16+

Яңа ел «иярченнәре»

Яңа ел төне, бәйрәм көннәре артта калды, димәк, шушы вакыт эчендә һәркайсыбызга теш-тырнаклары белән ябышкан ялкаулыктан тәмам арынып, елдан ниләр көтәсе, планнар һәм үзгәрешләр турында уйлануның сәгате сукты. Ат елы, чанасына тутырып, җәмгыять өчен нинди «күчтәнәчләр» алып килгән икән? Машина йөртәсең килсә, ике сынау узасы Хөкүмәтебезнең яңа елга халкы өчен...

Яңа ел «иярченнәре»

Яңа ел төне, бәйрәм көннәре артта калды, димәк, шушы вакыт эчендә һәркайсыбызга теш-тырнаклары белән ябышкан ялкаулыктан тәмам арынып, елдан ниләр көтәсе, планнар һәм үзгәрешләр турында уйлануның сәгате сукты. Ат елы, чанасына тутырып, җәмгыять өчен нинди «күчтәнәчләр» алып килгән икән? Машина йөртәсең килсә, ике сынау узасы Хөкүмәтебезнең яңа елга халкы өчен...

Яңа ел төне, бәйрәм көннәре артта калды, димәк, шушы вакыт эчендә һәркайсыбызга теш-тырнаклары белән ябышкан ялкаулыктан тәмам арынып, елдан ниләр көтәсе, планнар һәм үзгәрешләр турында уйлануның сәгате сукты. Ат елы, чанасына тутырып, җәмгыять өчен нинди «күчтәнәчләр» алып килгән икән?

Машина йөртәсең килсә, ике сынау узасы
Хөкүмәтебезнең яңа елга халкы өчен әзерләгән кайбер реформалары, канун проектлары Президент котлавы һәм сәгатьләр унике тапкыр сугу белән үк гамәлгә керде. Алар арасында җәмгыять өчен иң куанычлылары - хезмәт хаклары белән социаль түләүләрнең артуыдыр, мөгаен. 1 гыйнвар иртәсеннән минималь хезмәт хакы 349 сумга артып, 5554 сумны тәшкил итә башлады. Узган ел буе күпсанлы бәхәсләргә дучар ителгән ана капиталы да өскә үрмәләде, хәзер аның күләме 430 мең сумга якын. Башта, 2016 елга чаклы гына, дип «җан өрелгән» әлеге түләү турында бу ел буе да сөйләшүләр тынмаска охшаган. Депутатлар аны озайтуның зарурлыгы турында уртак фикергә килде инде, тик әле «аналар бәхете»н тагын күпме елга сузасы хәл ителеп бетмәгән. Аны 5 яки 10 елга озайту мәсьәләсен Хөкүмәт июль аена ачыклап бетерер, дип көтелә.
Узган ел буе хәрби хезмәткә чакырылу яшен тутырып килүче егетләр, яңа елдан Ватан алдындагы бурычның вакыты артмасмы икән, дип куркып яшәделәр. Егетләрнең бәхетенә, хәрби хезмәт срогы үзгәрешсез калды. Армиядән качып йөрүчеләргә бәйле икенче яңалык исә көенечлерәк: 1 гыйнвардан гамәлгә кергән яңа канун «армия куяннары»н дәүләт хезмәтенә алуны тыя. Димәк, моннан соң егетләргә Ватан алдындагы бурычны үтәү белән дәүләткә караган оешмаларда эшли алмау арасында сайларга туры киләчәк.
Тагын бер яңалык машина йөртү таныклыгына ия булырга теләүчеләрнең борыннарын салындырачак. Алар хәзер ике имтихан тапшырырга тиеш була. Аның беренчесе машинада йөрү нечкәлекләрен һәм юл кагыйдәләрен белүне таләп итә. Таныклыкка укучы ул күнегүләргә булдыклылыгына сынау узгач кына машинада юлга чыгу рөхсәте алачак һәм ул эштә дә остарып беткәч, тагын бер имтихан бирәчәк. Канун уку процессының озынаюын һәм, күрәсең, кыйммәтләнүен дә күз алдында тота.
Яңа елдан гамәлгә кергән башка кануннар банкларга клиентларының карталарыннан урланган акчаларын кайтара башлауны йөкләде, 3 миллионнан да кыйммәтрәк җиңел машина хуҗаларына транспорт салымын арттырды, торакларда ялган теркәлүләр белән көрәш өчен, зур штрафлар һәм җинаять җаваплылыгы чараларын кертте.

Начар гадәтләр белән көрәш
Ел әйләнәсендә көтеләчәк үзгәрешләр дә җәмгыять өчен бик мөһим. Быел бөтен торак пунктларда да ашыгыч ярдәмнең хезмәт күрсәтү тәртибе үзгәреп бетәчәк. Моннан соң ул ике төрлегә - кичектергесезгә һәм 4 сәгать аралыгында килә ала торганына бүленә. Аның беренчесе кеше үлем хәлендә булган һ.б. шундый сузарга ярамаган очракларда ярдәмгә ашыгачак, икенчесе гадирәк авыруларга хезмәт күрсәтәчәк.
2014 елда, акцизлар югары үрмәләү белән, аракының бәясе - 20, сыраныкы - 3-5, тәмәкенеке 7 сумга артыр дип көтелә. Зыянлы гадәтләргә кагылышлы тагын бер яңалык - 1 июньнән «Тәмәке тарту турында»гы канун гамәлгә кереп, тәмәке каплары зур кибетләрнең киштәләрендә генә калачак, ә бу эш белән шөгыльләнү кафеларда, кунакханәләрдә, базарларда, поездларда һ.б. җәмәгать урыннарында тәмам тыелачак.
Татарстанга килгәндә, 2014 елдан башлап, республика зур сайлаулар циклына аяк баса. Быелның 14 сентябрендә Татарстанның Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Киләсе елга татарстанлыларны республика җитәкчесен һәм муниципаль берәмлек башлыкларын сайлаулар көтә.
Халыкны көткән башка үзгәрешләр арасында балалар бакчаларына федераль дәрәҗәдәге электрон чиратның эшли башлаячагы, илнең Фәннәр Академиясенең үзгәртеп коруга дучар ителәчәге һ.б. бар. Һәрбер ел тормышыбызга шатлыклы да, күңелсез дә яңалыклар алып килә, язмыш юлыбызга зур фаҗигаләр һәм хәвеф-хәтәрләр генә язган булмасын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading