16+

Россиядә долларга көн бетәчәк?

Кичә Дәүләт Думасы карамагына Россия территориясендә доллар валютасын тыюны тәкъдим иткән закон проекты тапшырылды. Документның авторы - ЛДПР партиясе депутаты Михаил Дегтярев.

Россиядә долларга көн бетәчәк?

Кичә Дәүләт Думасы карамагына Россия территориясендә доллар валютасын тыюны тәкъдим иткән закон проекты тапшырылды. Документның авторы - ЛДПР партиясе депутаты Михаил Дегтярев.

Проект гамәлгә кертелгән очракта, кулларында долларлар булган россиялеләр ул акчаларын тотып бетерергә яки башка валютага алыштырырга тиеш булачаклар. Банклардагы долларлы кертемнәр дә юкка чыгачак. Акчаларның иясе алардан вакытында котылырга өлгермәсә, банк Америка валютасын узган елның уртача курсы буенча Россия сумнарына үзе «әверелдерергә» хокуклы. Проект гражданнарда «яшел» акчаларның саклануы һәм илдә әйләнеше артыннан күзәтүне хокук саклау органнарына йөкли. Кешедә долларлар табылса, алар конфискацияләнәчәк һәм, 30 көн эчендә сумнарга алмаштырылып, хуҗасына кире кайтарылачак.
Америка валютасы мәсьәләсендә совет чорына «кире кайтуны» алга сөрүче депутат бу үзгәрешнең бары тик изге ниятләр белән генә эшләнүенә басым ясый. АКШның дәүләт бурычы хәзергедәй темплар белән үсә калган очракта, доллар системасы якынча 4 елдан бөлгенлеккә төшәчәк, ди ул. Дегтярев шушы юл белән россиялеләрнең соңгы вакытта сумга нык кимегән ышанычын да арттырырга исәпли.
Белгечләр фикеренә килгәндә исә, алар бу проектны, беренчедән, чынга ашырылмас, икенчедән, ил өчен зыянлы ният, дип саный. Ул гамәлгә кертелә калса, илдә Америка валютасының Үзәк Банк курсыннан да югарырак булган рәсми булмаган курсы пәйда булачагын фаразлый алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading