Конституциянең 20 еллыгына багышланган амнистия процессы киң адымнар белән Россия буенча «атлый». Эшләре җәмгыятьтә зур резонанс уяткан кайбер тоткыннар төрмәләрдән инде азат ителделәр. Алар арасында «Pussy Riot» төркеме кызлары, узган елның май аенда Мәскәүнең Сазлык мәйданында үткән митингның кайбер катнашучылары бар. Шушы көннәрдә азат ителгән иң атаклы тоткын исә Михаил...
Эшен Европада да тикшерделәр
Ходорковскийның эше турында җәмгыятьтә дә, депутатлар арасында да, чит илләрдә дә ул кулга алынганнан бирле - инде ун елдан артык бәхәсләр тынмый. Рәсми рәвештә киләсе елның 25 августында азат ителергә тиешле Ходорковскийны хөкүмәт 20 декабрь көнне иреккә чыгарды. Ходорковскийның үзе, аның якыннары, шушы ун ел буе аның язмышы өчен борчылып яшәгән россиялеләр һәм Россия Президенты белән очрашу саен диярлек әлеге шәхеснең мәсьәләсен күтәреп торучы АКШ, Германия, Бөекбритания һәм Евросоюз хакимиятләре өчен бу зур шатлык булды.
Ходорковскийның хәле күпләргә тынгылык бирмәүнең сәбәбе - аңа ягылган гаепләрнең һәм җәзаның кырыслыгының дөреслегендә шикләнүләр. Бүген Россия белән чит илләрдә Ходорковскийны тиешлесен алган зат дип санаучылар һәм аны илнең иң төп сәяси тоткыны яки «намус әсире» (шәхси карашлары өчен хөкем ителгән кеше), дип исәпләүчеләрнең нисбәте якынча бергә бер. Билгеле булганча, дөньякүләм данлыклы «ЮКОС» нефть компаниясенең башлыгы - планетаның иң бай кешеләренең берсе 2003 елны, икътисади махинацияләр, салым өлкәсендәге мошенниклыкларда гаепләнеп, җәзага тартылган иде. Күпләр исә, һаман да моны Ходорковскийның Путинның юлына аркылы чыгуы, ике арадагы низаг һәм «Единая Россия»не игътибарсыз калдырып, «Яблоко» белән КПРФ партияләрен финанславының нәтиҗәсе, дип күрә.
Ходорковскийның эше 2011 елда Европаның Кеше Хокуклары буенча судында да тикшерелде. Суд Ходорковскийны кулга алу вакытында, аның әсирлек чорында кайбер хокук бозуларга, шул исәптән, кеше хокуклары белән исәпләшмәүгә дә юл куелуын ачыклады. Әмма суд, тулаем алганда, җәзаларның җинаятьләргә лаек булуын һәм сәяси эзәрлекләүгә җитәрлек дәлилләр булмавын таныды.
Сәерлекләр дә җитәрлек
Шулай да Ходорковскийның адвокатлары белән мәсләктәшләре шушы ун ел буе аның кулга алынуында сәяси төсмерләр булуын исбатларга омтылды. Аларның тырышлыгы белән, шактый кызыклы һәм сәер фактлар өскә калкып чыкты. Шуларның берсе - башлыгы тоткынлыкка төшү белән таркатылуга дучар ителгән «ЮКОС» компаниясенең төп «мирасы» дәүләтнең «Роснефть» оешмасы карамагына күчү. Икенчесе - Ходорковскийга «ЮКОС» биш ел эчендә тапкан барлык 350 миллиард тонна нефтьне урлауда гаеп тагу. «Барлык җитештергән продуктын үз кесәсенә салып барса, ул эшләрне нинди акчага башкарыр, хезмәт хакларын ни белән түләр иде?» - дип шар ярды аны яклаучылар. Тик Хөкүмәт бу сүзләргә дә, башка дәлилләргә дә чукрак калды.
Һәрхәлдә, Ходорковский бер гаепсезгә төрмәгә ябылмаган. Аңа ягылган барлык гаепләр дә нигезле. Монда эзәрлекләү объектына Ходорковскийның гына әйләнүе сорау тудыра. 90 нчы елларда намуслы һәм гадел эшчәнлек белән генә олигархларга әйләнеп киткәннәр сирәк бит. Шул күпләр арасында Ходорковскийның гына гадел хөкем җәзасыннан читтә кала алмавы хакимиятнең аңа карата шәхси «рәнҗешләре» булуы һәм аңа, дөрестән дә, каныгуы турында сөйли. Ходорковскийның сабый балалардай пакь булуы турында сөйләүләр исә - чын мәгънәсендәге сафсата.
Иреккә чыгу белән, Ходорковский Германиягә очты. Россиядә үзенә карата тагын бер җинаять эше ачу һәм башкача бүтән илләргә чыгу куркынычлары булганда, Ватаныма аяк та басасым юк, ди ул. Белдерүе буенча, аның башкача сәясәтне, оппозицияне финанслау белән шөгыльләнергә исәбе юк, ул тормышын җәмәгать эшчәнлеге белән бәйләргә ниятли. Өченче көнне Ходорковский Берлиндагы илчелеккә өч айлык Швейцария визасын ясату йомышы белән мөрәҗәгать иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар