Шәһри Казан

Россиянең кырыс кануннары халык кесәсенә үрелә...

Россиядә һәр социаль проблема белән көрәш юлы бик гади: тоталар да бәя күтәрәләр яки оптимальләштерү юлына басалар. Мәсәлән, бүтән вакытны бөкеләр белән тулган Казанда Универсиада көннәрендә юлларның машиналардан шактый арынуын күзәттек. Штраф суммаларының гаять үсүе һәм автомобильләрне теләсә нинди сәбәп белән штрафстоянкаларга озату, үзебезнекеләрне кырыс җәзалау бәрабәренә, Казанның дөнья җәмәгатьчелеге...

Реклама

Россиядә һәр социаль проблема белән көрәш юлы бик гади: тоталар да бәя күтәрәләр яки оптимальләштерү юлына басалар. Мәсәлән, бүтән вакытны бөкеләр белән тулган Казанда Универсиада көннәрендә юлларның машиналардан шактый арынуын күзәттек. Штраф суммаларының гаять үсүе һәм автомобильләрне теләсә нинди сәбәп белән штрафстоянкаларга озату, үзебезнекеләрне кырыс җәзалау бәрабәренә, Казанның дөнья җәмәгатьчелеге каршында йөзе ак булды. Нефть төбәге булып саналсак та, бензин бәяләренең дә көннән-көн арта баруы шулай ук барыбер саны кимемәүче автомобильчеләр белән көрәшүнең бер юлы. Әле аларга каршы җимерек юллар белән дә «көрәшә»ләр иде, шөкер, башкалабызда бу кимчелектән, вакытлыча булса да, өлешчә котылдык сыман. Озакка булырмы - монысын вакыт күрсәтер...
Эчкечелек, тәмәке тарту кебек социаль проблемалар белән дә көрәшнең юлы шул ук - акцизларны монополияләштерү һәм бәяләрне чүпрә урынына кабарту. Менә әле Россия сәламәтлек саклау министры тәмәке тартуны тагын да дәрәҗәлерәк итәргә, калын кесәлеләр гадәтенә әверелдерергә, ягъни тәмәкечеләргә яшәү шартларын тагын да кырысландырырга җыена. Нәтиҗәдә, тәмәкечеләргә каршы тәкъдим ителгән яңа канун проекты гамәлгә керә калса, ел ярымнан бер кап тәмәке бәясе йөз сумга җитәргә мөмкин. Алга таба, Россия гражданины балаларны тәмәке тартуга җәлеп итүдә гаепләнгән очракта, кесәләреннән мең ярым сум акча чыгарырга, тәмәке тартуны рекламалаучы һәм пропагандалаучы юридик затлар бишәр йөз мең сум акчаларыннан колак кагарга, ә яше тулмаганнарга тәмәке сатучылар штраф өчен йөз илле мең сум акчасын әзерләп куярга тиеш булачак.
Эх, мондый суммаларны авыл хуҗалыгы чималы һәм товарларын сатып алуга карата куллансалар, авылларыбыз тернәкләнеп китәр, тәүлек буена чиләнеп тә өч тиенлек файдадан биш тиенлек зыян күрү бетәр һәм яшьләрнең теше-тырнагы белән авылдан таю ягын карау күренешенә, шәт, нокта да куелыр иде дә бит! Әлегә хакимият Бөтендөнья сәүдә оешмасына кереп, чит илдә ел әйләнәсенә кырда йөргән яки химик препаратлар, катнашмалар белән симертелгән малларның аңлаешсыз формага китерелгән итләрен, ясалма нурланылыш бирелеп, төрле модификацияләр сыйфатында булган башка төр ризыкларны кибетләргә кертүне кулайрак күрә бугай. Хәер, читтән керүче товардан пошлина валютасын үзләштереп кесә калынайту да, штраф санкцияләре салып халыкны талау сыман, казна баетуның җайлы юлы бит. Ә халык шул рәвешле «тәртипкә» өйрәнә, тыңлаучанлыгын арттыра, бөтенләй ыштансыз калмас өчен, өстән кушылганча яшәргә тырыша. Оптимальләштерү корбаны булмаса, үзенә түләнүче тиеннәргә канәгать булып, юрганына күрә аягын сузып, һәртөрле мәсхәрәгә түзеп яшәвен дәвам итә (монысы миллиардлаган чыгымнар тотып, читләр алдында кунакчыллык күрсәткән татарстанлыларга аеруча кагылырга мөмкин). Россия халкын башка юл белән денгә китереп, тәртипкә өйрәтеп булмый да торгандыр, күрәсең... Кыскасы, бездә һәр социаль проблема белән көрәш, хәтта казнага акча җитмәү мәсьәләсе дә, турыдан-туры илнең үз гражданнары хисабына, алар белән көрәшкә кайтып калу кебек «асыл» сыйфатларга ия. Шулай да, хәерлесенә өметләнәсе килә.
Күкеләрнең дә йоннарын йолкырлармы?!
Россия Дәүләт Думасы депутаты, ЛДПР фиркасе вәкиле Виталий Золочевский күптән түгел тагын бер кызыклы канун проектын тәкъдим итте. Ул да булса, «күкеләр»гә шартларны кырыслату, ягъни алиментларның минималь баскычын билгеләү бәрабәренә аерылышулар һәм ятим балалар санын киметү, гаиләне саклап калуны стимуллаштыру идеясен гамәлгә ашыру. Депутат сумма мәсьәләсендә дә вакланып тормаган, тоткан да илебездәге хәерчелеккә төшкән халыкның төшенә дә керми торган 15 мең сумны «күке» ата-аналар өчен мәҗбүри итеп билгеләгән. «Мин баланы тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү өчен минималь сумманы күзалларга тырыштым. Ползункилар, дарулар, подгузниклар... - һәммәсе кыйммәт. Ә балада, «мине кем тәэмин итәр икән?» - дигән сорау тумаска тиеш. Әгәр аерылышучы кеше үз нарасыен тәэмин итәргә сәләтсез икән, аерылмасын», - ди депутат. Парламентарий әзерләгән канун проекты нигезендә, ата-ананың хезмәт хакының күләме мөһим түгел. Иң аз керемле алимент түләүче дә гаиләсен таркатканнан соң канун тарафыннан билгеләнгән сумманы каян да булса табарга тиеш булачак.
Хәер, үз гаиләсен тәэмин итәргә сәләтсез кешенең бөтенләй гаилә корып тормавы, үз гаиләсенә артык йөк булып яшәмәве хәерлерәктер дә бит. Бу очракта тиешле ярдәмне дәүләт үзе күрсәтергә тиеш. Ә һәр күке язмышын үз теләге белән сайламый. Кайберәүләрне, кирәксенмичә, гаиләләреннән төртеп чыгаручылар да бар. Әнә, шәһәр Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет рәисе урынбасары, «Бердәм Россия»ле Ирина Соколова алиментның минималь күләмен бу дәрәҗәдә күтәрүнең мәгънәсез булуын һәм моның белән килешмәвен җиткерә. «Алимент түләүчеләр - төрле яшьтәге, сәламәтлек торышы белән аерылган һәм төрле төбәкләрдә яшәүче кешеләр. Каядыр Мәскәүдә хезмәт хаклары югары, ә авыл җирлегендә бик бәләкәй. Кайбер очракта алимент түләүче инвалидлык буенча пенсия генә алучы, эшләргә яраксыз кеше дә була», - дип сөйли ул.
Нинди илдә яшәвебезгә карамастан, гаиләләр барлыкка килә, балалар туа тора. Ни кызганыч, икенче яктан, гаиләләр таркалып, ятим балаларның һәм ялгыз аналарның артуы кебек күренеш тә безнең җәмгыятьне читләтеп үтми. Бу җәмгыятебездәге гаилә мәктәбе кыйммәтләренең какшавы, кадере бетүе турында сөйли. Саннар белән сөйләшсәк, Министрлар Кабинетындагы Гражданлык халәтен теркәү идарәсенең рәсми сайты мәгълүматларына караганда, бу елның беренче яртысында Татарстанда 13444 пар өйләнешкән булса, 7504 гаилә таркалган. Узган ел әлеге аралыкта 12421 яңа гаилә барлыкка килеп, 6902 пар аерылышкан. Кыскасы, һәр елны өйләнешүчеләрнең яртысыннан артыгы аерылыша дигән сүз.
Күпчелек очракта үз гаиләсен ата кеше ташлап китсә, сирәк кенә булса да ана кешенең дә балага карата битарафлыгы очраштыра. Аерылышуларның иң киң таралган сәбәпләренең берсе хыянәт булса, аерым очракларда ир белән хатын арасына ата-ананың тыкшынуы кебек күренешләр дә күзәтелә. Кайбер ата-ана, кадерләп үстергән кызларын аны «кадерсез итә» дип санаган ирләреннән йолып, кире өйләренә кайтарып утырталар һәм ата кешене алиментка бирәләр. Гаилә таркалуда, кем әйтмешли, гаеп атта да, тәртәдә дә булмыйча калмый. Шәригать кануннары буенча хатынын аеру хокукы ир кешегә генә бирелгән булса, Россиядә исә канун хатын-кыз ягына баса. Бала атасы янында калдырылган очракта, бәлки, күпчелек аналар үзләре аерылышу башлангычы күрсәтеп, ирләрен алиментка бирү ягын карамаслар да иде.
Күке үрчетүгә җирлек тумагае?
