Украина Кырым ярымутравын бөтенләйгә югалтуы белән килеште бугай инде. Әмма 27 мең квадрат километр мәйданыннан бернинди каршылыксыз диярлек колак какканнан соң, Киев үз-үзенә бүтән андый хаталар җибәрмәскә, бер метр җирен дә көрәшсез бирмәскә сүз биргән, ахры. Хәзер, илнең көньяк-көнчыгышында ярсыган баш күтәрүчеләрне басу өчен, ул нинди генә чараларга бармый...
Закон...
Украина Кырым ярымутравын бөтенләйгә югалтуы белән килеште бугай инде. Әмма 27 мең квадрат километр мәйданыннан бернинди каршылыксыз диярлек колак какканнан соң, Киев үз-үзенә бүтән андый хаталар җибәрмәскә, бер метр җирен дә көрәшсез бирмәскә сүз биргән, ахры. Хәзер, илнең көньяк-көнчыгышында ярсыган баш күтәрүчеләрне басу өчен, ул нинди генә чараларга бармый...
Закон юлы
Сишәмбе көнне Украинаның Югары Радасы сепаратизм (яңа мөстәкыйль дәүләт хасил итү яки киң автономия дәрәҗәсе алу өчен дәүләтнең бер өлешенең аерылып чыгуы) өчен җинаять җаваплылыгын кырысландыручы закон кабул итте. Моннан болай Украинада Конституция режимын көч белән үзгәртергә тырышу 15 елга кадәр тоткынлык белән җәзаланачак.
Бу законның Харьков, Донецк һәм Луганск шәһәрләрендә барган чуалышларга турыдан-туры катнашы булуында бернинди шик юк. Киев хакимияте, шул алым белән, аларны куркытырга, Россия канаты астына керү уеннан кире кайтарырга исәпләгән иде. Әмма закон капма-каршы нәтиҗә бирде, ялкынны суытасы урынга, ул карар учакка утын гына өстәде төсле. «Мәйданда дулашкан милләтчеләр белән радикаллар хакимият колгаларына менеп кунаклады, ә безне, шундый ук идеяләрне алга сөргән өчен, сепаратистларга тиңләп куйдылар», − дип фикер йөртә хәзер илнең көньяк-көнчыгышында гаделлек өчен көрәшүчеләр. Законның кырыслануы ул өлкәләрдә фетнәчеләрнең тагын да активлашуына гына китерде.
Украинада сепаратизмга кагылышлы кабул ителгән закон кеше ирекләрен, митинглар үткәрү хокукларын да тыя түгелме соң?! Моңа кадәр Киев хакимияте Россияне, халык дулкыннарын катгый тыючы дәүләт итеп, үзен бу мәсьәләгә лояль караучы ил, дип күрсәтергә тырышты. Искә төшерик: Кырым татарларының Россиягә кушыласы килмәвенең төп сәбәпләренең берсе дә безнең илдә гамәл һәм сүз ирекләренең чикле булуларында иде. Украина хәзер үзе ачыктан-ачык, идарәнең һәр ысулы белән, халкының гражданлык позициясе чагылышларын басарга омтыла.
Астыртын хәйләләр
Украинада барган «пычрак сәясәт» вәкилләренең берсе - Юлия Тимошенко, Донецкиның үзен республика дип игълан итәргә җыенганын ишетүгә, бөтен эшләрен ташлап, шунда очкан иде. Тимошенко анда бик хисләнеп, дуслык, татулык, өлкә халкын сөюе турында сөйләде. Ул ялкынлы нотыкны ишетүгә, Тимошенконың телефон аша Шуфрич белән күптән түгел булган әңгәмәсе искә төшә. Ул чакта Украинаның урыс телле халкын тезеп бастырып, атып үтерергә хыялланган Тимошенко кай арада аларга мәхәббәт белән яна башлаган икән?!
Көч куллану
Шушы көннәрдә Россиянең Тышкы эшләр министрлыгына Украинаның баш күтәргән районнарына, хакимият гаскәрләре белән берлектә, «Уң сектор» боевиклары һәм АКШтан ялланган хәрбиләр җыела башлавы мәгълүм булды. Киев аларга фетнәләрне көч кулланып басу бурычын йөкләгән. Украинаның бу мәсьәләне корал белән чишәргә тырышуы тыныч халыкның хокукларына, ирекләренә һәм гомерләренә куркыныч белән яный, дип кисәтә Тышкы эшләр министрлыгының вәкиле Александр Лукашевич. Бу хәлнең гражданнар сугышына китереп җиткерүе дә ихтимал.
Шулай итеп, Киев хәзер бөтен көчен дәүләтенең бөтенлеген саклап калуга юнәлдергән. Хәер, Украинаның көньяк-көнчыгыш өлкәләренә теш-тырнагы белән ябышуы һәм андагы фетнәләрне корал белән басарга да әзер булуы ул районнарны югалтудан куркуы белән генә аңлатыламы икән? Ә бәлки, мондый нык ыгы-зыгы Донецк, Луганск һәм Харьковның Россиягә йөз белән борылулары аркасында гына тугандыр? Алар Европа белән берләшү ягына таба кыйбла тотсалар яки Украина дәүләте эчендә республикалар хасил итү турында гына сүз барса, Киев шулай ук дер калтырап тормас иде, мөгаен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар