Шәһри Казан

Синнән соң да тормыш дәвам итә

Мәгълүм артист, мәшһүр театр җитәкчесе Олег Табаковтан: «Әхлак ягыннан сәламәт булган яшь буын тәрбияләү өчен өлкәннәр нәрсә эшләргә тиеш?» - дип сорагач, ул болай дип җавап биргән: «Алдашмаска! Кешелек дәрәҗәңне саклап калырга. Яшьләр синнән яхшы үрнәк алсын өчен мөмкинлекләр тудырырга. Бу бик авыр. Янә безгә, өлкән буынга, шуны онытмаска кирәк,...

Әнә шул синнән соң да тормышның дәвам итүен белмәү, белергә теләмәү харап итә дә инде безләрне. Шуны аңлаган кеше - бәхетле кеше. Андыйлар үз эшләрен дәвам итәрлек лаеклы алмаш әзерлиләр һәм, вакыты җиткәч, дилбегәне шулар кулына тапшыралар. Һәрхәлдә, элек ул нәкъ менә шулай булган да. Искәндәрия галимнәре фән белән шөгыльләнергә теләгән яшь шәкертнең беренче адымын киләчәктә гыйлемне бары тик кешеләргә игелек эшләү өчен генә кулланачакмын дигән ант кабул итүдән башлатканнар. Борынгы галимнәр сәләтле, әхлаклы, сабыр шәкерткә генә фәннең серен ача торган булганнар. Бер-берсенә лаеклы, талантлары тигез, теләкләре уртак булган остаз белән шәкерт фән тарихында мәңгегә калырлык гыйлем барлыкка китергәннәр. Остаз-шәкерт чылбырының нык һәм ышанычлы булуының төп нәтиҗәсе - шул чор галимнәренең исемнәре дә, аларның хезмәтләре дә безнең көннәргә килеп җитә алды. Ә бүген? Әле моннан 10-20 ел элек кенә дөньядан киткән мәшһүрләребезнең исемнәрен дә оныта барабыз. Иманлы шәкерт үзенең остазын онытырга тиеш түгел. Димәк, олпат затларыбыз үз эшләрен лаеклы рәвештә дәвам итәрлек, исемнәрен тарихта калдырырлык шәкерт тәрбияләүгә игътибар биреп җиткермәгәннәр дигән сүз. Остаз белән шәкерт мөнәсәбәте бүгенгедәй, «кода - кодагыйлыкка», «мин - сиңа, син - миңа» принцибына гына корылса, ришвәт бүлешүгә генә кайтып калса, үзен бик мәшһүргә санап йөргәннәрнең исемнәрен дә киләчәктә тарих чүплегеннән генә эзләргә туры килмәгәе.

Аңа яраган миңа да ярый
«Яшьләрне гаеп итү бик хәтәр нәрсә. Тургенев: «Картлыкның иң беренче билгесе - яшьләрдән зарлана башлау», - ди. Кайчандыр әти-әниләр бездән дә зарланганнардыр. Без дә сүгәбез. Ләкин алар гаепле түгел. Һәр кеше - үз чорының җимеше. Без гомер буе формаль тәрбия алып бардык. Галстук тактырып, барабан кактырып, быргы кычкыртып, дөбер-шатыр сбор уздырдык, лозунглар әйттек. Комсомол дигәннәре гел җыелыштан, беркетмә язудан гына торды. Әхлак тәрбиясе бирә алмадык шул». Мәрхүм язучыбыз М.Мәһдиев бу сүзләрне моннан 20 еллар элек үк әйткән иде.
Барабан кагып, быргы кычкыртып йөргән кичәге пионерлар, комсомоллар, коммунистларның күбесе бүген инде өлкән буын вәкилләре саналалар. Үзләреннән соң килүче яшь буынга яшел юл бирергә теләмәүчеләр дә күбрәк шулар арасында. Бисмилла әйтә-әйтә чәшкәгә аракы салып, шуны төбенә кадәр эчеп яки кыстап эчертеп куючылар, тормышлары гөнаһлы мәхәббәт тарихларына бай булган кемсәләр инсафлы, әхлаклы, иманлы, гаиләсенә тугрылыклы яшьләрне берничек тә аңлый алмыйлар. Андыйлар, шуны аңларга теләмичә, якты дөньядан китеп тә барачак. Шуның белән вәссәлам булса ярар иде дә бит. Әмма... «Алма агачыннан ерак төшми», - дигән әйтемне онытмыйк. Фәләннең улы, төгәннең кызы нәкъ әтисе яки әнисе кебек икән дигән сүзләрне еш ишетәбез түгелме соң? Әнисенең кайчандыр сөяркә кочагында ятканлыгын белгән кыз үзе дә шул юлга баса икән, гаҗәпләнергә кирәкми. Аңа яраган нигә миңа да ярамаска тиеш дип кенә җавап кайтарачак ул. «Балалар - безнең иртәгәсе көнебезнең судьялары алар», - дип әйткән язучы М.Горький белән килешми мөмкин түгел. Шушы ук фикерне язучы Л.Толстой әйткән сүзләр белән дә куәтләп җибәрергә була: «Балалар өлкәннәргә караганда күпкә сизгеррәк, әхлаклырак һәм еш кына алар үзләре дә аңламыйча, ата-аналарына хас булган җитешсезлекләрне күреп кенә калмыйлар, иң аянычы - әти-әниләренең ике- йөзлеләнүен аңлап алып, аларга хөрмәт белән караудан туктыйлар».
«Үз балаңа карата игътибарлы булырга, аның дустына, иптәшенә әйләнергә кирәк. Кызганыч, өлкәннәр күптән үз-үзләре белән мәш киләләр. Ә аннан яшь буын начар дип зарланалар», - ди О.Табаков. Аның гаилә тәрбиясенә кагылышлы бу сүзләрен эш урынына да күчерергә була. Кайсы эштә фәкать үзен күрсәтергә теләп, үз-үзе белән генә әвәрә килүчеләр юк? Нәкъ менә шулар яшьләрдән зарланалар да инде. Моның төп сәбәбе - курку, мине уздырыр бу дип, пошаманга төшү. Әмма дөньяны үзенчә күрә, аңлый, бәяли торган яшь кешене кара көнчелек юлы белән генә үз фикереннән кайтарырга мөмкин түгел. Заман башка, чор бүтән, яшьләр үзгә. Бүген үзеннән көнләшкән, юл бирмәгән, каршылыклар тудырган абый-апаларны яшь кеше киләчәктә ничек итеп искә алыр? Бу категориягә керүче өлкәннәр, Тукай кебек, «ят итәрләр кем белә, рәхмәт илә» дип өметләнәләр икән, бик нык ялгышалар.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: