«Бөтен кеше дә бер аяктан атласа, күпер җимерелеп төшәчәк», дигән акыллы сүз бар. Моның мисалларын да ерактан эзлисе түгел. Үзенең бердәнбер фикерендә катып калган, хаклыгына артыгы белән ышанган, ачыктан-ачык фикер алышуларны кабул итә алмаган, үз арасындагы үзгә фикерлеләрне юләрләр йортына япкан, шул «бердәмлеге» белән куәтле һәм бөек саналган «туган» КПССыбыз...
ТНВ каналында «Тукай премиясе тирәсендә куерган җәнҗал» дип кат-кат сөйләнгән һәм күрсәтелгән вакыйга әнә шул күпер буйлап бер аяктан үткән йөз юлчының, күпер ишелгән өчен, аксак адымлы берәүне гаепләвен хәтерләтте. Нинди хәвефле хәл килеп чыккан бит, әй: Ркаил Зәйдулла атлы берәү Тукай исемендәге бүләккә йөз кат лаек дип меңнәр тарафыннан макталган Фатыйх Сибагатуллин кандидатурасына каршы сүз әйткән ләбаса! Дөресен әйткәндә, шәхсән кандидатка каршы да түгел әле ул, Тукай исемендәге дәүләт бүләгенең әлеге бүләк нигезләмәсендә күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен билгеләнгән булуын гына исләргә төшермәкче. И-и, күтәрелеп бәрелделәр тегеңә әдәбиятның бүгенге баһадирлары, «аксавы» өчен ишеткәннәренә мескен ничек чыдады икән. Күтәрелүчеләр кемнәр бит әле - «бердәнбер дөрес фикерле» җәмгыятьтән бөтен тарих буена иң күп зыян күргән, бәләкәй генә хөрлеге, башкаларныкыннан үзгә адымы, ошамаган бер сүзе өчен элгәрләре каты җәзаланып килгән, демократия, толерантлык, сүз иреге, фикер төрлелеге дип иң күп лаф орган, тәнкыйтьнең кирәклеге хакында бөек Тукай сүзләрен урынлы да, урынсызрак та кабатларга яраткан язучы-шагыйрь халкы һәм әдәбият галимнәре ләбаса!..
Минемчә, Ркаил Зәйдулланың үзгә фикерен шушылай кискен кире кагуның ике сәбәбе бардыр. Беренчедән, кемнәрдер Тукай исемендәге бүләк комететы әгъзалары һәм алар карарына кул куячак Татарстан Президенты әлеге Ркаил Зәйдулла һәм аңа кушылган, телеэкраннан кызганыч кеше образы тудырылган (кызганам мин аны, диде Фатыйх әфәнде) шагыйрь Рифат Җамал сүзенә колак салырлар да, хөрмәтле депутат, бөек рус телендә саллы-саллы китаплар чыгарган Фатыйх Сибагатуллинны лаеклы бүләктән мәхрүм итәрләр, дип уйлагандыр, күрәсең. Андагыларның үз карашлары юк ди сиңа! Соң, Тукай исемендәге бүләккә кандидатлар исемлеге матбугатта ни өчен игълан ителә дип уйлыйсыз соң сез?! Теләгән кеше үз фикерен белдерсен өчен бит. Хәзер гадәти генә фикер белдерү дә җәнҗал дип аталамыни инде? Фетнә яки, Алла сакласын, экстремистлык түгелме тагын? Бу очракта каләмдәшләрнең бер-икесе үзләренең үзгә фикерен белдергән икән, бик гадәти саналырга тиешле бу хәлгә ник ул кадәр күтәрелеп бәрелергә, вакыйганы җир убылгандай кабул итәргә, чак кына башкача уйлаучыдан дошман ясарга иде әле?! Мисалга, әйтик, хәзерге Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан бервакыт ике каләмдәшен «алар шагыйрь түгел» дип атаган (бу хакта үзенең миңа әйткәне булды). Йә, шуннан ни? Аның фикере аныкы булып калды, теге икәү шигырь язуны дәвам иттерде, берсенең иҗат җимешеннән бигрәк тә калын-калын китаплары төп нәшриятта басылып чыкты, аның сүзләренә язылган җырлар радио-телевидениедән яңгырап тора. Олы бәхәстә Фатыйх әфәнде сүзләрен чак кына үзгәртеп әйткәндә (язгач, язучы буласың инде, диебрәк әйтте ул), шигырь язган кеше шагыйрь буладыр бит инде. Бу вакыйгадан соң да җир җимерелмәгән иде, шөкер. Бер әңгәмә барышында Фатыйх Сибагатуллинның: «Язучылар берлегендәге өч йөз кешенең яртысын берлектән куарга кирәк», - диюе дә - аның гына фикере. Ул фикергә дә егылып төшәргә кирәкмәс. «Куылырга хөкем ителгән» йөз илле каләм иясен дә кайчандыр Язучылар берлегенә үз фикерләре булган, әдәбиятта ут уйнаткан Сибгат Хәкимнәр, Гариф Ахуновлар, Туфан Миңнуллиннар, Равил Фәйзуллиннар, Илдар Юзеевлар, Мәгъсум Хуҗиннар, Шәүкәт Галиевлар, Илфак Ибраһимовлар, бүләккә кандидат ягыннан торып Татарстан Президентына юлланган хатка кул куючы Ринат Мөхәммәдиевлар кабул иткән ләбаса!.. Берлеккә күрәләтә брак җыйганнар булып чыгамыни?! Аларның да фикерен ихтирам итәседер бит. Әллә кабат бер генә фикерлегә калып бара торган җәмгыятьтә элекке уңай эшләр һәм үзара кешелекле мөнәсәбәтләр дә гаепләнәчәкме? Язучыларның берсе дә Берлеккә ришвәт биреп кермәде дип беләм, чөнки аның бирерлек акчасы да, ришвәт бирә-бирә керергә, Берлек әгъзасы булуның бүтәннәр күпсенерлек өстенлеге дә юк. Заманы да башка иде. Хәзер генә ул һәртөрле катыргыны һәм исемне сатып алып була, кулыңа зур хәрам акча гына керсен.
