16+

«Сыер «кик-ри-күк», ә дуңгыз «му-у-у» диме?»

- Оныгым белән авылга кайткач, лапаска кердек тә: «Дәү әни, сыерны койрыгыннан тартыйк әле, сөте чыкмасмы», - дип гаҗәп­ләндерде, - дип сөйләде безгә Казандагы 405 нче «Нәүрүз» балалар бакчасы мөдире Дания Гаязова. Күрәсең, озакламый балалар, икмәк белән сөт, бәрәңге белән кишер кибет киштәсендә үсә, дигән уй белән яши башлар.

«Сыер «кик-ри-күк», ә дуңгыз «му-у-у» диме?»

- Оныгым белән авылга кайткач, лапаска кердек тә: «Дәү әни, сыерны койрыгыннан тартыйк әле, сөте чыкмасмы», - дип гаҗәп­ләндерде, - дип сөйләде безгә Казандагы 405 нче «Нәүрүз» балалар бакчасы мөдире Дания Гаязова. Күрәсең, озакламый балалар, икмәк белән сөт, бәрәңге белән кишер кибет киштәсендә үсә, дигән уй белән яши башлар.

Авылны зоопарк алыштыра
Татарстанның аграр яшь­ләр берләшмәсе берничә ел элек «Агрокласс» проектын башлап җибәрде. Ул балалар бакчасындагы сабыйларны, мәктәп укучыларын авыл хуҗалыгы тормышы белән таныштыруга юнәлтелгән. Безне башкаланың 405 нче балалар бакчасына ачык дәрескә дәштеләр.

Татар теле укытучысы Роза Гыйззәтуллина белән бер төркем балалар җи­ләк‑җимеш һәм яшелчә бакчасын тасвирлаган чуар тартманы әйләндереп ал­ды. Авыл хуҗалыгы культуралары турында табышмакларга җавап эзләделәр, җырладылар, биеделәр. Балаларга җиләк-җимешне ничек утыртуларын һәм үстерүләрен тәфсилләп аң­латтылар. Икенче тартмада абзар тормышы гөрли, биредә ат, бозау, сыер кебек мал-туар, кош‑корт та бар. Өченче тартмага килеп җиткәч, Роза Камилевна сабыйларга икмәкнең кырдан башлап кибеткә кадәр кылган «сәяхәте» турында сөйләде.

Мөдир Дания Гаязова сүз­ләренчә, алар 2013 елда билингваль, ягъни ике телдә тәрбия бирә торган бакча буларак, грант откан. Шуның буенча балаларны татар теленә өйрәтү өчен бик күп уеннар уйлап чыгарганнар.
- Без - авыл баласы, игеннең ничек үскәнен, сөтнең каян килгәнен беләбез. Ә хәзерге күпчелек баланың авылны күргәне юк, әти-­әниләре дә бит шәһәрдә туып-үскән. Андый балалар сыерны зоопаркта гына очрата ала, ферманың, лапасның нәрсә икәнлеген, кош-кортның ишегалдында ничек йөргәнен белми. Хуҗалык тормышын чагылдырган проектны эшләргә күптән кызыгып йөри идек, бәхетебезгә, аграр яшьләр берләшмәсе белән танышып, «Агрокласс» проекты турында белдек, - диде бакча мөдире.
Өлкән тәрбияче Сиринә Хәкимова сүзләренчә, ата-­аналар, балаларына телефон белән планшет тоттырып, үз эше белән шөгыльләнә. Кайда анда сарыкның нәрсә икәнлеген аңлатып, икмәкнең ничек барлыкка килгәнен аңлатып утырырга.

- Бала сыерны рәсемдә, мультфильмда гына күрә алса, тартмадагы уенчыкларны тотып карап, аның барлык үзенчәлекләре бе­лән таныша. Дөрес, авылга кайтып йөрүче балалар, тартмадагы йорт хайваннарын, кош-кортны күреп, «болар безнең авылда да бар», дип, шатлыгыннан кычкырып җи­бәрә. Яследәге нәниләр белән шушы ук макетлар ярдәмендә төс, форма аеру буенча дәресләр алып барырга була, - диде Сиринә Хәкимова.

«Агрокласс» белән Президент та таныш
Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Заһидуллина сөйләвенчә, өч ел элек республика агросәнәгать комплексының яшь белгечләре авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министры Марат Әхмә­тов белән очрашып, авыл хезмәтчәннәренең дәрә­җәсен күтәрү һәм балалар арасында шушы өлкәдә һөнәр сайлау буенча эш алып бару турында сөйләшкәннәр. Шуңа бәйле рәвештә, «Агрокласс» проектын булдыру фикере туган. Ул бакча сабыйларыннан башлап, яшь белгечләргә кадәр колачлый. Профессиональ тренер-психолог, мәктәп яшендәгеләрне өч төркемгә бүлеп (1-3, 4-8, 9‑11 нче класслар), махсус уеннар да уйлап чыгарган.

Проект кысаларында, балаларны авыл хуҗалыгы предприятиеләренә экскурсиягә дә алып барырга уйлаганнар. Анда югары сыйныф укучылары гына катнаша ала. Чөнки санитария куркынычсызлыгы таләпләре буенча, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә балалар өчен экскурсияләр уздыру куркыныч тудырырга мөмкин.
Берләшмә вәкилләре макетларны Татарстан Президентына да күрсәткән. Ул, уңай бәя биреп, проектны республиканың һәр балалар бакчасында тормышка ашырырга тәкъдим иткән. Авыл хуҗалыгын чагылдырган макетларны аграр яшьләр берләшмәсе белән Казанның архитектура һәм төзелеш университеты студентлары ясаган. Озакламый, шуларны камилләштереп, 3D принтерда сыйфатлы материалдан чыгарырга җыеналар.

- «Агрокласс» республи­кадагы барлык белем бирү учреждениеләрен колач­лыймы? - дим.
- Без бары тик районнар белән эшлибез, шуңа күрә Казанның 405 нче балалар бакчасында искәрмә рәвешендә тәҗрибә уздырылды. Авыл хуҗалыгы уеннары белән Питрәч, Яңа Чишмә, Саба укучыларын таныштырдык, бу җирлекләрдә аграр тармакка зур игътибар бирелә, шуңа да район вәкилләре безне үзләре чакырып китерде. Питрәчтә 32 районнан педагог-психологларны җыеп, шушы уеннарны алып бару кагыйдәләрен аңлаттык. Проектта катнашу өчен, мәктәпләргә гариза бирергә кирәк, шуннан соң без аларны методик әсбаплар белән тәэмин итәбез, - диде Миләүшә Заһидуллина.

Аграр яшьләр татар һәм рус телләрендә агроном, мал табибы, комбайнчы, сыер савучы һөнәрләре, шулай ук, 10‑11 нче класста укып, авыл җирендә калам, дигән яшьләр турында видеороликлар төшергән, алар белән берләшмәнең «ВКонтакте»дагы төркемендә (vk.com/amort) һәм рәсми сайтында (http://amo-rt.tatarstan.ru) танышырга була. Әйтик, Питрәч районыннан Нияз кечкенәдән әтисе янында эшләп үскән, тормышын трактор белән комбайннан башка күз алдына да китерми, Казандагы аграр университетка укырга керергә тели. Полина шул ук районда авыл хуҗалыгы туризмы белән шөгыльләнә, күп итеп чәчәк үстерә, әнисе кебек ветеринар булырга тели. Студентларга килсәк, аграр уку йортларында белем алганда ук, министрлык аларга эш бирүчене табып бирә. Эш бирүче исә булачак кадрларына стипендия түләп бара.
- Быел интерактив кабинет турында сүз кузгаттык. Анда сыер мөгрәргә, койрыгы белән болгарга, аны савып карау мөмкинлеге булырга, әтәч тә хәрәкәтләнергә, үрдәк кайдадыр йөзәргә тиеш. Балалар уенчык комбайн, КАМАЗга утырып карый, эш технологиясе белән таныша алсын иде. Бер бүлмә 20 миллион сумга төшә, дип санап чыгардык. Кыйм­мәт булганга, аны күчереп йөртерлек итеп эшләргә кирәк. Әйтик, бер районга китерәсең дә, ай дәвамында балалар килеп карый алыр иде. Хәзер интерактив кабинетны арзангарак эшләү юлларын өйрәнәбез, - дип сөйләде аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе.

- Миләүшә, Россиянең башка өлкәләрендә моңа охшаш проектлар бармы?
- Мәскәүдә ел да уза торган «Алтын көз» форумында яшьләр өчен аерым мәйданчык бар. Үсеп килүче буын арасында авыл хуҗалыгы һөнәрләренең дәрәҗәсен арттыру буенча нидер уйларга кирәк, дип, яшь белгечләр чыгыш ясады. Алар әле уйлый гына тора, ә без шундый проектны инде тормышка ашыра башладык.

«Механизатор костюм белән галстук киеп эшли»
Тренер Елена Лучкина авыл хуҗалыгын сурәтли торган уеннарны бер ел әзерләгән. Балалар бакчасында нәниләр өч төрле һөнәр белән таныша: мал табибы, агроном һәм механизатор. Алар шушы һөнәр ияләре булып, әйтик, агроном ролендә, нидер утыртып карый. Кече яшьтәге укучылар авыл хуҗалыгы турындагы мәкальләр белән таныша, табышмакларга җаваплар эзли.

4-8 нче классларга катлаулырак бирем тәкъдим ителә. Классны берничә төркемгә бүләләр. Бер ише - җиргә төшкән чит планета вәкилләре, ә калган төркемнәр аларга ветеринар, агроном, механизаторның кем икәнлеген, уңай якларын, үзенчәлекләрен аңлата. Укучыларга уенны алып баручы психолог ярдәмгә килә, белешмәлекләр тарата.
Югары сыйныф укучылары, үзләрен предприятие, ферма хуҗалары итеп сынап, яшь белгечләрне эшкә дәшә. Моның өчен алар төрледән-төрле үтемле дәлилләр китерергә ти­еш була.

- Мәрхүм бабам - Татарстанның атказанган ветеринары. Бала чагым Минзәлә районындагы авылда үтте, шуңа күрә хуҗалык тормышын күргәнем бар, дип әйтә алам, - ди Елена. - Югары сыйныф укучыларының һөнәр сайлау мәсьәләсендә ике төп бәласе бар: алар йә күп нәрсә теләп, кайсын сайларга белми, йә нәрсә теләгәннәрен белмичә, берни дә теләми. Яшьләрнең күбесе механизаторны пычрак күлмәктән йөрүче, майга баткан кеше буларак күзаллый. Чынлыкта алар бүген кондиционер белән җиһазландырылган комбайнда костюм-галстуктан диярлек эшли. Тик балалар бу турыда белми. Безнең бурыч - шушы күзаллауны җимереп, аграр һөнәрләргә карата кызыксындыру тудыру.

Бу юнәлештә «Россия тимер юллары» оешмасы бик нәтиҗәле эшли. Түбән Новгородтагы балалар бакчаларында тимер юлларга бәйле күп уеннар уйнатыла, тимерьюлчы булу кызыклы, дәрәҗәле һәм кәттә, дигән идея алга сөрелә. Алардагы кебек матди мөмкинлекләребез булмаса да, безнең дә шушы ук максатка ирешәсебез килә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading