16+

Рәнҗетмик ветераннарны!

Данлыклы диктор Юрий Левитанның радиодан: «Совет халкы немец фашист басып алучыларына каршы алып барган Бөек Ватан сугышы бүген Җиңү белән тәмамланды! Германия тулаем тар-мар ителде!» - дигән белдерүенә бүген 68 ел тулды. Бөтен СССРга яңгыраган ул чиксез куанычлы хәбәрне үз колаклары белән ишеткәннәрнең саны елдан-ел кими.

Рәнҗетмик ветераннарны!

Данлыклы диктор Юрий Левитанның радиодан: «Совет халкы немец фашист басып алучыларына каршы алып барган Бөек Ватан сугышы бүген Җиңү белән тәмамланды! Германия тулаем тар-мар ителде!» - дигән белдерүенә бүген 68 ел тулды. Бөтен СССРга яңгыраган ул чиксез куанычлы хәбәрне үз колаклары белән ишеткәннәрнең саны елдан-ел кими.

«Бер полк төзерлек кеше калырмы?»
Бүгенге көндә дә исән-сау булган Бөек Ватан сугышында катнашкан россиялеләрнең төгәл исәбе юк. РФнең Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2010 ел башына Россиядә 11,6 миллион сугыш ветераны яшәгән, сугышта катнашучыларның саны 1 миллион 21 мең булган. Елдан артык вакыт эчендә, ягъни 2011 елның май аена кадәр, ул әби-бабайларыбызның яртысыннан артыгы җан тәслим кылып, Россиядә 5 миллионлап кына Бөек Ватан сугышы ветераны калган.
Сугышны башыннан алып, ахырына кадәр үткән бер бабай әйтмешли: «Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бездән бер полк (1000-2000 солдат) булса да төзерлек кеше калырмы икән?!» Ничек кенә кызганыч булмасын, бабакайның сүзләрендә дөреслек күп, чөнки Бөек Ватан сугышы ветераннарының иң яшь дигәннәренә дә хәзер инде 86 яшь. Ә вакыт җиле беребезне дә, аеруча 4 елга якын барган хәрби гамәлләрдә ярты сәламәтлекләрен калдырган әби-бабайларыбызны кызганмый.
Фатирлы итәбез дигән булып
Инде бармак белән генә санарлык исәптә калып баручы ветераннарны кулларга гына күтәреп йөрисе дә бит! Юк. Бөтен җирдә аларны борчулар, мәшәкатьләүләр, кыерсыту-рәнҗетүләр, хокукларын кысулар дәвам итә. Ветераннарның барысын да фатир белән тәэмин итә алырлык дәрәҗәдә генә калганын аңлаптырмы, берничә ел элек хөкүмәт аларга бушлай фатирлар өләшә башлады. Тик бу куаныч бөтен ветераннарга да тәтемәде, аларның күбесе торак җирләрендә яшәү шартлары җитешсез булуын дәлилләүче белешмәләр җыеп йөрергә мәҗбүр ителде. Күп җитәкчеләр бу программа хисабыннан үз кесәләренә дә файда эшләргә онытмадылар. Мисал эзләп ерак барасы да юк, мәсәлән, үзебезнең Буа районы башлыгының ветераннарны тыштан ялтырап, эчтән калтырап торган йортларга керткәне билгеле булды.
Бабайга телефон кирәкми, ә һәйкәл кирәк
Дәһшәтле сугыш елларында илнең якты киләчәге хакына үзләрен аямыйча сугышкан милләттәшләребезгә хөкүмәтнең аз булса да рәхмәте, хөрмәте сизелә әле. Болар соң булса да кабул ителгән шул торак программасында, төрле ташламаларда, пенсияләрне ел саен арттырырга тырышуда, һәр Җиңү көнендә котлауларда чагыла. Ә кайбер аерым оешмалар арасында исә, сугыш ветераннарына ярдәм иткән булып кыланып, үзләренә реклама ясап ятучылар да бар. Мисал өчен, элемтә операторлары быел Бөек Җиңүнең 68 еллыгына барлык ветераннарга бушлай кәрәзле элемтә бүләк итәчәкләр, дигән сүзләр йөри. Ул кесә телефоннарыннан файдалана да белмәгән 80-90 яшьлек әби-бабайларга бу нәрсәгә инде, йә?
Мурманск өлкәсендә бер оешма тагын да ераграк киткән. Кешеләрне җирләү хезмәте белән шөгыльләнүче бу компания май башында бөтен сугыш ветераннарына, аларның дәүләт хисабына бушлай җирләнәчәкләренә хаклары барлыгын аңлатып, хатлар юллаган. Җиңү көненә мондый «зур сөенчедән» йөрәкләре тотып, берничә әбекәй әздән генә ул «бүләкләрдән» файдаланмыйча калган.
Бүген күп шәһәрләрдә мәңгелек утларны, хәтер һәйкәлләрен пычрату, нәҗесләү, җимерүләр турында ишетеп торабыз. Боларны ул корылмаларның әһәмиятен аңламаган затлар эшли, шул ук вакытта һәр сугыш ветераны өчен андый гамәлләр йөрәкләренә хәнҗәр кадаган кебек. Түбән Новгород өлкәсенең бер бистәсендә дә шушы көннәрдә авыл советы башлыгы, авылдашларының хисләре белән исәпләшеп тормыйча, 50 елга якын торган хәтер һәйкәлен җимерттереп, ташларын пычрак су аккан каналга ташлаттырган.
Сугыш ветераннары инде «өч бөртек» кенә калып бара. Без ул бөртекләргә тузан кунмавын күзәтеп, аларны кадерләп сакларга тиеш, чөнки бүгенге тормышыбыз белән бары тик аларга гына бурычлыбыз. Аларның сугыш мәхшәрләренә генә түзгән бәгырьләре, начар мөнәсәбәткә дә, гаделсезлекләргә дә түзәр түзүен, тик, әйдәгез, ул хөрмәтле әби-бабайларыбызны борчымаска тырышыйк, зинһар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading