16+

Йолдыз ШӘРАПОВА: «Яшьлегемә кире кайтмас идем»

Картлык яшьлеккә гел кызыгып, алай гына да түгел, бераз көнләшеп тә карый. Алай дисәң, яшьлек тә картларга кызыгып карый торгандыр әле: дипломы бар, фатиры алынган, эш эзләп каңгырап йөрисе юк.

Йолдыз ШӘРАПОВА: «Яшьлегемә кире кайтмас идем»

Картлык яшьлеккә гел кызыгып, алай гына да түгел, бераз көнләшеп тә карый. Алай дисәң, яшьлек тә картларга кызыгып карый торгандыр әле: дипломы бар, фатиры алынган, эш эзләп каңгырап йөрисе юк.

Гаиләбезне сөендереп, бер-бер артлы дөньяга килгән улларыбыз хәзер инде икешәр метрлы егет булдылар. Бергә үскән дуслары да алардан калышмады. Өйгә килсәләр, нарат урманына кергәндәй хис итәм үземне. Шуңа да бүгенге заман яшьләренең нинди уй-максатлар, нинди борчулар белән яшәгәнен яхшы беләм дип әйтә алам.
Улымның бер дусты Рамил (исеме үзгәртелеп бирелә) мисалында яшьләрне нинди юллар көткәнен күрсәтеп бирергә исәбем. Укуы шактый әйбәт булса да, унберенче сыйныфтан соң бүтәннәр шикелле югары уку йортларын штурмласа да, аңа студент булу бәхете язмаган икән.

Башта азрак кәефе төшсә дә, әллә ни кайгырмады. Укырга керә алмаган бер ул гына түгел лә. Ходай исәнлеген бирсә, эшләр, аннары белемне читтән торып алырга да була бит әле. Ләкин эш табуы укырга керү шикелле үк авыр булып чыкты. Унсигез яше тулу белән алган машина йөртү таныклыгын тотып, кая гына бармады егет. Нинди генә ишеккә керсә дә, «Эш тәҗрибәң бармы?» - дип сорадылар. Бу сорауга ни дип җавап бирсен инде?! Тәҗрибә туплар өчен елларның тезелешеп узуы кирәк бит - аңа әле 18 яшь кенә, кем әйтмешли, барысы да алда. Уку белән дә, эш белән дә шулай уңышсыз килеп чыккач, егетнең сөмсере коелды, билгеле. Дөрес, Рамил эшсез тормады: кайда машина юарга ярдәм итте, кайда таксист булып акча эшләде. Ләкин типсә тимер өзәрлек егеткә бу гына аз иде. Ә көннәрдән бер көнне болай да читләтеп урап йөргән бәхет аңардан бөтенләй йөз чөерде. Телефонына килгән SMSтан аяз көнне яшен суккандай булды. Дусларын полиция хезмәткәрләре кулга алганнар, кайберләренең өйләренә тентү белән дә кергәннәр икән. Үз гамәлләрендә закон бозылырлык сәбәп күрмәсә дә, чакыру кәгазе Рамилне дә эзләп тапты. Дусларының берсе аның фамилиясен дә атагач, егет өчен дә ирек чикләнде. Ярый инде, әллә әбисенең елый-елый укыган догаларының файдасы булды, әллә адвокатлары яхшы кеше булып чыкты, бәхеткә, хаклык җиңеп, егетләр сак астында бер генә тәүлек тордылар. Ләкин ул төнне беркайчан да оныта алмас Рамил. Бигрәк тә әнисе өчен борчылган егет. Әнисенең йөрәге сау түгел бит, берәр нәрсә булса, Рамил үзен беркайчан да гафу итә алмаячак. Шәһәрдә машина тәгәрмәчләрен урлап сата торган караклар төркеме оешкан икән. Менә шул эштә тиешсез вакытта тиешсез урында йөргән егетләрдән шикләнгәннәр. Машина тәгәрмәчләрен алар урламаган анысы, ләкин моны ничек итеп тикшерүчегә аңлатырга? Ярый инде, бер тәүлек дигәндә, чын каракны таптылар да гаепсездән гаепле бу егетләрне азат иттеләр.

Егет, ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә дип, хәрби комиссариатка китте. Аны Омск каласына десантчылар мәктәбенә җибәрделәр. Зәңгәр берет кию күп егетләрнең хыялы гына булып калганын белгән Рамил хәрби хезмәттән зарланмады, иптәшләренә гел яхшы хәбәрләр генә җибәреп, әнисен дә булдыра алганча юатып торды.

Ә бер көнне телевизор экраны куркыныч хәбәр ирештерде: Омск каласында төн уртасында десантчы егетләрнең казармалары ишелгән. Һәлак булучылар да, җәрәхәт алучылар да шактый икән. Омск десантчылары дигәч тә, күз алдына Рамил килеп басты, ул да шунда бит. Исән генә булса ярар иде... Ишелү ул яткан караваттан ун метр гына булса да читтәрәк узган. Ләкин төнге мәхшәрне, иптәшләренең үлемен күрергә, стресс кичерергә туры килгән егеткә. Шөкер, хәзер тагын «барысы да әйбәт, минем өчен борчылмагыз!» дигән хәбәрләрен еш җибәреп тора. Дөньялар тыныч булсын да, инде бүтән бәла-каза, афәтләр күрмичә, өенә исән-сау кайтырга язсын иде. Кайткач та, бәхет кенә көтеп торсын иде үзен. Аны гына түгел, башка егетләр һәм кызларны да.

...Менә шуларны белгәнгә, минем яшь буласым килми дә инде. Яшьлегемә юл булса кайтыр идем, диючеләрдән аермалы буларак, юлы булса да, кайтмас идем. Яшьләрдән һич кенә дә ак та, кара да көнләшү белән көнләшергә җыенмыйм. Мин - иллене узган кешенең гомере күпкә бәхетлерәк тоела. Торырга өем бар, насыйп яр табылган, балалар да туып, инде үскәннәр, гомер буе яраткан эшемдә эшләдем. Бәхетле булу өчен адәм баласына тагын ни кирәк...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading