16+

Сакаллы кыз, кем соң син?

Соңгы вакытларда социаль челтәрләрдә «Евровидение-2014» конкурсында җиңү яулаган сакаллы Кончита Вурст турында күп сөйләшәләр. Австрия җырчысының җиңүен ишеткәч тә, бермәл халык аптырап йөрде. Кем соң ул Кончита?

Сакаллы кыз, кем соң син?

Соңгы вакытларда социаль челтәрләрдә «Евровидение-2014» конкурсында җиңү яулаган сакаллы Кончита Вурст турында күп сөйләшәләр. Австрия җырчысының җиңүен ишеткәч тә, бермәл халык аптырап йөрде. Кем соң ул Кончита?

Үзендә хатын-кыз сылулыгы булса да - сакалы бар. Ир-ат дияр идең - күлмәк киеп чыккан. Имәндә икән бит чикләвек: нечкә билле, калку күкрәкле, озын чәчле 25 яшьлек туташ трансвестит икән.

Әти һәм әти...
Чын исеме Том Ньюверз булган җырчы «кыз» 1988 елгы. Кечкенә вакытыннан ук Томны кызлар киеме җәлеп итә. Яшүсмер чагында инде үзенә ир-атлар ошавын аңлый һәм 17 яшендә җенесен үзгәртә, ягъни ир-аттан хатын-кызга әверелә.
Элегрәк тә булгандыр ул гей, бисексуаль, лесбиянка һәм транссексуаллар. Тик алар турында авыз күтәреп сөйләргә генә ярамаган, бәлки оят та саналгандыр. Хәзер исә бу үзенә күрә бер горурлык. Мода дип тә әйтергә буладыр. Ә мода дигән нәрсәне күпләр ярата. Шул ук моданы җәмгыять тә кабул итә. Аның җимешләре үзен күрсәтә дә башлады инде. Шул ук атаклы «Евровидение» конкурсында Кончитага беренчелекне бирүне башкача аңлатып та булмый. Бер җенестән булган парларга язылышу хокукын бирү, аларга асрамага бала алу мөмкинлеген тудыру да - шуның нәтиҗәсе. Әйтүләренчә, Америкада традицион ориентациясе булмаганнардан торган шәһәрчекләр бар. Алар өйләнешәләр, асрамага бала алалар. Әле тагын кечкенә балалар өчен «Әти һәм әти», «Әни һәм әни» дигән рәсемле китапчыклар да чыгарыла. Балалар кечкенә яшьләреннән үк шундый «матур» гаилә барлыгын белеп үсәләр, имеш. «Король и король» китабының сюжетын гына кара син: принц үзенә принцесса эзләргә чыгып китә, аның урынына чибәр генә принцны очрата да, өйләнешәләр һәм бәхетле яшиләр. Моның ише әкият укыган бала дөньяга карашын, ахыр чиктә, шул мохиттә яшәп, Алла сакласын, җенесен үзгәртмәс дип кем әйтә ала?!. Ә бу бит безнең табигатебезгә каршы килә. Нишләп без аңа каршы барабыз? Кайберәүләр моны табигать ялгышы дип әйтергә ярата, кемдер андыйларга авыру кеше дигән диагноз куя. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин исә моны табигать ялгышы да, сырхау дип тә карамый, аныңча, ул - бозыклык.
- Европаның шуны пропагандалавы бик гаҗәп. Анда бер җенестәгеләрнең гаилә корулары турында ишетеп беләбез, әлбәттә. Әмма чынлыкта Аллаһы Тәгалә үз китабында аны хәрам, гөнаһ ди. Тарихта шундый бер булган хәлне искә аласым килә. Лут галәйһиссәлам кавеме шул гөнаһ белән бәйле рәвештә юк ителә. Үле диңгезне тикшергән археологлар кайчандыр шул диңгез урынында Лут галәйһиссәламнең авылы булуын дәлилли. Ул авылда ир белән ир, хатын-кыз белән хатын-кыз яши башлаган булган. Аллаһ Лут галәйһиссәламгә, син ул авылыңнан кит, анда хәтта борылып та карама, ди. Ул авылдан чыгып китүгә, авыл юкка чыга. Европаның үзенә дә, Аллаһ сакласын, шундый ук җәза килергә мөмкин.

Мөселман традицияләренә төкерү
«Евровидение» конкурсыннан соң, иң беренче аңына Төркия килде. Алар моны мөселман традицияләре ягына төкерү дип белдерде. Әле алай гына да түгел, Австрия җырчысы Кончита Вурстның җиңүе аркасында, алар беркайчан да «Евровидение»дә катнашмаячакларын әйттеләр. «Гаделлек һәм үсеш» партиясе әгъзасы Волкан Бозкин да быел конкурска Төркиядән беркемнең дә бармавына сөенгәнлеген белдергән. Аныңча, әлеге җыр бәйгесе элек тә мөселман әхлагына туры килмәгән, чөнки андагы җырчыларга куела торган бәя конкурсантларның музыкаль һәм вокаль сәләтенә генә бәйле түгел. Төркия катнашмаганга карап кына «Евровидение»не уздыру бетмәс анысы, ә менә күңелең һәм тәнең белән гармониядә яшәү барыбызга да бик кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading