16+

Украина «шоколадлы» юл сайлады

Украинаның үзенчәлекле тарихи вакыйгалар исемлеге якшәмбе көнне Президент сайлауларын үткәрү белән тулыланды. Аның үзенчәлеге шунда - сайлаулар илнең көньяк-көнчыгышында сугышлар кайнаган вакытта, дәүләттә сәяси дә, икътисади да тотрыклылык булмаган чорда узды. Шуңа күрә, гадәттә, сайлаулар вакытында төп фаразлар кайсы кандидатның беренчелекне яулавына кагылса, бу юлы аларның үткәрелү-үткәрелмәве дә зур сорау...

Украина «шоколадлы» юл сайлады

Украинаның үзенчәлекле тарихи вакыйгалар исемлеге якшәмбе көнне Президент сайлауларын үткәрү белән тулыланды. Аның үзенчәлеге шунда - сайлаулар илнең көньяк-көнчыгышында сугышлар кайнаган вакытта, дәүләттә сәяси дә, икътисади да тотрыклылык булмаган чорда узды. Шуңа күрә, гадәттә, сайлаулар вакытында төп фаразлар кайсы кандидатның беренчелекне яулавына кагылса, бу юлы аларның үткәрелү-үткәрелмәве дә зур сорау...

Украинаның үзенчәлекле тарихи вакыйгалар исемлеге якшәмбе көнне Президент сайлауларын үткәрү белән тулыланды. Аның үзенчәлеге шунда - сайлаулар илнең көньяк-көнчыгышында сугышлар кайнаган вакытта, дәүләттә сәяси дә, икътисади да тотрыклылык булмаган чорда узды. Шуңа күрә, гадәттә, сайлаулар вакытында төп фаразлар кайсы кандидатның беренчелекне яулавына кагылса, бу юлы аларның үткәрелү-үткәрелмәве дә зур сорау астында иде әле.

Сайлау нәтиҗәсе сюрприз булмады
Әмма илдәге сәяси кризис яңа ил башлыгын билгеләп куюга комачау итә алмады. Сайлауларга украин халкының 40 проценты бармавына, ә көньяк-көнчыгышның кайбер өлкәләрендә кешеләрнең ул чарага бөтенләй килмәвенә карамастан, алар дөрес узган булып танылды. Президент кәнәфие өчен көрәштә җиңүче исеме дә көтелмәгән булмады, ярышта өстенлекне халык та, чит ил сәясәтчеләре дә инде күптән Петр Порошенкога димлиләр иде. Нәтиҗәдә, ул, икенче урынны яулаган Юлия Тимошенконы 43 процентка артта калдырып, 56 процент тавыш белән җиңү яулады. Белгечләр халыкның аңа зур ышаныч баглавын Порошенконың Киевның вакытлы хакимиятеннән дә ерак торуына да, оппозицияне дә якламавына да бәйлиләр.
Әлбәттә, сайлаулар үткәндә тавыш та купмыйча калмады. Илнең ярты халкы хәзерге вакытта кулына корал тотып йөгереп йөри бит. Көньяк-көнчыгыштан тыныч халыкны атулар, Киев хакимиятенә буйсынудан баш тарткан солдатларны үтерүләр турында яңадан-яңа хәбәрләр ага. Халык «утлы күмер өстендә биегәндә», аның сайлауларга барырга вакыты да, теләге дә юк. Аннары, Киев Донецк белән Луганск республикаларын танымагач, халык үзәк хакимиятнең язмышы хәл ителүгә үзенчә бойкот та игълан итте. Аларны үзләренең киләчәге күбрәк кызыксындыра һәм бу дөрес тә. Донецк белән Луганск узган шимбәдә Новороссия дәүләтенә берләшәчәкләрен белдерделәр. Нәтиҗәдә, сайлауларга ул өлкәләрнең радикаллар кулында булган районнарында яшәүчеләр генә көчләп китерелде.

Янә Россия гаепле
Украинадагы хәрби хәлне исәпкә алып, сайлауларның әллә ни маҗараларсыз узып китүенә карамастан, илнең Куркынычсызлык Хезмәте янә Россиягә гаеп тагарлык гамәлләр күреп алган. Көньяк-көнчыгышта халыкны сайлауларга бармаска Россия хәрбиләре котырткан, дип хәбәр итә идарә. Халыкның тавыш бирергә теләмәвенең төп сәбәбе үзәкнең ул өлкәләрне изү-көчләвендә булуын Хезмәт күрми дә, күрергә дә теләми.
Украинада сайлаулар узган вакытта интернетта «Уң як сектор» лидеры Дмитрий Ярошның җиңеп килүен күрсәтүче ялган сурәт пәйда булган иде.
«Беренче канал» яңалыклар тапшыруында челтәрдә «сәер рәсем» барлыкка килүе турындагы сюжет күрсәтте. Шунда ук Украина телеканаллары Россия каналын ялган мәгълүмат таратуда гаепләп чыкты. Бу - Киевның Россиягә нахак яла ягарга гел сылтау эзләвенә тагын бер дәлил.

Украинаның киләчәге Порошенко кулында
Ничек кенә булмасын, сайлаулар узды. Хакимият дилбегәсен кулына алган «шоколад короле» Петр Порошенко җилкәсенә хәзер зур бурыч йөкләнде. Ул - илне аякка бастыру. Моның өчен аңа төп ике мәсьәләне үтәргә кирәк. Аларның беренчесе - көньяк-көнчыгышта тынычлык урнаштыру. Президентның тумышы белән Одессадан икәнен исәпкә алып, бу сорауның мөмкин кадәр азрак кан түгү белән хәл ителәсенә өмет бар. Икенчедән, Украинаның инде бил тиңентен сазлыкка кереп баткан икътисадын шул баткаклыктан өстерәп чыгару зарур. Күп белгечләр, Порошенко бу мәсьәләдә Европа сукмагын сайлаячак, дип фаразлый. Тик ул Россия белән мөнәсәбәтләрен җайга салырга тырышачак дигән карашлар да бар. Ләкин шул ук вакытта, кайбер хәбәрләр аның Россия белән судлашырга җыенуы турында да сөрән сала. Иң мөһиме - Порошенко халык сүзенә дә колак салып, үз башы белән эш йөртсен. Көнбатышта киңәшчеләр җитәрлек. Аларның кубызына биесә, илнең тезләнүдән мәңге күтәреләсе юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading