16+

Яз – ага сулар, ага юллар...

«Россиянең ике бәласе - җүләрләр һәм юллар», - диләр. Илебез асылын тулысынча ачып биргән бу хикмәтле фикернең әйтелгән вакыты XIX гасыр башлары булырга тиеш. Әмма, ике гасыр узуга карамастан, бу әйтем әле һаман да бик актуаль, аның мәгънәсен тагын да тулырак ачып бирүче төрле вариантлары да барлыкка килде. Мисал өчен:...

Яз – ага сулар, ага юллар...

«Россиянең ике бәласе - җүләрләр һәм юллар», - диләр. Илебез асылын тулысынча ачып биргән бу хикмәтле фикернең әйтелгән вакыты XIX гасыр башлары булырга тиеш. Әмма, ике гасыр узуга карамастан, бу әйтем әле һаман да бик актуаль, аның мәгънәсен тагын да тулырак ачып бирүче төрле вариантлары да барлыкка килде. Мисал өчен:...

«Хәерлче юл!»
Узган атнада Бөгелмәгә барырга туры килде. М7 трассасы буенча барып, Чистайга таба борылышны ялгыш узып киткәнбез дә, ул төштән 80 км үткәч кенә аңыбызга килдек. Ахыр чиктә, кире борылсаң да, Чаллы аша барсаң да, бер чамарак юл чыга дип, туры гына барырга булдык. Нәтиҗәдә, Бөгелмәгә барганда, Мамадыш, Алабуга, Чаллы, Сарман, Азнакайлар аша, икенче көнне кире кайтканда, Әлмәт, Яңа Чишмә, Чистайлар аркылы үтеп, ярты Татарстанны әйләнеп кайттык. Бару юлы, үзебезнең җүләрлегебез аркасында, 6 сәгатькә сузылды, кайту юлы 4 сәгатькә сыешып бетте. Шушы - юлы 10 сәгатькә сузылган ике көнлек сәфәрнең истә калырлык мизгелләре байтак булды: мин моңа кадәр күрмәгән шәһәрләр, районнар аша үтү, Бөгелмәдә кунак итүләре, икенче көнне озатып калулары һ.б. Ә мәңге онытылмаслык хисләрне исә миңа юллар бүләк итте. Ул бормалы-сырмалы «юха елан»ның эрегән кар суы астына яшеренеп яткан мәрхәмәтсез чокыр-чакырлары, урыны-урыны белән туфрак чыгарлык итеп ашалган асфальт, трамвайда бару тойгысын тудыра торган бетмәс-төкәнмәс сикәлтәләр җаныма, йөрәк түремә үтеп керердәй булдылар. Аларга чыдаган машинага һәм түзгән арт санга рәхмәт!
Бер районнан икенчесенә килеп кергәнне күрсәткеч билгеләргә игътибар итмичә генә, асфальтка карап та күреп була. Сыйфатына күрә дип уйлый күрмәгез, төсләре буенча. Бер районда ул кара, икенчесендә соры, өченчесендә яшькелт, дүртенчесендә кызгылт… Тик бер җирдә дә: «Менә бу юл ичмасам!» - дип әйтерлек шома, тигез асфальт күзгә чалынмады. Нефть башкаласы Әлмәттә әйбәттер инде юл, дип уйлаган идем, анда да әллә ни аерма сизелмәде.
Районнар тәмамланганда юл читенә куелган «Хәерле юл!» дигән язулар да ачуны чыгара. Хәерче юл ничек хәерле була алсын?! Ул билгеләрдәге «л» хәрефен «ч»га төзәтеп, алар алдагы юлның начар булуын кисәтеп торсалар, файдалырак булмас идеме икән? «Хәерле юл», гомумән алганда да, безнең юллар буенча йөрүчеләргә туры килә торган теләк түгел, минемчә. Русчаның «Счастливого пути» фразасын сүзен-сүзгә тәрҗемә итеп, инде берникадәр шаблонга да әверелгән бу юл теләге ничектер салкын, чын күңелдән әйтелмәгән төсле яңгырый. Кайсыдыр районны үтеп киткәндә, билгегә шул тапталган фраза урынына зур һәм матур итеп «Исән-сау йөрегез!» дип язылган иде. Менә бу, дөрестән дә, чын һәм җылы юл теләге, миңа калса. Кыскасы, шундый хисләр, тойгылар һәм уй-фикерләр тудырды миндә Казан - Бөгелмә - Казан юлы.
Универсиада кунаклары алдында оят
Татарстанда юлларның начарлыгы буенча чемпион исә, әлбәттә, башкалабыз Казан! Хәзер Казан урамнарында без инде ел саен күреп хозурланырга ияләшкән күренеш - чокыр-чакыр, тишек-тошык һәм ярык-ерык. Әйтерсең лә язгы күлдәвекләр белән бергә яхшы юл да «ага», кар җеби - асфальт «эри».
Быел шәһәр бюджеты башкалабызның юлларын төзекләндерү, чокырларны ямау эшенә 50 миллион сум акча бүлеп бирде. Эшләр башланып та китте инде, чокырларга каршы көрәш игълан ителде. Тик юллардагы чокырларны ямау сыйфатын күрүгә, шунда ук теге әйтемдәге өченче бәла искә төшә. Беркөнне Мамадыш тракты белән Җиңү проспекты урамнары кисешкән урынны узып барабыз, анда кар эри башлауга, бирән тамакларын ачкан ярыклар пәйда булган иде. Бу көнне ни күрик, чокырлар урынында тип-тигез, ялтырап тора торган асфальт, эчтән генә юл җәючеләрне мактап та куйдым. Әмма бәхет озакка сузылмады, ике-өч көн дә үтмәде, ул төштә яңа ярыклар «үсеп чыкты». Әле хәзер дә алар юл хезмәткәрләреннән көлгәндәй, зур авызларын «ерып» яталар. Казанның башка урамнарында да шул ук эшчеләр эшләвеннән һәм бөтен җирдә дә асфальт бер үк технологияләр белән җәелүеннән чыгып, бүтән урыннарда да охшаш хәлдер, дигән нәтиҗә ясарга була бу мисал нигезендә.
Россиядә юлларның сыйфат дәрәҗәсе, юлларны җәю һәм төзекләндерү эшләре бик күп сораулар һәм бәхәсләр тудырып тора. Ни өчен нефтькә бай илдә юллар шуның кадәр начар? Ни өчен яңа гына ремонтланган асфальт эшчеләр артыннан ук җимерелеп бара? Ни өчен чокырларга салынган ямаулар бер елга да чыдамый? Бер акыллыбаш билгеләп үткәнчә: «Юлларны дөреслектә төзекләндермиләр, машина йөртүчеләргә хәтерләп калырга авыррак булсын өчен, алардагы чокырларны гына күчереп йөртәләр!»
Беренче бәла, әлбәттә, Россиянең климаты. Бер-берсен ел әйләнәсендә алмаштырып торучы җәйге кызулык, көзге яңгырлар, кышкы кар белән боз һәм язгы ташулар юлларны гел ашап, бозып торалар. Икенче бәла - чокырларга ямауларны язга чыгуга ук, юеш вакытта салулары. Андый ваемсызлык һәм «әйдә ярар»га эшләү безнең илдә киң таралыш алган шул. Алга киткән Европа илләрендә юлны пычрак, юеш вакытта төзекләндерергә туры килсә дә, алар асфальтны күпьеллык итүнең берәр җаен табарлар, кулга чүпрәкләр тотып булса да, ул урыннарны иң элек чистартып, корытып чыгарлар иде. Өченче бәла - иң мөһиме һәм җитдие - юлларны яз саен төзекләндерүнең кайбер кешеләрнең кесәләрен гел баетып торуында. Икенче елга да керем булсын өчен, аларга юлларның, язга чыкканчы, яңадан җимерелеп бетүе мөһим. Белгечләр исәпләп чыгарганча, Россиядә юллар төзелешенә бюджеттан бүленеп бирелгән акчаларның өчтән ике өлеше генә шул эшкә сарыф ителә, калганы, экономия һәм «откат»лар юлы белән, эшкуарлар кесәсенә шуа. Димәк, быел Казан юлларына ямь кертүгә бүленеп бирелгән 50 миллион сумның 17 миллионына кемдер хәзер машина яки фатир сатып ала, кемдер җылы якта ял итә, кемдер улын укырга кертә дигән гади арифметик нәтиҗә ясарга була.
Интернетта бер кызыклы язмага тап булдым. Менә ниләр бәян ителә анда: «Россия - балчыклы ил, бездә ком аз, комлыклар бары тик 14 процент кына. Асфальт тотрыклы булсын һәм яз саен җимерелеп бетмәсен өчен, аның комга җәелгән булуы мөһим. Россиядә асфальт балчыклы туфракка җәелә, балчык суны яхшы сеңдерә, тик аннан начар арына, аның бу үзлеге һәм кышкы салкыннар, нәтиҗәдә, язга чыккач, асфальтның яргаланып бетүенә китерә дә. Ком мәсьәләне хәл итәр иде дә, тик аны каяндыр ерактан кайтарту кыйбат.
Әмма 80 нче еллар ахырында бу проблеманы чишүнең ысулы табыла. Вячеслав Быкадоров исемле берәү балчыкны яхшылап селкетү аның тыгызлыгын ком тыгызлыгына якынайта дигән ачыш ясый. Бу фикер зур яңгыраш ала, югарыда да хуплана, балчыкны тыгызлый торган машиналар да эшләп чыгарыла, инде 60 ел төзәтү күрмәгән дәүләт стандартларын гына үзгәртәсе кала. Тик аны үзгәртергә ашыкмыйлар, еллар буе артыннан йөрү дә уңай нәтиҗә бирми. Ахыр чиктә, Быкадоровка юл бизнесында миллиард долларлар әйләнгәнлеген һәм ул акчаларның табигый агымына киртә кору кирәк түгеллеген шыпырт кына аңлаталар».
Менә шул. Язмадан нәтиҗәләр ясау беркемгә дә кыен булмас дип уйлыйм. Димәк, «юллар - миллиардлар - эшкуар кесәсе» схемасы яшәгәндә, юлларыбызның яхшырасын көтәргә дә кирәкми. Һава торышларын гаепләп, климатка үпкәләп утырасы да юк. Кызыклы гына йомгак килеп чыга бит әле, язма башында кулланылган әйтемдә сүз барган җүләрләр, чынлыкта, җүләрләр түгел, ә зирәкбашлар икән ләбаса!
Бер әйбер генә күңелне тырный. Россия Россия инде, аны акыл белән аңлавы һәм үзгәртүе кыен, тик, быел гына булса да, Казан юлларында экономия ясамый торсыннар иде. Башкалабызның җәй көне Универсиадага җыелачак халыкны кабул итәсе бар, ә Европада юллар төзек, шома. Йөзгә бер дә кызыллык китерәсе килми бит.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    В любом случае, в процессе транспортировки груза предполагается двойной таможенный досмотр и соответствующие процедуры: когда груз покидает Китай и когда прибывает в Россию.

    Мөһим

    loading