Татарстан Президенты үзләренчә уйлаган бер-ике каләм иясенең кандидатка мөнәсәбәтенә карап кына үз фикерен үзгәртергә мөмкин дип уйлау көлке дә әле. Аның каравы, кандидатны яклаучылар кемнәр ди бит! Алар Ркаил белән Рифат ише генәме? Русия Федераль Җыенының ике палатасы Рәисләре, армия генералы! (Рәхмәт әле, Казан кирмәне каршына танклар китертмәгәннәр, уйласалар, булдыралар иде бит). Дәрәҗәле коллегаларының Татарстандагы Тукай бүләгенә тәкъдим ителүен алтмыш кеше ни арада ишеткән дә, Татарстан Президентына юлланасы хатка кул кую өчен ничек җыелып өлгергәннәр диген?! Бик шыпырт та эшләгәннәр, үзенең әйтүенә караганда, кандидат бу хатның язылачагын белми дә калган. Дусларына сюрприз ясарга теләгәннәр, күрәсең. Мондый көч-куәткә ия алтмыш әфәнде һәм ханым шәп китаплар авторына Россия хөкүмәтенең миллионнар белән исәпләнә торган берәр премиясен юллап алып бирсәләр (аларга берни тормыйдыр бу!) яисә аны Халыкара Нобель премиясенә тәкъдим итсәләр, тагын да зуррак сюрприз булыр иде дә бит, ни сәбәпледер, артык тыйнаклыкмы, кысмырлыкмы күрсәтеп, аны Татарстанның спорт чыгымнарыннан чак артып калган ярыммескен бүләге белән чикләргә булганнар. Хөрмәтле Фатыйх Сибагатуллин китаплары халыкара дәрәҗәдә язылган диләр бит, димәк, ул зуррак бүләккә лаек. Мәскәү кадәр Мәскәүдән аны яклап нибары алтмыш кына имза җыелу да гаҗәпләндерә, чөнки, рәтен белеп оештырганда, Фатыйх әфәнденең туган авылы Апаз белән безнең авыл арасындагы халыктан да алтмыш урынына алты йөз имза җыярга була. Гади халык язган хатны укып караучы, телеэкраннан кат-кат сөйләүче генә булмастыр. Бездәйләрнең сүзенә ара-тирә булса да колак салгаласалар, бөтен гомерләре буена милләткә һәм татар әдәбиятына фидакарьләрчә бирелеп хезмәт иткән Фәүзия Бәйрәмовалар (аны бүләккә мәшһүр Туфан Миңнуллин да берничә тапкыр тәкъдим итеп карады һәм васыяте саналырлык мәкаләсендә язып калдырды), Флера Гыйззәтуллиналар, Клара Булатовалар, Мәдинә Маликовалар әллә кайчан лауреат булып йөрерләр, иң-иң талантлы сирәк шагыйрьләрнең берсе булган Харрас Әюп, бик лаек бүләккә тиенә алмаган килеш, мәңгелеккә китеп бармас иде.
Телеэкран аша Ркаил Зәйдулланың «телен тешләтергә» маташуның икенче сәбәбе, мөгаен, теләсә нинди үзгә фикерне яралгы вакытта ук буып ташларга теләвебездәдер. И-и, хәтәр дә инсан икән Ркаил атлы бу мишәр малае, бер сүзе белән әнә кемнәрне аякка бастырды һәм үзенә каршы күтәрде бит. Шулай күтәрелеп дөрес эшләделәр анысы, эреле-ваклы башлыкларныкыннан үзгә сүзгә (гәрчә ул башлыклар җәмәгать оешмасында утырсалар да), иреклерәк фикергә бер тапкыр аз гына юл ачсаңмы?! Әнә Горбачев бераз юл ачкан иде дә, озак бөялеп торган ташкын, котырып, каһарманның үзен дә чак батырмады. Теге мескен көчкә качып котылды. Әле көләбез аннан, ә тиран Корыч бабайны, аның коточкыч репрессияләр чорын сагынып яшь түгәбез, ул чордагы «тәртип»не кире кайтаруга үзебездән нинди өлеш кертергә белми изаланабыз. Зыялылар, хөр фикерлеләр саналган булабыз бит әле. Без һаман да тоталитар җәмгыятьтәгечә калырбыз, шулай бер дә үзгәрмәбезме икәнни?!.
Комментарийлар