16+

Сатып алучы зары

Дөньядагы кешеләрне ике төргә - сатучылар һәм сатып алучыларга бүләргә мөмкин. Әлеге бүленеш дөнья яратылганнан ук барлыкка килгәндер дип уйламыйм, шулай да бүгенге яшәешнең төп нигезен хасил итүендә шигем юк. Шулай ук тагын бер бүленеш бар: анысы җитештерүчеләр һәм кулланучылар дип атала. Әмма бу бүленеш безнең илгә бик үк туры...

Сатып алучы зары

Дөньядагы кешеләрне ике төргә - сатучылар һәм сатып алучыларга бүләргә мөмкин. Әлеге бүленеш дөнья яратылганнан ук барлыкка килгәндер дип уйламыйм, шулай да бүгенге яшәешнең төп нигезен хасил итүендә шигем юк. Шулай ук тагын бер бүленеш бар: анысы җитештерүчеләр һәм кулланучылар дип атала. Әмма бу бүленеш безнең илгә бик үк туры...

Сатучылары булмаган кибетләрнең рәхәте һәм михнәте
Мин икенче төркемгә - сатып алучылар рәтенә керәм. Һәм сатып алучылар очраша торган көндәлек кыенлыклар белән якыннан таныш. Беренче проблема, әлбәттә, сыйфатлы ризык, җүнлерәк булган кием табу белән бәйле. Ризык алу мәсьәләсендә шәһәр халкы рәхәткә чыкты анысы. Хәзер бит гипер (бик зур) һәм супер (бик әйбәт) маркетлар (кибетләр) шәһәрләребезнең йөрәгенә әйләнеп бара. Шулай булмый ни, монда синең алда хозурлык, киштәләре товар белән тулган, сатучының күзенә карап, тегене үлчәп бирегез әле, монысының яраклылык вакытын әйтә алмассызмы, дип соранып торасы юк. Сәгатьләр буе сайланып йөрсәң дә була. Бер генә мәсьәлә: озак йөргәч, арбаның тулганы сизелми һәм кибеттән чыккач кына товар белән тулы сумка-пакетларыңның күтәрә алмаслык булуын аңлыйсың. Кайчакта үзең белән барысы өчен дә түләрлек акчаң булмавы да ачыкланырга мөмкин. Шуңа, кибет белгечләре, андый зур сату нокталарында арба этеп түгел, ә кәрзин белән керсәң, хәерлерәк, дип әйтә. Сатучылар булмагач та кыенлыклар килеп чыга анысы, андый зур кибетләр йөзәр метрга кадәр сузыла. Үзеңә кирәк берәр товарның кайда урнашканлыгын төгәл белү өчен дә башта сатучы-консультантларны эзләп тилмерергә кирәк була. Аны тапкан очракта да: «Монда сөт ризыклары кайда урнашкан?» - дигән соравыңа җавап ишетәчәгеңә бернинди гарантия юк. Аның, бернәрсә белмәгән кыяфәт чыгарып: «Мин балык бүлегендә эшлим», - дип җавап бирәчәген көт тә тор. Шушы ук кибеттә эшли бит инде ләбаса! Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем - күп кенә сатучылардан: «Башка бүлекләрнең кайда урнашканлыгын белмисезмени?» - дигәч, алар бу кибеттә әле күптән түгел генә эшләүләрен әйтәләр. Әллә шушындый зур кибетләргә, бик аз сатучы алып, аларга бик күп эш бирәләрме икән? Шуңа, монда озакка тоткарланып тормыйлар, ахрысы. Шулай булмаса, һаман: «Мин монда күптән түгел генә эшлим», - дигән җавап ишетмәс идек. Кайбер кибет җитәкчеләре, сатучыларны азрәк яллаган саен, товарларның бәясе кими, дип белдерә. Шуңа да мондый зур кибетләргә килгәндә, кимендә ике сәгать буш вакытыгыз булсын һәм үзегезгә кирәк әйберләрне озаклап эзләп йөрергә әзер торыгыз. Кирәк әйберләрнең исемлеге язылган кәгазь дә комачау итмәс. Сатып алучыларның игътибарын махсус җәлеп итүче кирәкмәгән киштәләрне дә урабрак узарсыз. Ризык сайлау мәсьәләсендә хәлләр шулайрак, кечкенә кибетләр һәм андагы уңайсызлык, сатучыларның мөнәсәбәте, ун-егерме сумга булса да алдамыйча калмавы Сезгә ошамый икән, зур кибетләргә барып рәхәтләнеп йөри аласыз.
Сыйфатлы кием таба алмау да зур гына бер проблема. Моны үзебездә җитештерү булмау белән аңларга кирәктер. Хәтта Европа фирмасы теккән киемнәр дип барып тотынсаң да аларны Кытай җитештергән булып чыга. Кытайда тектерү күпкә очсызгарак чыга, шуңа, барлык дөнья фирмалары да җитештерү үзәкләрен анда күчергән инде хәзер. Әлбәттә, русча әйткәндә, «фабричный» Кытай кием-салымы әйбәттер дә, ләкин андыйны табу өчен дә шактый эзләнергә туры килә. Монысын кием ала белгән кеше хәл итә ала әле. Әмма, ризык алгандагы кебек, кием сатып алу ниятен сатучыларсыз гына тормышка ашырып булмас шул... Шуңа да монда сатучылар белән турыдан-туры элемтә урнаштырырга туры килә.

Әллә алар тышкы кыяфәткә карап кына фикер йөртәме?
Менә монда инде сатучыларның дорфалыгы дигән зур гына каршылыкны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Бер шулай, пәлтә сатып алу нияте белән, кием-салым рәтләре буйлап йөрим. Бер кечерәк кибеткә аяк атладым, күзем сөтле кофе төсендәге матур пәлтәгә төште. Сатучысы китап укып утыра. Миңа вакытсыз кердең дигән караш ташлады бу башта, аннары яңадан китабына текәлде. Мин инде бер ун минутлап барлык пәлтәләрне дә тикшереп чыккач, аңа сүз катарга булдым. «Сез барыбер бернәрсә дә алмыйсыз, чыгып китегез хәзер үк!» - димәсенме... Мин аптырап киттем, ләкин шаккатмадым. Казан кибетләрендәге һәм базарларындагы сатучыларның дорфалыгына ияләшеп беткәнгә күрә, каршы җавап бирерлек көч таптым. «Аламмы мин, юкмы - Сез бит миңа барлык товарларыгызны да күрсәтеп чыгарга һәм алар турында сөйләргә тиеш», - дим. «Мин беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел», - ди бу миңа, тагын да корырак итеп. «Әгәр дә укытучылар укытмаса, табиблар дәваламаса һәм беркем дә бернәрсә дә эшләргә тиеш булмаса, дөньясы кая тәгәрәр соң?» - дигән идем, мала-а-ай, бу хатын дулап китмәсенме!... Кыскасы, ул көнне пәлтә алу теләгем тулысынча юкка чыкты. Казан сатучыларының дорфалыгы дип аерып әйтүем юкка гына түгел. Инде күпме кешедән шундый зарлану ишеткәнем бар. Минем тагын Чаллы, Әлмәт һәм Бөгелмә кибет-базарларында йөргәнем бар. Андагы сатучыларны Казанныкылар белән янәшә дә куеп булмый. Бер елны Чаллы базарында матур итеп эндәшкән, һәр сатып алучысына кадер-хөрмәт белән караган сатучыларны күреп шаклар каттым. Мин әйтәм: менә ничек рәхәт, бернәрсә алырга уйламасаң да, күңелең эреп, әллә күпме әйбер алып ташлыйсың һәм рәхәтләнеп киясең дә. Нишләп Казанныкылар шундый түгел икән соң ул? Әллә алар сатып алучылар күп булганга кешедән туямы, әллә кешенең тышкы кыяфәтенә карап кына фикер йөртәме? Ник дигәндә, читтән генә күзәтеп карагыз әле. Шул ук Казандагы кием кибетенә затлы киенгән берәр бай хатын килеп керсә, беләсезме нәрсә башлана. Китә аның белән ачык итеп сөйләшү, кылану. Ә теге хатын бу очракта сатучыларның үзләре белән дорфа кылана, кинәнә инде үз дәрәҗәсен белеп файдаланып... Кием кибетләрендә генә түгел, сатучы һәм сатып алучы йөзгә-йөз очрашкан күпчелек Казан кибетләрендә дә менә шундый хәл дияр идем.
Күптән түгел Сукыр авылы янындагы үсентеләр сата торган питомникка кереп чыгарга булдык, бакчага дип берничә алмагач алырга исәп бар. Без үзебезнең совет машинасында килеп туктаганны күрде инде мондагы биш сатучы хатын. Шуңа да, сүз куешкандай, безгә бер сүз дә катмый болар, сөйләшмиләр инде. Сораулар бирсәң дә тырт-пырт кына киләләр, нәрсә әйткәннәрен аңлап та булмый. «Безгә өч кенә алмагач кирәк иде», - дигәч, бөтенләй артлары белән борылып бастылар. Шул мизгелдә питомник каршына ике джип килеп туктады. Менә эш булды сатучыларыбызга - алларын-артларын күрми чабышалар. Шулай булмыйча, теге машинадан төшүчеләрнең берсе утыз меңлек үсенте алды, берсен белми калдым. Безнең белән сөйләшми дә сөйләшми инде болар, дип, буш кул белән кире борылып чыгып киттек. Нишләтәсең, сатучылар «әйбәт» булгач…
Тагын икенче төрле сатучылар да бар. Болары, гадәттә, кием һәм көнкүреш химиясе кибетләрендә эшләүчеләр. Алар син кибеткә керүгә кырыеңа килеп җитә һәм кыяфәтеңне баштанаяк капшап чыккач, бик тә «мәгънәле» бер сорау бирә: «Сезгә нәрсә кирәк?» Кибеткә кергәч, нәрсә дә булса кирәктер инде. Шул кирәк әйберең турында әйткәч тә алар барыбер тынычлана алмый: «Ә сез аның ничә сум торганын беләсезме соң?» - дип мыскыллы караш ташларга да күп сорамыйлар. «Кирәк әйберегезне тизрәк алыгыз да чыгып китегез», диючеләр дә бар. Янәсе, озаклап йөрүең берәр нәрсәне кесәңә шудырырга теләвеңнән. Шуңа да алар, фыртлап, артыңнан койрык булып тагылып йөриләр. Кибеттән чыкканда алар кесә турыларын күзләре белән капшый. Кыскасы, мондый җирләрдән, хурланып, бер әйбер дә алмыйча чыгып киткән очраклар да булгалый.

Битараф булмаска тырышыгыз
Менә шундый хәлләр без сатып алучыларда. Сатучыларның да үз проблемалары җитәрлектер инде, сүзем ул турыда булмады. Ә менә кайчакта кибетләрдәге мөнәсәбәт һәм аннан алган товарларның сыйфатсызлыгы тәмам үзәгегезгә үтә икән, Роспотребнадзорга шалтыратырга киңәш итәр идем. Алар турыдан-туры шул кибет хуҗасы белән элемтәгә чыгалар һәм сөйләшү уздыралар. Әлбәттә, бу сөйләшүдән әллә нәрсә булмаска да мөмкин. Әмма зарланулар кабатланса, алар махсус тикшерү дә җибәрергә күп сорап тормый. Шалтырату белән беррәттән, Роспотребнадзор сайтына кереп, зарларыгызны белдереп хат та яза аласыз, шулай ук кибеттәге теләк-тәкъдимнәр китабына да үз проблемагыз турында хәбәр калдырырга кирәк. Бу китапны һәр кибетнең директоры укый, дип ышандырдылар мине Роспотребнадзорның кайнар элемтә телефонына шалтыраткач. Әлеге телефонны белү беркемгә дә комачау итмәс, ул - 236-94-11. Монда Сезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап таба аласыз. Шулай ук Казан буенча кулланучылар хокукларын яклау бүлеге дә Сезнең проблемаларны хәл итәргә булышачак: 221-90-16. Ә Татарстан буенча һәр районның кулланучылар хокукын яклаучы үз бүлеге бар, моны Сез кайнар элемтә телефоны аркылы белә аласыз. Сатучылар Сезгә дорфа җавап бирдеме, алдадымы, әллә сезгә сыйфатсыз ремонт ясадылармы, җитешсез товарны алыштырырга теләмиләрме - аптырап тормагыз, шалтыратыгыз, үз хокукларыгыз турында белешегез. Сезгә әллә ни зур ярдәм күрсәтмәсәләр, чыгымнарыгызны капламасалар да, гаеплеләр, һичшиксез, өлешчә булса да үз җәзасын алачак. Үзебез битараф булмасак, безгә башкалар да битараф булмас, бәлки дөнья да азмы-күпме яхшырак якка үзгәрер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading