Әтиләре сугышка киткәндә, берсеннән-берсе кечерәк 3 малай кала: олысы Тимерханга - 5, уртанчысы Әнвәргә - 3, ә иң кечкенә Әбүзәргә нибары 1 яшь. Шул китүдән әтиләрен кабат күрү насыйп булмый...
Әтисеннән 3 яшьлек сабый булып калса да, кәлҗемә ашаулары; яз җитсә, Ютазыда елга буенда утырган йортларын су басып, базга су тулулар; 5 нче класста укыганда, чабатасын салып, аягына беренче тапкыр ботинка кигән чаклары аермачык хәтерендә. Бик өзгәләнгән мәлләрендә: «Эх, минем дә әти сугыштан исән кайткан булса соң...» - дип бер генә әйтмәгәндер Әнвәр дә. Җитмәсә, әнисенең дә гомере кыска була. Сырган бишмәт киеп, ул башта техникум, аннан, читтән торып, Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтын тәмамлый. Барына да үз тырышлыгы белән ирешә. Озак еллар нефть тармагында җаваплы урыннарда эшләп лаеклы ялга чыккан Әнвәр ага Кашаповка инде76 яшь.
Смоленск өлкәсе хәрби комиссариатыннан хат килеп төшкәч, өлкән яшьтә булуына карамастан, айга-вайга куймый, юлга җыена башлый ул. Гомер буе көткән хәбәр килсен дә, тәнендә җаны булган кешегә ничек битараф калмак кирәк?! Хатта эзтабарларның Гәрдан Кашаповның сөякләрен табулары һәм аның Гагарин шәһәренең көнчыгыш районында яңадан җирләнүе, «Хәтер китабы»нда 6537 нче булып теркәлүе хакында әйтелә. Шулай итеп, Азнакай хәрби комиссары Рәдиф Камалеев, муниципаль район хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллиннарның хәер-фатихасы, ярдәме белән, Әнвәр ага йөреп тә кайта.
- Мине Гагарин шәһәрендә бик җылы каршы алдылар. Барганның икенче көнендә хәрби комиссар Александр Боков һәм җирле хакимият вәкиле белән хәрбиләр күмелгән зиратка юл тоттык. 10 000 чамасы хәрбинең исеме уелган гранит плитә янына киләбез. Әтинең исем-фамилиясен эзләп таптым. Эчтән генә белгән догаларымны укыдым. Шулчак күңел тулып китте... Бугазга төер, күзгә яшь тыгылды, - ди әтисенең каберен күрү бәхетенә ирешкән Әнвәр ага.
Шул ук көнне шәһәрнең төбәк тарихы музеенда өлкән фәнни хезмәткәр Павел Беловның тәфсилле экскурсиясе, экспонатлар, бәрелеш күренешләре сурәтләнгән стендларны, казу эшләре вакытында чыккан табылдыклар - кораллар, хәрбиләрнең шәхси әйберләрен күрү, яу кырындагы мәхшәрне күзалларга, андагы канлы бәрелешләрне тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
... Гәрдән Кашапов 50 нче укчылар дивизиясенең 359 нчы полкында хезмәт иткән. Дивизия генерал Ефремов җитәкләгән 33 нче армия составына кергән. Мәскәү янындагы сугышларда (1941нең декабре - 1942 елның гыйнвары) 33 нче армия сафлары нык кими - нибары 30 меңләп хәрби кала, аларның да яртысы диярлек яралы, тәннәре өшегән, хәлсезләнгән була. Кыр госпитале, корал һәм азык-төлек олаулары да артта кала, аларын да 12 нче армия «эләктерә». Көньяк фронттан берничә дивизиясен күчереп, немецлар 33 нче армияне тулысы белән тар-мар итә. Янәшә булган 12 нче Армия дә ярдәмгә килә алмый, чөнки аның командующие - генерал Власовның урынбасары куркып кала. Әлеге каты сугышларда меңнәрчә солдат батырларча һәлак була. 1942 елның 25 февралендә Сергеевск авылы янәшәсендә мәңгелеккә ятып калган Г.Кашапов - шуларның берсе. Казу эшләре вакытында Гәрдән Кашаповның да исемле медальоны табылган. Шунда ук гильза, пәке, фляжка кебек әйберләр дә була. Әлеге медальон һәм гильзаны истәлеккә Әнвәр агага тапшыралар.
Өч көн рәттән бара Әнвәр ага Кашапов әтисе каберенә. «Җиңеләеп калдым. Өстән ниндидер бурыч төшкән кебек булды. «Урының оҗмахта булсын. Синең кабереңне күрер көн дә бар икән...», - ерак юлларны якын итеп, әтисен эзләп килгән юлчының гомер буе җыелган әйтер сүзләре әле моның белән генә дә бетми. Бу вакыйгага ике айлап вакыт узса да, Әнвәр ага әле булса шушы очрашу истәлекләре белән яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар