16+

Татарча радиоларга аяк чалалар?

Казанда 27 радиостанция бар, шуның нибары өчесе генә татарча җырлый һәм сөйли. Милли радиоларны ачучы юк, дип уйлый күрмәгез. Бар алар! Татарча җырларга һәм сөйләргә мәскәүләр генә бик ирек бирми.

Татарча радиоларга аяк чалалар?

Казанда 27 радиостанция бар, шуның нибары өчесе генә татарча җырлый һәм сөйли. Милли радиоларны ачучы юк, дип уйлый күрмәгез. Бар алар! Татарча җырларга һәм сөйләргә мәскәүләр генә бик ирек бирми.

«Татар радиосы» белән «Болгар («Яңа Гасыр») радиосы» татар тамашачысына күптән таныш. Ә «Тәртип» радиосын FM ешлыгына чыгару өчен, аның җитәкчесе Марат Ибләминов Казан-Мәскәү арасын сигез тапкыр таптаган. FM ешлыгына ия булу өчен, федераль конкурс комиссиясе рөхсәтен алырга кирәк. Әмма «Тәртип» тә «ничек телим, шулай итәм» дип кенә эшләми. Ибләминов әйтүенчә, Мәскәүдә радиога рус теле һәм эфир вакытының 20 процентында спорт турында сөйләү йөкләнгән. Чыннан да, күпме кешедән «Тәртип»не спорт белән артык мавыгып киткәне өчен тәнкыйть сүзе ишеткәнем булды.

26 ноябрьдә Мәскәүдә кабат Казандагы ике FM ешлыгы уйнатылды. Аңа 17 оешма дәгъва кылды. Араларында «Газпром-Медиа», Саклану министрлыгы, олигарх Михаил Гуцериев, «Коммерсантъ» белән «КП» нәшрият йортлары бар иде. 15 рус телле радио белән бергә ике татар радиосы да көч сынашты - «Курай» белән «Дастан». Әмма Мәскәүдәгеләр рус радиоларына гына яшел ут кабызды. Баксаң, «Курай», FM ешлык сорап, башкалага инде унынчы тапкыр бара икән.

«Курай» җитәкчелегенең түземлегенә шаккатарлык булса да, Бөтендөнья татар конгрессы түзмәде: милли радиоларны кысрыклыйлар, дип, радиоешлыкларны өләшә торган федераль комиссияне таратуны һәм ешлыкларны яңабаштан уйнатуларын таләп итте.

Марат Ибләминов, «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары:
- 1999 елга кадәр җирле радиостанцияләр лицензияләрен Татарстанда гына рәсмиләштерә иде. Соңрак, федераль конкурс комиссиясе барлыкка килгәч, FM ешлыклары Мәскәүдә уйнатыла башлады. Ул вакытта радио ешлыклары белән әллә ни кызыксынмыйлар иде әле. Ә хәзер электрон мәгълүмат чаралары үсеш кичерә. 26 ноябрьдә 17 дәгъва кылучының күбесе федераль күләмдә эшләүчеләр иде. Комиссия вәкилләре, ник тегесе җиңде, ник монысы җиңмәде, дип аңлатма бирми. Кайбер мәгълүмат чаралары комиссиядә Геннадий Хазанов белән Карен Шахназаров та булган, дип хәбәр итте. Әмма бу юлы алар юк иде.

«Күңел» радиосына Чаллыда FM ешлыгын алу ниятебез бар. Киләчәктә дә барлык конкурсларда да катнашачакбыз. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов проекты - «Дастан» радиосын да конкурсларда тәкъдим итәчәкбез. Киләчәктә дә Татарстан җитәкчелеге, республика халкының ярдәмен тоярбыз, дип уйлыйм. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр исеменнән хатлар белән генә чикләнмичә, халыктан имза җыячакбыз. Алар никадәр күбрәк булса, җиңүгә ирешү мөмкинлеге дә шулкадәр зуррак булыр, дип ышанам. Конкурс үткәрүнең бернинди графигы юк. Аны өч айдан соң да, өч елдан соң игълан итәргә мөмкинннәр. Казанда бүгенгә дүрт буш ешлык бар, шуның өчесен шәхсән үзем булдырдым.


Марат Туктамышев, «Курай» радиосы баш мөхәррире:
- Мин үзем быел конкурска беренче тапкыр бардым. Комиссия әгъзалары кемгәдер сорау бирәләр, кемгәдер юк. Бирелгән сораулары да гадәти: нинди территориядә эшлисез, радионың эчтәлеген, концепциясен ничек күзаллыйсыз? Барлык катнашучыларны тыңлап бетергәч, күпмедер вакыттан соң комиссия әгъзалары җиңүчеләрнең исемнәрен атый. Унберенче тапкыр катнашырбызмы, юкмы - әйтә алмыйм, анысы оештыручылардан тора.

Илнур Фәйзрахманов, «Болгар радиосы» җитәкчесе:
- «Курай»ның нинди концепция тәкъдим иткәнен белмим, шуңа да аларга ни өчен FM ешлыгы бирелмәвенә җавап бирә алмыйм. Кылыч белән танкка каршы барган төсле, «милләт» дип күкрәк киереп кенә дә нәтиҗәгә ирешеп булмый. Бөтен нәрсәне дипломатик юл белән хәл итәргә кирәк. FM ешлыгын алган радиоларның тәҗрибәсен өйрәнсәләр, әйбәт булыр иде. Халык күпме генә сүксә дә, тәнкыйтьләсә дә, үз максатыңа ирешергә кирәк.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading