16+

Равил Фәйзуллин: «Исән чагында Рафаэль абыйга тиешле рәхмәтемне әйтеп җиткерә алдыммы икән?»

Рафаэль Мостафин - әдәбиятыбыз тарихында якты эз калдырган затлы әдип. Ул - язучы, галим, тән­кыйтьче, публицист, мөхәррир.

Равил Фәйзуллин: «Исән чагында Рафаэль абыйга тиешле рәхмәтемне әйтеп җиткерә алдыммы икән?»

Рафаэль Мостафин - әдәбиятыбыз тарихында якты эз калдырган затлы әдип. Ул - язучы, галим, тән­кыйтьче, публицист, мөхәррир.

Әйтелгән һәр тармакта да аның мирасыннан матур үрнәкләр табып була. Шулай да, шагыйрь Муса Җәлил турындагы хезмәтләре Рафаэль Мостафин иҗатының үзәк өлеше исәпләнә. Әдипкә Татарстанның дәрәҗәле - Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премия­ләре нәкъ шул хезмәтләре өчен бирелде дә инде. Рафаэль Мостафин актив иҗатчы һәм җәмәгать эшлеклесе дә иде. Заманында республиканың ике төп журналының («Казан утлары», «Татарстан») баш мөхәррире булып эшләве үзе генә дә күп нәрсә аңлата.

Һәр кеше, теге яки бу зат ­турында сүз чыкканда, иң әүвәл, аны үз шәхесенә мөнәсәбәтле фактлар, ва­кыйгалар белән бәйләп искә ала. Табигый хәл. Миңа Рафаэль Әхмәт улы (безнең өчен Рафаэль абый) белән 50 елдан артык шактый ук якын аралашып яшәү һәм иҗатташлык итү насыйп булды. Танышып дуслашуның башлангыч еллары аеруча кадерле. Үткән гасырның 60нчы еллары бу. Без студент елларында ул инде илкүләм танылу алган әдәби тәнкыйтьче иде. Өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә (хәер, үзе дә ул чакта 30 яшьләрдә генә!) хөрмәте зур. Рафаэль абый, гомумән, төс-кыяфәт белән дә, холкы белән дә зыялы, интеллигент кеше иде. Тумышы белән Баулы якларыннан, олуг әдипләр - Фәнис Яруллин, Миргазиян Юныслар туган төбәктән. Затлылык, күрәсең, нәселдән үк килә торгандыр. Сугыш елларында аның әтисе турында мәшһүр Илья Эренбург тарафыннан «Майор Мостафин» дигән очерк тикмәгә генә язылмагандыр.

Әйе, 60-70нче елларда (әл­бәттә, соңрак та) Рафаэль Мостафин сүзе, фикере әдәби мохиттә бик югары һәм дәрәҗәле иде. Республикада да, СССР киңлекләрендә дә аның чыгышлары, мәкаләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Ул классик әдипләребезнең дә, яшь язучыларның да иҗатларын барлап, аларга күпмилләтле гомумәдәбият казанышлары югарылыгы нисбәтендә бәя бирергә омтылды. Аның иҗади мәйданы зур, анализлау объекты күпкырлы булды: заман тормышының татар әдәбиятында чагылышы, гомуммәдәният үсешендәге тенденцияләр, жанр яңалыклары, милли әдәбиятларның үзара йогынтысы һәм бер-берсен баетулары, бу юлда әдәби тәрҗемә әсәрләрнең роле... Әлбәттә, бу тема-проблемаларны үзенчә чишәргә алыну өчен белем, профессиональ осталык, көч-дәрман, тәвәккәллек кирәк. Ә андый сыйфатлар Рафаэль абыйда җитәрлек иде. Өстәвенә ул ике телдә: русча һәм татарча иркен иҗат итте.
Әйткәнемчә, яшьләр иҗатына бик игътибарлы булды ул. Моны үз мисалымда бик нык тойган кеше мин. Тормыш юлында, бу очракта иҗат юлы башында кул сузып булышкан, иҗатка дәртләндергән кешене кем дияргә? Әлбәттә, әтиең, туганнарың кебек якын зат инде ул! Язмышка рәхмәт! Андый затлар булгалады тормышымда. Рафаэль абый - шуларның беренчесе. Ничектер ышанды ул миңа. Шулай булмаса, студент егетнең шигырьләре турында «Литературная газета», «Литературная ­Россия» газеталарында, «Новый мир», «Дружба народов» ­кебек журналларда мине үсендереп язып чыкмас иде.

60нчы еллар... Бүгенге яшьләр өчен ул замандагы рухи үзгәрешләрне, иҗтимагый-иҗади атмосфера-халәтне күз алдына китерү дә, аңлап бетерү дә кыендыр. Гаҗәеп еллар иде алар! Ябык күңелләрнең ачылган, кешеләрнең киләчәккә өмет-ышанычлары арткан еллар. Әдәбиятның - тәхеттә, китапның мөнбәрдә чагы! Язучы булу - без яшьләр өчен хыялый максат. Китап чыгарган кешедән дә бәхетле җан юктыр кебек иде. Үз күзләрем белән күргән Шолохов, Назыйм Хикмәт, Твардовский, Айтматов, Сөләйманов, Евтушенко, Көгелтинов, Кулиев, Мостай Кәримнәр - безнең өчен Алла! Үзебезнең арада иҗат итеп яшәүче Туфан, Хәким, Батталлар!.. Ул елларда күңелләребездә шагыйрь булу теләге ныклап оялаган иде инде. Зур шагыйрь буласы килә, ерак киңлекләрдә яңгырыйсы, ишетеләсе, таныласы килә. Гаепмени, 18-20 яшьлекләр өчен мондый амбициялелек табигый хәл ләбаса. Менә шул вакытта синнән югарырак баскычта торганнарның ярдәм кулы сузулары бик тә мөһим, бик кирәк тә инде! Әйткәнемчә, минем өчен андыйларның берсе - Рафаэль Мостафин, икенчесе Рөстәм Кутуй булды. Шунысы кызык: үзебезнең аксакалларыбыз безнең гамәлләргә аптырабрак, икеләнебрәк торган мәлдә, игелек кылучылар нәкъ алар - рус телендә иҗат итүче әнә шул шәхесләребез булды. Кирәксә, безнең хакта матбугатта мәкаләләр чыгардылар, кирәксә, тәрҗемә иттеләр, зур җыелышларда безне яклап чыгышлар ясадылар... Бер генә мисал: 1965 елны «Казан утлары» журналында «Нюанслар иле» дип исемләнгән кыска шигырьләр циклы чык­ты. Берьюллыклар, икеюллыклар, өч-дүрт юллык­лар... Журналда 10 биттән артык урын алган иде алар. Әлбәттә, ул кыска юллык­лар арасында камиллектән ераклары да җитәрлек булган, билгеле. Бик зур шау-шуларга, кискен бәхәсләргә дучар булды бу цикл. Әлбәттә, миңа танылу да, исем дә китерде ул. Япь-яшь студент шагыйрьнең эксперименталь язмаларына шулкадәр урын биргән өчен олы агайлардан баш мөхәррир Рафаэль Мостафинга да байтак эләкте ул елларда! Яшь кешегә ышанган, курыкмаган, принципиаль булган бит Рафаэль абыебыз. (Күп еллар дәвамында үземә дә байтак баш мөхәррир-редакторлар белән эшләргә туры килде. Хәзерге вазифаи хезмәтем дә журналлар белән бәйле. Көн саен редакторлар белән күрешәм, аралашам, әңгәмәләшәм. Әлбәттә, чагыштырам да. Рафаэль абый Мостафин бик әзерлекле, чын профессионал, ярдәмчел остаз, талантлы редактор булган икән! Андыйлар бик сирәк хәзер.) Әйе, заманында канат куйган кеше булды ул миңа. Остазым куйган хезмәтенең әҗере дә озак көттермәде. Мин, чыннан да, зур әдәбият юлына аяк баса алдым.

Канат куйды ул миңа: студент чакта ук, бәләкәй күләмле булса да, ике китабым чыкты, СССР Язучылар союзына кабул ителдем (ул чакта илдә иң яшь әгъза идем), шигырьләрем «Бөтендөнья әдәбияты китапханәсе» сериясендәге томлыкларда урын алды, бераз соңрак Тукай премия­се бирелде... Әгәр ул чакта Равил Фәйзуллин исеме ил күләмендә беркадәр яңгыраш ала алган икән, бу уңышларда, һичшиксез, Рафаэль абыйның өлеше бик зур!
...Һай, гомерләр! Остазымның вафатына да биш ел үткән икән!.. Сагындыра, юксындыра... Үкенү хисләре дә юк түгел. Вакытында, нәкъ кирәк чорда ярдәм кулы сузган, булышкан мәрхәмәтле бу Олы Җанга үзе исән чагында тиешле рәхмәтемне әйтеп җиткерә алдым микән? Мөгаен, юктыр... Үкенү хисе күңелне чәнчеп-чәнчеп ала кайчак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading