16+

«Татулык конференциясе» низаглардан башланды

Кичә Швейцариянең Монтре шәһәрендә Сүрия проблемасын хәл итүгә багышланган конференция башланды. Сөйләшүләрдә төрле илләрнең 40ка якын чит ил эшләре министрлары катнаша. Аларның максаты - Сүриядә инде өч ел буе барган сугыш проблемасын тыныч юл белән хәл итәргә тырышу.

Әмма тынычлык һәм татулыкны алга сөрүче конференция үзе дә берничә вак низаг һәм аңлашылмаучанлыклардан башланып китте. Аларның берсе - Сүрия Президентының төп мәсләктәше булган Иран лидеры Бәшәр Асадны сөйләшүләргә катнаштырмау карары. Сүриянең оппозиция вәкилләре, җыелышта Асад катнашкан очракта, без сөйләшүләр өстәле артына утырмаячакбыз, дип куркытып, Иранны исемлектән сыздыруга ирешкәннәр.
Моңа кадәр, конференциягә очучы Сүрия делегациясенең самолеты өчен Франциянең күген япканнар, ә Грециянең Афина шәһәрендә очкычка ягулык салудан баш тартканнар, дигән хәбәр таралган иде. «Татулык конференциясе»нә илтүче юл Сүрия өчен шундый маҗаралы һәм сикәлтәле булуына карамастан, делегация Швейцариягә соңга калуларсыз килеп җиткән. Сүрия хакимияте Франция белән Грецияне сөйләшүләрне өзәргә маташуда гаепләгән.
Конференциянең Сүрия өчен тагын нинди яңалыклар әзерләгәнен һәм аның нинди нәтиҗә белән тәмамланачагын якындагы көннәр күрсәтер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading