке эшләр министрлыгының бүгенге бурычы - шул калыптан арыну. Аллага шөкер, бу юнәлештә байтак эшләр эшләнә инде: полиция рәтләрендә тикшерүләр үткәрелеп тора, аттестация шартлары да кырысланды. Полиция хезмәте бик тиздән халыкка чиста йөзе белән борылыр дип ышанасы килә. Аннары калып та юкка чыгар, фикерләр дә уңай якка үзгәрер иде.
Комментарийлар