16+

Түзеп арыган ярсу ташкыны

Язгы ташуның кайсы көнне башланасын тәгаен генә беркем дә белми. Көннәр җылынып, карлар эри башлауга, халык тынычсызлык белән елгалардагы ташуның бу елда ни дәрәҗәдә көчле булачагы турында уйлый башлый. Урманнарда, басуларда-кырларда мыштым гына тупланган кар сулары исә, юаш кына күлдәвекләрдән тора-бара җимергеч көчкә әверелеп, бер иртәдә кинәттән һөҗүмгә күчә: елгаларны...

Түзеп арыган ярсу ташкыны

Язгы ташуның кайсы көнне башланасын тәгаен генә беркем дә белми. Көннәр җылынып, карлар эри башлауга, халык тынычсызлык белән елгалардагы ташуның бу елда ни дәрәҗәдә көчле булачагы турында уйлый башлый. Урманнарда, басуларда-кырларда мыштым гына тупланган кар сулары исә, юаш кына күлдәвекләрдән тора-бара җимергеч көчкә әверелеп, бер иртәдә кинәттән һөҗүмгә күчә: елгаларны...

Кешенең ачу хисен дә язгы ташу белән чагыштырырлык. Күңелнең бер ерак почмагында хасил булгач, ул чүпрә салынган камыр кебек шунда ук кабарып, ташып чыкмый. Ачу эчтә әкренләп кенә үсә, аек акыл белән бүтән хисләр аны гел суытып, йөгәнләп торалар. Әмма әйләнә-тирәдәге вакыйгалар тәэсирендә ачу көннәрдән бер көнне ярсуга әверелә һәм аек акылның киртәләрен дә җимереп, иреккә бәреп чыга. Һәм азатлыктан башы әйләнгән ул ярсуның ниләр майтарып бетерәчәген бер Аллаһ кына белә.
Якшәмбе кичендә Мәскәүнең Бирюлево районында кабынган тәртипсезлекләрнең дә сәбәбе шунда, минемчә. Районны үз итеп алган гастарбайтерларның тәртип бозып, җинаять кылып, үзләрен хуҗалар дип хис итеп йөргәннәренә җирле халык инде күп еллар буе түзгән һәм шул көнне меңләгән кешеләрнең күңелләрендә әлеге вакыт эчендә тамчылап-тамчылап үсә барган ярсу, җимергеч ташкын булып, тышка бәреп чыккан. Соңгы тамчыга 10 октябрь көнне бер ят милләт вәкиленең 25 яшьлек Егор Щербаковны чәнчеп үтерүе әйләнгән.
Очкыннан кабынган зур «янгын»
Егор Щербаковка каршы җинаять узган атнаның пәнҗешәмбе көнендә үк кылынган булуына карамастан, Бирюлеводагы тәртипсезлекләр өч тәүлек узгач кына башланды. Нәкъ шул көнне үзәк телеканалларның берсе җинаять урыныннан видеоязма тәкъдим иткән сюжет белән чыкты. Аннан күренгәнчә, Щербаковны үтергән зат башта подъезд төбендә бер яшь кызга бәйләнеп тора. Теге кыз подъезд эченә кереп качкач, ул яшерен камера урнаштырылган урыннан китеп бара. Вакыйганың дәвамы Щербаковның йөргән кызының сүзләреннән билгеле. Күрәсең, үзеннән качарга өлгергән кызга карата ниятләре чынга ашмагач, ул үчен каршына очраган яшь пардан алырга була. Егетләр арасында ызгыш купкач, теге адәм пычак чыгара һәм үзеннән кача башлаган Щербаковны куып җитеп, аның йөрәк турысына ук пычагын кадый. «Мин кешеләрне ярдәмгә чакырып кычкыра башладым, биш «Ашыгыч ярдәм» чакырттым, әмма егетем, алар килеп җиткәнче, тезләремә башын салган килеш үлеп китте», ‒ дип искә ала күз яшьләре аша Щербаковның сөйгәне. Күрәсең, шушы видео җирле халыкны гаделлек, туган районнарын анда «тамыр җәйгән» мигрантлардан азат итүне таләп итеп, урамнарга агылырга мәҗбүр иткән соңгы этәргеч булгандыр да.
Рус егете үтерелүеннән кабынып китеп, Мәскәүгә Кавказдан һәм Урта Азиядән килеп эшләп ятучыларга каршы протест акциясенә әверелгән 13 октябрь көнге чуалышларда, төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, 3000нән алып 4000гә кадәр кеше катнашкан. Аларга каршы тору өчен башкала полициясенең бөтен көчләре җәлеп ителде. Ярсыган халык ташкыны машиналарны, кибетләрне яндырды, ОМОН белән бәрелешләргә керде, читтән килеп эшләүчеләр аеруча да күп тупланган урынга - Бирюлевоның яшелчә базасына һөҗүм итте. Зыян күрүчеләр хокук саклаучылар рәтләрендә дә, җирле халык арасында да бар. Тәртипсезлекләрдә катнашкан 400ләп кеше дүшәмбе көнне кулга алынган иде.
Халык канәгать
Бирюлево «инкыйлабы» җимереклекләр, хастаханәгә эләгүләр, кулга алынулар белән тәмамлануына карамастан, район халкы ул вакыйгадан бик канәгать калган. Андагы соңгы хәлләргә багышланган бер социаль челтәрдәге төркемдә халык ул баш күтәрүне зур җиңү дип атый. «13 октябрь төне Бирюлевога куанычлар алып килде. Ниһаять, иркен сулап була хәзер, почмак саен мигрантлар очрап тормый!» - дип яза бер егет. Бер кыз аңа кушылып дәвам итә: «Урамда рәхәт. Шатлыгымның чиге юк!»
Мәскәүнең Бирюлево районында яшәүче җирле халыкның барысы да диярлек ул хәлләргә шат дисәң дә, бер дә арттыру булмас. Бу кешеләрнең Мәскәүгә Кавказдан һәм Азиядән туктаусыз агылган мигрантларны гомумән өнәп бетермәүләре белән дә, шәхси күралмаулары белән дә аңлатылмый.
Эш шунда - аларның күпчелегенең Россиягә күрше республикалардан «бәхет эзләп килүчеләрдән» зыян күргәннәре яки бу хакта дус-ишләреннән күп ишеткәннәре бар.
«Сугышулар, көчләүләр, кеше үтерүләр - безнең көндәлек көнкүрешебез һәм күп очракта гаеплеләр - әлеге дә баягы мигрантлар. Без бу хакта инде күптән әйтеп киләбез, тик безне ишетүче генә юк», - дип зарлана җирле халык. Һәркайсы үзе белгән вакыйганы да сөйләргә ашыга. Берсенең кызын көчләгәннәр, икенчесенең улын чәнчеп үтергәннәр, өченчесенең танышына атканнар... Һәм һәр очракта чыгышлары белән Кавказдан яки Урта Азиядән булган затлар гаепле булып чыккан.
Интернеттагы блоглар хәзер Бирюлевода яшәүче халыкның зарларыннан ташып ята. Берәү болай яза: «Кич белән кибеткә чыгарга да куркып торабыз. Көндез белән Бирюлево тыныч, тәртипле урынны хәтерләтсә, кояш бату белән, ул капма-каршы якка үзгәрә дә куя. Барысына да яшелчә базасы, шунда эшләп һәм яшәп ятучы мигрантлар гаепле. Алар хәзер районыбызда меңләгән һәм әкренләп җирле халыкны кысрыклап чыгара баралар. Кичке унбердән соң урамга чыгарга куркыныч булган урында кемнең яшисе килсен?!» Калган хәбәрләр дә шундый ук рухта. Шунда ук соңгы вакытта кылынган киң яңгырашлы җинаятьләр дә искә алынган. Ике ел элек Бирюлевода өч таҗик 27 яшьлек Роман исемле егетне чәнчеп үтергән булган. Быел җәй көне дә охшаш хәл кабатланган. Мигрантлар күптән түгел генә 87 яшьлек әбине көчләгәннәр. Башкаланың бөтен полициясе Бирюлевога агылган көнне дә чит ил «кунаклары» мылтыктан атулар белән юл конфликты оештырганнар.
Бирюлеводагы 13 октябрь көне вакыйгалары җирле халык өчен, дөрестән дә, җиңү булуын танырга кирәк. Ул хәлләрдән соң, районны озак еллар буе өркетеп торган мигрантларның төп җыен урыны - яшелчә базасы тикшерү вакытына ябылды. Анда кагыйдәләр бозуның күпсанлы очраклары теркәлде, утлы корал белән зур күләмдәге акча табылды, дүшәмбе көнне 1200 мигрант кулга алынды. Тикшерү эшләре тәмамлангач, сәүдә ноктасы бөтенләй үк ябылмаса да, анда, ниһаять, тәртип урнашыр, ә мигрантлар үзләрен тынычрак тота башларлар, дип, чын күңеленнән ышана җирле халык.
Мигрантлар проблемасы
БМОның сентябрь ае докладыннан күренгәнчә, Россия «кунакчыллык», ягъни территориясендә яшәп ятучы мигрантлар саны буенча дөнья күләмендә икенче урынны били. Илебездә бүгенге көндә 11 миллион мигрант бар. Алар белән бәйле зур яңгыраш алган һәрбер күңелсез очрактан соң, хөкүмәт мигрантларның бездә яшәү һәм эшләү шартларын катгыйландыручы законнар кабул итә. Быелның августында гына да дәүләтнең ачык йөз күрсәтүенә яманлык белән җавап бирүче чит ил «кунаклары»на карата штрафлар арту һәм аларны илебезгә бүтән аяк басмаслык иттереп туган якларына озату законы гамәлгә керде. Шуңа да карамастан, гастарбайтерлар тәртипсезлекләр кылуларын дәвам итәләр. Бирюлево вакыйгасыннан соң, Дәүләт Думасы сишәмбе көнне аларга кагылышлы яңа закон кабул итте. Ул закон милләтара низагларны булдырмау эшен губернаторларның һәм өлкә башлыкларының җилкәләренә йөкли. Моннан соң һәр җитәкче үз районы өчен җавап тотачак.
Россиядә мигрантлар проблемасы бүген генә барлыкка килмәде. Үз өлкәләрендә тәртипсезлекләр кылып йөргән гастарбайтерлар өчен җитәкчеләр тоткан урыннары белән җавап бирә башлагач, бәлки, дөрестән дә, бу мәсьәләдә азмы-күпме уңышка ирешелер. Әмма хөкүмәт бу чараларның әле бик аз булуын аңларга тиеш. Бирюлево районында килеп туган ситуациядә - җирле халыкның читтән килеп эшләүчеләрдән куркып яшәргә мәҗбүр булуларында, мигрантларның үзләреннән тыш, ул хәлләргә күз йомган полициядә дә, кешеләрнең ярдәм сорауларына чукрак калган түрәләрдә дә гаеп бар. 13 октябрь көне хәлләре чарасызлык аркасында туган дип аңларга кирәк. Халыкның шулай дәррәү кубып күтәрелүен, массакүләм тәртипсезлекләрне булдырмас өчен, җитәкчеләр үз канатлары астындагы халыкның сүзенә гел күз-колак булырга тиешләр. Алай эшләмәгәндә, урамнарга ярсу ташкынының бәреп чыгуын көт тә тор. Язма башында күңелдәге ачу хисен язгы ташу белән чагыштырган идем. Кар суларының һөҗүме вакытын якынча белеп була, ичмасам, ә ярсуның ташып чыгар вакытын һәм аның куәтен, нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булганын берничек тә чамалап булмый шул.
Җинаятьче рәшәткә артында
Егор Щербаковның үтерелүе вакыйгасына кире әйләнеп кайтсак, сишәмбе көнне аны үтерүдә шикләнелүче кулга алынды. Яшерен видеокамера «күзенә» эләккән зат әзәрбәйҗан кешесе Орхан Зейналов исемле адәм булып чыкты. Аны Мәскәү астының Коломна шәһәрендә эләктереп, вертолет белән Мәскәүгә китерделәр. Кулга алганда, Зейналовның каршылык күрсәтүе әйтелә. Щербаковны үтерүдә гаепләнүче һәм 13 октябрь көнге чуалышларның төп сәбәпчесе булган затны Мәскәүдә Россиянең эчке эшләр министры Колокольцев үзе каршы алды. Зейналов рәсми булмаган рәвештә генә гаебен дә таныган инде.
PS. Бирюлеводагы чуалышлар мөселманнарның изге бәйрәме Корбан гаете алдыннан ук булды. Хокук саклаучылар бу чараның яңа массакүләм тәртипсезлекләр тудырмавы артыннан сишәмбе көнне Мәскәү урамнарын дүрт күзләп күзәтте. Бирюлевода яшьләр төркемнәренең таратылуы, берничә дистә кешенең кулга алынуы турында хәбәрләр бар. Полиция күзәтеп бетермәгәндерме, әллә моның Бирюлеводагы соңгы вакыйгаларга катнашы юктырмы - чәршәмбе көнне Көнчыгыш Бирюлевоның тимер юлыннан ерак түгел чәнчеп үтерелгән үзбәк кешесенең җәсәде табылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading