Шәһри Казан

Язмышлар чатындагы мәктәп

Казанның Левченко бис­тәсендә тәртипләрендә тайпылышлар булган балалар өчен республика мәктәбе бар. Без килгәндә анда 63 ир бала иде (мәктәп малайлар өчен генә.)

Реклама

Ишегеннән кергәндә үк, барельефтан Нәфис Галләмов карашы белән очрашасың. әйтерсең лә ул мәк­тәпнең хәлен белергә килүеңне хуплый, фатихасын бирә. Нә­фис Әсгать улы Галләмов - бу мәктәпнең элеккеге директоры. Элек ул эшли башлаганда, мәктәп яшь җинаятьчеләр өчен чып-чын төр­мәне хәтерләткән: ишек-тәрәзәләрдә тимер рә­шәт­кәләр, укытучы-тәрбиячеләр формалы милиционерлар булган. Нәфис Әсгать улы үзе дә балалар йортында тәрбияләнгән, ятимлекнең ни икәнен яхшы белә, Лаеш шулпасын да бик иртә татыган. Шуңа, җитәкли башлагач та, үзендә тәрбия­ләнүчеләрнең башка балалар шикелле үк бәхетле балачакка хокуклары бар икәнен аңлау аңа кыен булмый. Ул һәр яралы кү­ңелдә тормышның кырыс җилләре, чокыр-сикәлтәләре аша узганда да сакланып калган нәни генә булса да бер игелек орлыгын күрергә тырыша һәм шул орлыкны исән саклап, аңардан яшел үсенте үстерүгә вакытын да, көчен дә кызганмый. Балалар яраткан кеше өчен монысы аның әллә ни кыен булмый. Ә менә киң җәмәгатьчелеккә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә исә моны аңлатуы, ышандыруы бик авыр була. Нәфис Галләмов белән бергә телевидение үткәргән түгәрәк өстәлләрдә минем үземә дә шактый катнашырга туры килде. Андый чакларда «авыр» дигән тамга тагылган ул балаларның яхшылыкларын - агач утыртуларын, балалар йортына барып концерт куюларын сөй­ләп, тамашачыны аз сокландырмады ул. Шулай итеп, тәрзәләрдән рәшәткәләр алына, бикле йозаклар ачыла, мәктәп тә гадәти мәктәпкә ох­шап кала. Ләкин нинди генә олы җанлы, шәфкатьле булса да, һәркемдә бер генә йөрәк. Бөтен яралы язмышларның әрнүен үзе аша үт­кәрә торгач, ул да күпкә чыдамый. Ләкин мәктәптә әле дә Галләмов рухы яши. Мәк­тәп бүген аның исемен йөртә, музейда аңа багышланган махсус почмак бар, ә малайлар «галләмовчылар!» дип горурланалар һәм остазлары өйрәткән «Без - кешеләр!» дигән девизга тугры калырга тырышалар. Күптән түгел генә әлеге мәктәп үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Мине үзләренә кунакка мәктәпнең психологы Люция ханым Зөлкәрнәева чакырды. Ә без аның белән быел җәй Мишәдә катамараннарда йөзүчеләрне озатканда танышкан идек. Дө­ресрәге, озатучы мин идем, ә ул үз егетләреннән калмады, кояш кызуында бер атнага сәяхәткә китте. Люция ханымны эшкә Нәфис Галләмов алган булган. Күрәсең, балаларны яратуын тойгандыр. Бүген Люция ханым Нәфис Галләмов эшен дәвам итүчеләрнең берсе.
Фотохәбәрче Рифкать Зарипов белән без мәктәпкә килгән көнне монда «Аҗаган» хәрби уены үтә иде. Әле яши генә башлауларына карамастан, тормышның ачысын-төчесен күп күргән, инде хөкем карарын да ишетергә өлгергән үсмерләр, зур биштәрләр күтәреп, киртәләр аша да йөгерделәр, противогаз да киделәр, мылтыктан да аттылар, автомат та сүтеп җыйдылар, беренче ярдәм дә күрсәттеләр. Аларның чын күңелдән тырышып, үз командалары өчен җан атып йөрүләрен күргәч, Нәфис Әсгать улының хаклы булуын кабат уйлап куйдым. Әйе, башка балалардан берни белән дә аерылмыйлар: ярышалар, җиңәргә тырышалар. Ә аларның бирегә килеп эләгүләрендә бик күп очракта үзләре түгел, ә өл­кәннәр гаепле.
Менә бер малай әнисен үги атасыннан яклаган. Бер­дәнбер әниеңне кыер­сыт­канда түзеп калып булмыйдыр шул. Ул өч ел монда ин­де, тик егет барыбер аны саклап кала алмаган, әнисе инде вафат. Барыр җире булмагач, тагын беразга калдыруларын сорап, гариза язган. Хәзер аны якты ки­ләчәк көтә - бер гаилә уллыкка алырга җыена. Икенчесе гаделлек яклап сугышкан. Өченчесе, гаиләнең ашатучысы булып калгач, төрле юллар белән булса да, акча табарга тырышкан. Ул юлларның кайберсе законга каршы килгәнен каян белсен... Дүртенчесе гаилә җылысы калмаган туган нигезен сукбайлыкка алмаштырган.
Һәркемнең үз юлы, үз язмышы,үз ялгышы. Ул юлларның барысы да әлеге мәктәпкә илткән. Шуңа да биредә үткән заманда сөй­ләшмиләр. Ул кара көннәрне онытырга, язмыш дәфтәренең буялган битен ябып куеп, тормышны яңа, чиста ак биттән башларга тырышалар. Мондагы үсмер­ләр генә түгел, тәрбияче-укытучылар да шулай. Дә­рес­ләрдән соң һәркөнне хезмәт белән төзәтү сәгатьләре уза: берәүләр агач юна, икенчеләр төрле йомшак уенчыклар тегә, матур рәсем төшерә, чүлмәк ясый. Шкафларга тезеп куелган, стеналарга эленгән, кул һәм күңел җылысын да саклаучы бу эшләрне күргәч, күңелдә бу малайлар өчен өмет арта. Беренчедән, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, икенчедән һәм иң мөһиме - матурлыкны күрә белгән, аны үз куллары белән тудыра алган яшь күңелдә яманлыкка урын калмастыр кебек.
Галләмовчылар спортны да бик яраталар. Музейдагы күптөрле санап бетермәслек кубок-призлар шул турыда сөйли. Көчле, беләкле, батыр йөрәкле ил саклар егетләр үстерүгә дә биредә зур игътибар бирелә. Музейда солдатлардан - элеккеге укучыларыннан килгән хатлар шактый. «Кар десанты» белән сугыш булган җир­ләрдә дә булганнар. Мәктәпнең бүгенге директоры Дмитрий Юрьевич Кладов - чын мәгънә­сендә, хәзинә. Ул үзе дә шәп спортчы, дуслары да мәк­тәпкә еш килеп, чын батырлыкның ни икәнен үз мисалларында аңлаталар. Мәк­тәпнең якын дусты, десантчы-ветеран, инде сиксәненче дистәне ваклаган Павел Кузьмич Плетневның шул яшендә дә парашюттан сикергәнен күргәч, егетләр дә күккә кү­тәрелеп, очу ләззәтен татып карарга батырчылык иткән. Песиләр телен аңлаучы, алар белән уртак тел табучы Юрий Куклячев та бу мәк­тәпнең якын дусты. Биредә аның «Балачакка кайту» дигән шәфкатьлелек дәресләрен балачаклары бөтенләй булмый калган яралы күңел­ләрне дәвалауда төп ысул итеп файдаланалар.
- Икенче юлы бирегә килгәнче, малайларның гаиләләренә дә кереп чыгыгыз, бәлки әниләре берәр хат, күчтәнәч биреп җибәрер. Беләсезме, өйдән килгән ул хәбәрләр аларга ничек кадерле! Чөнки алар өйләрен, бигрәк тә әниләрен бик сагыналар. Бер малай әнә әнисенең бәбие туганны ишет­кәч, сеңлесенә дип, бик тырышып нәни башмакчыклар бәйләде. Ләкин кем артыннан биреп җибәрергә белми озак аптырады, - ди Люция ханым, киңәш итеп.
Бу сүзләрдән күзләр яшьләнде. Нинди генә булса да, һәркемгә әнисе кадерле. Җан тартмаса, кан тарта диюләре шулдыр инде.
Мәктәпнең директор урынбасары Ирина Бахусова кабинетының стенасында Татарстан картасы элен­гән. Анда биредәге егетләрнең районнары билгелән­гән, ­ди­мәк, мондый кирәкле очрашулар мәктәптә еш була.
Көне буе мәктәптә йөреп, моннан киткәндә, күңелемдә биредә тәрбияләнүче егетләрнең дөрес юлны сайлауларына ышаныч артты. Чөнки монда эшләүче һәр өлкән ке­ше аларга шул дөрес юлны табарга булышуда көчен дә, вакытын да кызганмый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: