16+

Су патшалыгы белән шаярырга ярамый!

«Булгария» теплоходы һәлакәтеннән соң, барлык елга суднолары ныклап тикшерелә башлагач, җаваплы затларның һәрвакыттагыча эш узгач кына селкенә башлауларына эчтән ярсысак та: «Соң булса да, уң булсын!» - дигән гомуми нәтиҗә чыгарган идек. Хәзер менә «Кабаргин» теплоходына кагылышлы хәлне күзәтеп, кызганычка, Россиядә җитди хаталардан да юньле сабак алырга өйрәнә белмәгәннәренә күңел...

Су патшалыгы белән шаярырга ярамый!

«Булгария» теплоходы һәлакәтеннән соң, барлык елга суднолары ныклап тикшерелә башлагач, җаваплы затларның һәрвакыттагыча эш узгач кына селкенә башлауларына эчтән ярсысак та: «Соң булса да, уң булсын!» - дигән гомуми нәтиҗә чыгарган идек. Хәзер менә «Кабаргин» теплоходына кагылышлы хәлне күзәтеп, кызганычка, Россиядә җитди хаталардан да юньле сабак алырга өйрәнә белмәгәннәренә күңел...

«Булгария» фаҗигасе һәрчак күңелләрдә
«Булгария» һәлакәте инде ике ел элек булуга карамастан, Татарстан әле дә шул көннәр шаукымы белән яши. Вакыйганың нечкәлекләрен өйрәнү, шаһитларны сораштыру, гаеплеләрне ачыклау озак айларга сузылды. Барлыгы 184 шаһитның берничәсеннән генә күрсәтмәләр аласы калды инде, шуңа да карамастан, әле бер зыян күрүченең, әле икенчесенең судка тиешле вакытка килә алмаулары, гаепләнүчеләрнең адвокатларының кичектергесез эшләре килеп чыгу һәм башка сәбәпләр тикшерү эшен сузганнан-сузарга мәҗбүр итә. Һәрбер утырыш 2011 елның 10 июле көненең куркыныч хатирәсен күңелләрдә яңартып тора.
«Булгария» хәле бөтен илне су транспортына игътибарлырак булырга мәҗбүр итте. Шуңа күрә хәзер берәр теплоходның яки гади генә су катерының сәфәр вакытында берәр төзексезлеге ачыкланса, алар гадәттән тыш ситуациягә тарыса, яки хәтта курсларыннан бераз читкә тайпылса, барыбыз да эчтән генә тетрәнеп куябыз. Ә шул йөзгечтә сәяхәт кылучыларның якыннары, туганнары, дуслары аның «Булгария» язмышын кабатлавыннан куркып, шунда ук догаларын укый башлыйлар.
Су транспорты өчен җаваплы түрәләрнең ваемсызлыгы аркасында, «Булгария» һәлакәте вакытында 122 кешенең гомерләре корбанга китерелгән булуга карамастан, башлары белән дус ук булмау сәбәпледерме, салкын канлылык аркасындадырмы, пассажирларны куллануга яраксыз теплоходларга шыплап тутырып, елгага чыгарып җибәрүләр дәвам итә. 2011 елның 10 июль көне трагедиясеннән соң елга транспорты белән сәяхәт итәргә теләүчеләрнең саны ике тапкырга кимегән иде, ике ел узып, ул хәлләр бераз онытыла төшкәч, бүген халык янә тәвәккәлләргә әзер. Шуңа күрә елга буенча сәфәрләр оештыручы оешмалар күп еллар тузан җыеп, «сандыкта» яткан йөзгечләренә дә аннан-моннан гына ремонт ясап, бераз яраклы кыяфәткә китереп, җилкәннәрен киереп куйдылар.
«Кабаргин» әздән генә «Булгария»нең язмышын кабатламаган
7 август көнне бортына 84 пассажир алып, Казаннан кузгалып китеп, икенче көнне үк Самара шәһәре портында транспорт прокуратурасы тарафыннан туктатылган «Кабаргин» теплоходы мисалы «бер тапкыр тырмага басудан» да сабак алынмавын, кисәтү-үгетләүләрнең дә файдасы тимәгәнен дәлилли. Яллары һәм кәефләре бозылган «Кабаргин» пассажирлары кайсы башка теплоходта, кайсы автобуста инде Казанга кире кайттылар. Ә теплоходның якорен кайчан яңадан күтәрәсе әле билгесез. Беренчел тоткарлану сәбәбе - экипажның тулы булмавы өстенә, теплоходта пассажирларны күчерү түгел, анда бөтенләй йөзүгә чыгарга ярамаганын күрсәтеп торучы башка төзексезлекләр дә ачыкланган. Теплоходның радиолокация системасы сафтан чыккан булуы, коткару җиһазларының билгеләнгән таләпләргә җавап бирмәве өстенә круизны оештыручының эчке су транспортында пассажирларны ташырга рөхсәте дә булмаган хәтта. Йөзгечләрнең характеристикасы һәм суның «холкы» белән яхшы танышларга әлеге кагыйдәләр белән исәпләшмәү әздән генә «Булгария» фаҗигасен кабатлауга китермәгән дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
«Кабаргин» теплоходының хуҗасына һәм аның капитанына карата прокуратура башта административ, ахыр чиктә җинаять эше кузгатты. Әлеге теплоход күптән үз башына бәла эзләп йөри иде инде: июль аенда аның ике тапкыр сәфәрен төрле сәбәпләр аркасында өзгәне булды. Хәзер исә җавап тотар вакыт җитте.
Су транспорты элек-электән сәфәр кылуның иң куркынычсыз төре булып саналган. Аның, дөрестән дә, һава аша яки тимер юл буенча сәяхәт итүгә караганда, куркынычсызлык мәсьәләсендә өстенлекләре күбрәк. Әмма бу бәяләмә «ярык тагаракка» туры килми шул. Моны «Булгария» үзен һәм пассажирларын корбан итеп исбатлады инде. Су патшалыгы белән шаярырга ярамаганлыгын аңлар өчен, ул дәлил генә аз булдымы икәнни?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading