Казанда инвалидларга игътибар арткан төсле иде. «Уңайлы мохит» программасы тормышка ашырыла башлагач, башкалабыз урамнары аша юл өсте кичүләре махсус лифтлар белән җиһазландырылды, күп биналарның баскычларына пандуслар сузылды, зур кибетләрнең һәм дәүләт оешмаларының парковкаларында инвалидлар өчен тукталыш урыннары барлыкка килде һ.б. Тик, кызганычка, «уңайлыкларны» якыннанрак тикшерү аларның күбесенең күз буяу гына...
Казанның Универсиада сулышы белән яши башлавы да «Уңайлы мохит»кә комачауламады. Әлеге грандиоз спорт чарасы өчен төзелгән күпсанлы объектлар инвалидлар өчен урыннар белән җиһазландырылды. Ел башында Универсиада уеннарына инвалидларга бушлай билетлар тәтиячәк, дигән хәбәрләр дә күктә очып йөргән иде. Әмма алар күктә генә калды, ахры. Универсиада ачылуга инде санаулы гына көннәр калып бара, ә ул бушлай билетлар турында мәгълүмат чараның сайтында да, Социаль яклау министрлыгының интернеттагы битендә дә юк, ММЧлар да «телләрен йотканнар».
Бушлай «сыр» капкындагына түгел, министрлыкта да бар икән
Бушлай билетлар хакында беркөнне ялгыш кына ишетеп алдым. Билгеле булганча, Универсиада уеннарына билетларны ваучерлар формасында инде байтак вакыттан бирле сатарга керешеп, июнь башларында аларны кассаларда чын билетларга алыштыра башладылар. Уеннарның ябылуына алынган ваучерны билетларга алмаштырырга дигән ният белән беркөнне дуслар белән без дә кассага юл тоттык. Инвалидлар секторына билетлар турында аларны сату белән шөгыльләнүче оешмага шалтыратып, барысын да алдан ук белешкән идем. Ваучерны билетларга алыштырганда, аларның берсе шул секторга икәнен генә әйтергә кирәк иде операторның аңлатуына караганда. Тик касса хезмәткәрләренең бу турыда беренче тапкыр ишетүләре ачыкланды, чын күңелдән аптыраулары аларның йөзләренә үк чыкты. Кайларгадыр шалтыратып, белешкәч-сорашкач, кассирларның берсе: «Инвалидларны Социаль яклау министрлыгы бушлай билетлар белән тәэмин итәргә тиеш икән бит», - дигәннән соң, аптырау чираты миңа җитте.
Нәтиҗәдә, миңа бер номер биреп, шуңа шалтыратып, барысын да төгәл белешергә киңәш иттеләр. Үзен Ольга Борисовна дип таныштырган ягымлы гына ханым, бушлай билетлар турындагы хәбәрне раслап, инвалидларны уеннар узган урыннарга алып бару ничек оештырылганын да аңлатып бирде. Инвалидлар Җиңү паркы янында җыелып, Волгоградская урамында урнашкан Социаль яклау министрлыгы янында машиналарын калдырып, стадионнарга аларны автобуслар илтергә тиеш була икән. Бу хәбәргә бик шатландык, чөнки стадион янына машина белән кереп булмас, дип бик борчылган идек. Аннан тыш, инвалид кешенең озата баручысына шул ук секторда бушлай урын каралганын да аңлатты ханым. Ахырдан Ольга Борисовна исемемне һәм телефон номерымны язып алды да министрлыкта бушлай билетлар турында сорау тәгаен хәл ителеп беткәч хәбәр итәчәген һәм ул билетларны кайдан килеп аласын аңлатачагын әйтте. Әлеге яңалыкларга сөенеп, хөкүмәтебезнең инвалидлар турында шулай кайгыртуыннан бик канәгать булып, өйгә кайтып киттек.
Тик куануым иртәрәк булды, ахры. Берничә көннән Ольга Борисовнага яңадан шалтыратып караган идем, ул мәсьәлә әле һаман да хәл ителеп җиткерелмәвен әйтеп, борчылмаска кушты. Ничек борчылмаска инде? Универсиада ачылуга атна-ун көн генә вакыт калып бара лабаса. Өстәвенә теге чакта сөенгән шәптән ваучер буенча алынган билетларны да дусларга вәгъдә итәргә өлгергән идек.
«Футбол» уены
Нәтиҗәдә, яр буенда әйбәт һава торышын көтеп утырып туеп, бушлай билетлар турында башка чыганаклардан белешеп карарга булдым. Беренче эш итеп, билетларны сату сайтында күрсәтелгән номерга шалтыраттым. Соравымны ишеткәч, оператор бераз каушабрак калды, мәгълүматны тикшерәчәген әйтеп, көтәргә кушты. Минут арты минут үтеп, 8 минут буе тырышып эзләнүенә карамастан, ул йомышымны канәгатьләндерерлек берни дә таба алмады. Ахыр чиктә, йә Инвалидлар ассоциациясенә, йә Универсиаданың оештыручысына мөрәҗәгать итәргә киңәш итеп, аларның номерын бирде.
Казанда яки Татарстанда Инвалидлар ассоциацияләре юк, иң якыны - Идел буе округыныкы. Аларны борчып та тормадым. Ә Универсиаданың оештыручысының номерын әйткәндә, оператор бер санга ялгышкан булып чыкты, шулай да номерны интернеттан эзләп табып, анда шалтыраттым. Тик ул шалтырату да уңышсызлыкка тарыды: оператор, без бу хакта берни дә белмибез, дип җавап бирде.
Инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы, атамасына караганда халыкны яклаучы орган бу турыда белмичә калмас дип, өченче җир итеп Социаль яклау министрлыгына шалтыраттым. Шуннан соң, гадәттәгечә, чын «футбол матчы» башланды. Футболчылар - министрлык хезмәткәрләре, туп - мин. Кабул итү бүлегенә шалтыратып, һаман да шул соравымны бирүгә, алар мине җәмәгатьчелек белән эшләү бүлегенә «озаттылар». Алар, үз чиратларында, «тупны» төрле чаралар үткәрүне оештыру эше белән шөгыльләнә торган бүлеккә тибеп җибәрде. Ольга Борисовна инвалидларга Универсиадага бушлай билетлар шушы министрлыкта хәл ителә, дигән иде бит, әмма аның төрле бүлекләрендә эшләүче бөтен хезмәткәрләр дә бертавыштан бу хакта беренче мәртәбә ишетүебез, дип белдерделәр. Ахыр чиктә, министрлык миңа социаль яклау идарәсенә шалтыратып карарга киңәш итте.
«Футбол матчы»ның икенче таймы идарәдә дәвам итте. Министрлык биргән телефон аша да, билетлар хакында берни белмәүләрен әйтеп, башка бүлеккә шалтыратырга куштылар. Ул бүлектә утыручы ханым исә, ышанычлы, басынкы тавыш белән тагын бүтән бүлекнең номерын бирде. Соравыма шулай шома гына җавап биргәч: «Эш пешә, ахры, ниһаять. Гол була хәзер!» - дип эчтән генә шатланып та куйдым. Ул биргән номер инвалидларның социаль интеграциясе һәм реабилитация мәсьәләләрен хәл итүче бүлек булып чыкты. Тик анда да мине аңлаешсыз «кабул иттеләр». Башта берни белмим, дигән ханым, номерыгызны миңа министрлыкта бирделәр дип әйткәннән соң, каядыр барып, сорауны белешеп килергә булды. 10 минутлап телефон төбендә көтеп утырганнан соң, ханым кире килеп, кайсы районда яшәвемне белешә башлагач, бозның, ниһаять, кузгала башлаганын аңладым. Ханым минем исемем белән телефонымны язып алгач, берничә көннән сезнең белән үзебез хәбәрләшербез, дип саубуллашты.
Тагын дүрт көннән соң Совет районының Социаль яклау бүлегеннән шалтыратып, үземнең һәм озата баручымның паспортларын китерүебезне сорадылар. Паспортларның күчермәләрен илтеп тапшырдык. Көтәргә куштылар. Хәзер менә көтеп утырам инде - өмет бар, ышаныч кына юк дәрәҗәсендә. Безнең илдә гел шулай бит инде. Әле бәлки югалган Ольга Борисовна да пәйда булыр.
Оешмаганлыкмы, әллә сәбәп башкадамы?
Бу вакыйгада аңлашылмаучанлыклар бик күп. Юктан бар булган һәм вәгъдәләре белән күңелне кытыклап юкка чыккан Ольга Борисовна кем ул? Социаль яклау министрлыгының да, идарәсенең дә сайтларында андый исемле кеше юк. Ул инвалидларга бушлай билетлар мәсьәләсе министрлыкта хәл ителә дигән иде. Әмма министрлыкта, без бу хакта беренче тапкыр ишетәбез, дип утыралар. Идарәдә дә ниндидер буталчыклык: ныклап төпченүем генә уңай нәтиҗә бирде бит. Хәер, әле аның да уңай булуы тәгаен билгеле түгел - билетлар кулда юк. Ә иң мөһиме - ни өчен ул бушлай билетлар турында беркайда да бернинди дә хәбәр юк? Инвалидларга дөрестән дә бушлай билетлар каралган булгач, ни өчен ул хакта беркем дә белми? Әллә бу белергә ярамый торган информацияме?
Бу хәлдә билетларның бушлай яки түләүле булулары да артык мөһим роль уйнамый. Уеннарга билетлар 30 сумнан башлана. Дөрес, финал ярышларына һәм Универсиаданың ачылуына һәм ябылуына алар күпкә кыйбатрак. Әмма туган шәһәреңдә гомердә бер була торган дөньякүләм чарага андый акчалар да жәл түгел. Әмма нишләп әле була торып, андый мөмкинлектән файдаланмаска? Өстәвенә, Ольга Борисовнаның сүзләренә караганда, инвалидларны стадионнарга илтү һәм аннан алып кайту да уңайлы оештырылган булырга тиеш. Монысы да бик мөһим фактор. Ни өчен ул хәбәрнең вакытында таралмавы һәм эшне юньле-башлы оештырып чыкмаулары гына зур сорау астында кала. Әллә инвалидлар аяк астында буталып йөрмәсеннәр әле, дигәннәр инде шунда?
Ничек кенә булмасын, әле азрак вакыт бар. Җәмәгать, үзегез караган Социаль яклау бүлекләренә шалтыратыгыз, төпченегез, хокукларыгызның яклануын таләп итегез.
Комментарийлар