Ничек кенә булмасын, Золочевский уйлаганча, тиеш сумманы таба алмаучы «күке»не хөкүмәт иҗтимагый эшләрдә катнашырга мәҗбүр итә ала һәм шуның бәрабәренә гаиләгә тиешле сумманы үзе түли. Менә монысын коралга алып, нарасыена кайдан да акча җиткерергә белмичә, эшсезлек хөкем сөргән илдә яшәүче кайбер россиялеләр үз теләкләре белән аерылышып, хөкүмәтнең «мәҗбүри эшенә» ялланмагайлары. Болай була калса, Виталий Золочевский ирешергә теләгән стимул кире нәтиҗә бирәчәк түгелме соң?! Бу уңайдан канун чыгаручы хезмәттәшенә «Бердәм Россия» фиркасе депутаты Григорий Куранов каршы төшә. Ул, алиментларның түләнелеп бетмәү проблемасын хәл итәр өчен, дәүләт күбрәк көч куярга тиеш һәм минималь түләү күләмен билгеләү әһәмиятле эш дип санаса да, Россиядәге 18 яшькәчә булган һәр балага дәүләт бюджетыннан 15 мең сум акча түләнүне ил казнасының бүгенге халәтендә күтәрә алмаслык, артык зур сумма дип саный.
Виталий Золочевскийның алиментка минималь хак кую идеясен «Гадел Россия» фиркасеннән булган, Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Елена Мизулина да хуплый, ләкин ул бөтенләй башка сумма билгеләргә тәкъдим итә. «Без, алиментның минималь күләме һәр балага яшәү минимумының дүрттән бер өлеше кадәр, ягъни якынча 1,5 меңнән алып 2 мең сум тирәсе булсын өчен, хөкүмәт белән биш ел буе уртак тел табарга тырышабыз. Әмма хәтта шул сумма буенча да позицияләрне килештерә алган юк. Минималь күләм алимент фондыннан пособие түләр өчен критерий булып хезмәт итәчәк. Әлегә исә хөкүмәт фонд өчен беренчел акчаны каян алырга белми», - ди Елена ханым.
Кыскасы, Россия Дәүләт Думасы диварлары эчендә «күкеләрнең» койрыкларын кисеп, йоннарын йолкуны күздә тоткан шундый канун проекты турында фикер алышулар бара. Әлеге канун проекты хәзер, рәсми җавап алыр өчен, Россия Хөкүмәтенә җибәрелде.
Саннар ни сөйли
Ә әлегә Россиядә 18е тулганчыга кадәр балага бүлеп бирелә торган алимент суммасының минималь баскычы юк. Алимент түләүче бер балага кеременең дүрттән берен, ике балага - өчтән берен, өч балага һәм аннан да күбрәккә яртысын бүлеп бирергә бурычлы. Алимент түләмәүче ата-аналык хокукыннан мәхрүм ителү белән җәзага тартыла. Шуның өстенә, узган елдан бирле алименттан белә торып качып йөрүчеләргә суд карары чыккан очракта 120-180 сәгатькә мәҗбүри эшкә тартылу яки бер елга кадәр төзәтү эшләренә хөкем итү, шулай ук кырык көннән өч айга кадәр вакытка кулга алыну яный.
Россия суд приставларының федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, алимент түләмәүчеләр саны елдан-ел арта бара. Бу уңайдан 2009 елда 53,2 мең җинаять эше кузгатылган булса, 2010 елда әлеге саннар 61,1 меңгә, ә 2011 елда исә 72 меңгә кадәр күтәрелгән. Узган елның 11 аенда гына да 63 мең алименттан качучыны җавапка тартканнар. Аңа кадәрге елларда 47,8 һәм 41,8 мең алимент түләмәүчегә суд карарлары чыгарылган. Татарстанда әлеге саннарны күзаллау өчен Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең массакүләм-мәгълүмат чаралары өлкәсендә әйдәп баручы белгече Раушания Хөснетдинова белән дә элемтәгә кердек. Ул хәзерге вакытта производствода 33680 алимент түләүченең эше каралуын, быел алиментларын түләмәү аркасында 3392 кешенең чит илләргә чыгу хокукыннан мәхрүм ителүен, 740 «күке»нең милкенә арест салынуын җиткерде. Алимент түләмәүчеләргә ел башыннан алып хәзергәчә 717 эш кузгатылган. Узган елның шул аралыгында административ эш кузгатулар 54 очракка кимрәк булган, ди Раушания ханым.
Төпкәрәк баксаң, аерылышу һәм алимент түли алмауның да төбендә еш кына уйланып бетмәгән кануннар илендә яшәүче халыкның яшәү шартлары һәм хезмәт хакы күләме, ягъни социаль дәрәҗәсе түбән булу төп факторны уйный шул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: