Бүген Волгоград шәһәрендә өч көнлек матәмнең соңгы көне. Әмма 21 октябрь көне фаҗигасендә якыннарын югалтканнарның җан яралары һәм шартлау вакытында зыян күргәннәрнең тән җәрәхәтләре әле бик озак дәвер төзәлмәс. Террорчылык акты нәтиҗәсендә 17 яшьтән алып 29 яшькә кадәрге 6 кешенең гомере өзелде, 30лап кеше хастаханәләргә озатылды. Зыян күргәннәрнең күпчелеге әле...
Бүген Волгоград шәһәрендә өч көнлек матәмнең соңгы көне. Әмма 21 октябрь көне фаҗигасендә якыннарын югалтканнарның җан яралары һәм шартлау вакытында зыян күргәннәрнең тән җәрәхәтләре әле бик озак дәвер төзәлмәс. Террорчылык акты нәтиҗәсендә 17 яшьтән алып 29 яшькә кадәрге 6 кешенең гомере өзелде, 30лап кеше хастаханәләргә озатылды. Зыян күргәннәрнең күпчелеге әле һаман да медицина оешмаларында, 3 кеше аеруча авыр хәлдә. Табиблар автобус кондукторының ике аягын да кисәргә мәҗбүр булганнар.
Терактны фаразлавы кыен
Волгоградтагы канлы дүшәмбе вакыйгасы тирәсендә соңгы хәбәрләр шундый. Шул вакытта Мәскәүдә депутатлар ил территориясендә яңа терактларны булдырмау мәсьәләсендә янә утырыш артыннан утырыш җыя, карарлар артыннан карарлар кабул ителә. Кызганыч ки, беренче карашка берсеннән-берсе нәтиҗәлерәк булып тоелган әлеге карарларның ахыр чиктә файдасыз булганлыкларын гына танырга кала. Алай булмаганда, бу бетмәс-төкәнмәс терактларны башкача тагын ничек аңлатырга?!
Кавказ республикаларында террорчылык актлары ай саен диярлек даимилек белән булып тора. Чечня, Ингушетия, Дагыстан һәм Осетияләрдә соңгы елларда булган шартлауларны санап бетерерлек түгел. Шәһидләрнең үзәк өлкәләргә һөҗүмнәренә дә мисаллар байтак. Мәсәлән, 2011 елгы «Домодедово» аэропортындагы терактны гына булса да искә төшерик.
Терактлар, чүп әрҗәләре һәм сумкаларга яшерелгән шартлаткычлар, шәһидләр белән ничек көрәшергә соң? Бу мәсьәләдә думачыларны, аларның кабул иткән законнарын гына да гаепләп утыру дөрес булмас. Ник дигәндә, гадәти кешеләр төркеменнән террорчыны аерып алуы бик кыен эш. Хиҗап кигән һәрбер хатын-кыз да шәһидә булып бетә алмый. Волгоградтагы вакыйга да - моңа ачык дәлил. Автобус эчендә шәһид билбавын хәрәкәткә китергән хатын-кызның кулы гипсланган булганга, пассажирлар аңа урын да биргәннәр хәтта. «Тере шартлаткычлар» әзерләп ятучы радикаль исламчыларга каршы радикаль көрәш алымнары куллана башларга вакыт җитмәдеме икән?
Депутатлар да кискен чаралар яклы
Җәмәгать урыннарында калдырылган шикле әйберләргә кагылмаска, үзләрен сәер тоткан кешеләрдән ерак торырга, сак һәм уяу булырга өндәп ятуларның гына файдасы аз булуын аңлап, кайбер депутатлар бүген террорчылык белән көрәштә кискен чараларны куллана башлауны алга сөрә. Сишәмбе көнге пленар утырышта бу темага әңгәмә корганда, бертөркем депутатлар җәмгыять өчен куркыныч янарга ихтимал затларны, аеруча да боевикларның туган-тумачаларын күзәтү астына алу әһәмиятенә басым ясадылар. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Анатолий Выборный, террорчыдан һәрчак ярты адым алда булу өчен, куркынычсызлык органнарының вәкаләтләрен киңәйтү кирәклеген белдерде. Проблеманы чишүнең иң «үткен» тәкъдим авторы, әлбәттә, Жириновский. «Теракт кылган затның бөтен гаиләсен 25 елга төрмәгә ябарга кирәк. Алар да үз әти-әниләрен хөрмәт итәләр. Шулай эшләгәндә, террорчылык турында фикер аларның уйларына да кермәячәк», - диде ЛДПР лидеры.
Терактлар вакытында якыннарын югалтканнар Жириновский фикере белән һичшиксез килешерләр дә, мөгаен, әмма кеше хокуклары турында да онытырга ярамый. Бер кешенең гөнаһы өчен аның бөтен якыннарын җавапка тартуга өндәү - бу инде фантазиянең дә аръягына чыккан уйлар.
Тик шулай да нәрсә дә булса кылырга кирәк. Күп очракта, террорчы шартлаткычын кайсы урында һәм кайсы вакытта гамәлгә китерәсен ахырга чаклы үзе дә белми. Волгоградта автобусны шартлаткан шәһидәнең дә Мәскәүгә юл тотуы булган. Шуңа күрә, куркынычсызлык органнарының иң тәҗрибәле хезмәткәрләре дә теракт урынын, вакытын һәм «шәһид билбавы» таккан затны төгәл билгели алмыйлар. Бәлки, бу хәтәр дошман белән көрәштә соңгы вакытта бик сүгелгән АКШ тәҗрибәсен файдалана башларга кирәктер. Американың кешеләрнең телефон аша сөйләшүләрен тыңлау, интернет аркылы язышуларын уку эшчәнлеген җәелдереп җибәрүенең беренчел максаты террорчылык белән көрәш булган да бит. Әлбәттә, бу эш белән, АКШ сыман артык мавыгып китмичә генә, чама хисен белеп һәм кеше хокукларын хөрмәт итеп шөгыльләнү зарур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар