16+

Әйтерсең без кризис күрмәгән

Доллар һәм евро бәя­ләре үсү, нефтьнеке төшү белән, бөтенесе ниндидер кризис турында сөйли башлады. Бигрәк тә интернетта бу турыда күп чәйнәлә. Иң кызыгы - чын долларларны шул Төркиягә ялга барганда гына күргән яисә аларның ниндирәк икәнен шул интернеттагы сурәтләрдән генә белгән кешеләр дә, нефтьне җирдән махсус вышка ярдәмендә генә суыралар...

Әйтерсең без кризис күрмәгән

Доллар һәм евро бәя­ләре үсү, нефтьнеке төшү белән, бөтенесе ниндидер кризис турында сөйли башлады. Бигрәк тә интернетта бу турыда күп чәйнәлә. Иң кызыгы - чын долларларны шул Төркиягә ялга барганда гына күргән яисә аларның ниндирәк икәнен шул интернеттагы сурәтләрдән генә белгән кешеләр дә, нефтьне җирдән махсус вышка ярдәмендә генә суыралар...

Шуларны укыйм да көләсе килә. Шәхсән үзем соңгы 10-15 елны Россия­дәге муллык чоры дип саныйм. Бөтен нәрсә бар, эшлим дисәң, эш җитәрлек - тагын ни җитми? Хәер, күбебезгә нәкъ менә шул булган эшне дә эшлисе килү, җиренә җиткереп башкару җитми. Мин дистәләрчә фермерны, калада үз эшен ачкан кешеләрне беләм -алар бүген дә зарланмый, кризис дип курыкмый, күбесе, безнең көннәр килә, дип эшли дә, яши дә. Шул ук вакытта: «Бу илдән таярга кирәк...» - дип лаф оручы, гомерендә берни эшләмәгән, берни җитештермәгән, кулыннан интернетка зарланып язудан башка эш килмәгәннәр белән дә таныш мин.

Менә кризис дибез, иеме. Соң, малакаем, без аны күрмәгәнме? Сиксәненче еллар азагы-туксаннарның башында бөтен нәрсә талонга гына сатыла иде. Түздекме? Түздек! Аннан талонга да әйбер булмый торды, анысына да түздек. Кибетләрдә сатуда тозланган диңгез кәбестәсеннән башка нәрсә юк иде - ачка үлмәдек. Тәмәке бетте - түздек, аракы бетте - һич кайгырмадык. Кием-салым, җиһазлар турында әйткән дә юк инде. Менә бераз гына шул заманнарны искә тө­шереп алыйк әле.

Бермәлне тәмәке бетте. Тарта торган ир-ат ашамыйча-эчмичә тора ала, тартмыйча торып булмый. Кибетләрдәге иң әшәке сигаретлар да юкка чыккач, бер иш халык әбиләрнең сандык төбен капшады. Запаслы әбиләр киемнәрне, үлемтеккә дип җыелган нәрсәләрне көя ашамасын дип, анда, гадәттә, төргәге алты тиенлек махорка салып куялар иде. Шуны төреп тартырга өйрәндек. Башта бик килеп чыкмады, тик бераздан остараклар «самокрутканы» бер кул белән дә төреп тарта башлады. Алдан хәстәрен күрүче халык, бу тәмәке бүтән булмаса, нишләрбез, дип уйлап, бакчаларына тәмәке утыртты. Матур булып үскән тәмәкене күләгәдә киптереп иттарткычтан чыгарасың, әз генә «Шипр» одеколонын (анысы аның гомумән универсаль нәрсә иде) сибәсең - хуш исле искиткеч каты һәм тәмле тәмәке барлыкка килә. Шул елларда гына гәҗитне бер уңайга гына яхшы ертылуын белдем мин... Ниндидер акыллыбашлар шул чорда ук кечкенә генә тәмәке төрү станогы ясады. Чын тәмәкең бер читтә торсын. Авылда, келәттә әле дә бераз тәмәке эленеп тора безнең. Әти мәрхүмнән калган. Шуңа монысына кайгырмыйбыз.

Әле алданрак ара­кы бетте. Бераздан аны талонга ясадылар, кем әйтмеш­ли, шул чорда барыбер бирәләр бит, дип, эчми торган ирләр дә, күпмедер хатыннар да эчәргә өйрәнде. Тик талонга булса да ай азагында гына кайтып, коточкыч чират белән генә алырлык иде ул аракы. Безнең күрше авылда шул аракы чиратында хатыннар бер ирне кысып та үтерделәр, тик чират аның үлгәнен белгәч тә таралмады, диделәр. Түземсезләр шул ук «Шипр»га, хатын-кызның култык астына сибә торган, пыяла чистарта торган нәрсәләр эчүгә кереште. Кайбер лосьоннар бик популярлашты. Акыллыраклар бодайдан, арыштан, чөгендердән самогон куып, аны каен күмере, марганцовка белән чистартып, үләннәр кушып, искиткеч эчемлекләр ясый башлады. Ике көндә әзер була торган, бәрәңге, сөт, кырылган чөгендер һәм кайбер башка матдәләр кушып ясала торган браганың рецептын мәңге онытасым юк минем... Кайвакыт бүген дә авызга чөгендер самогоны тәмнәре килеп китә. Бигрәк тә берәр бай таныш ром, виски ише «чит ил эчемлеге» белән сыйлаганда. Шул ук самогон инде, билләһи, исеме белән шешәсе генә матур. Шуны уйлыйм: әгәр ул елларны дәүләт тагын бераз халыкка аракы белән тәмәкене кайтармаса, ул яктан, урыс әйтмешли, самообеспечениегә күчеп бетә идек без...

Шикәр талонга әйләнде, кәнфит-мазар сатудан юкка чыкты. Безнең хатыннар аспирин таблеткасы салып, шикәрсез кайнатма ясау ысулын уйлап таптылар, халыкка борынгы, инде онытылып барган как ясау кәсебе кире кайтты. Тәмле дә, файдалы да.

Кибетләрдә ризык юк иде, безнекеләр кышка йөзләрчә, меңнәрчә банка салаттыр, тозлаган, су белән маринадлаган яшелчәдер ясау ысулларын уйлап чыгарды. Шул елларда төзелештә бергә эшләгән иптәшнең базына банкалар төшерешкән хәтердә. Барлыгы 350 банка компоттыр, тозланган кыяр-помидордыр, кәбестә-кишердер, кайнатма һәм башка нәрсәләр бар иде ул базда. Шуңа өстәп бәрәңге, комга күмелгән кишер белән кызыл чөгендер, кәчәнләп, баз түбәсенә элгән кәбестә, суган-сарымсак, кабак һәм башка нәрсәләр бар иде. Баз үзе гаражда, ә анда машина түгел, кырыклап куян яши иде. Куян күп һәм тиз балалый, ите файдалы вә тәмле: ике бала үстергән бу гаилә, кибеттә бөтенләй бер нәрсә калмаса да, ачка үлмәскә ныклап әзерләнгән иде. Әле бит бу шәһәр җирендә.

Андыйлар шактый иде ул чорда. Үзебездә үскән алмаларны, пычкы чүбе­нә күмеп, киләсе җәйгә ка­дәр саклаучылар бар иде. Тәрәзә төпләрендә кыш буе яшел суган үсте... Авылларда да ул елларда бакчачылык, малчылык ныгыды. Хәер, шәһәрдә дә балконында сөте өчен кәҗә асраган бер апаны белә идем мин. Ишегаллары тавык, каз, үрдәк, күркә белән тулды, кемнәрдер ниндидер ят нәрсә - индоуткалар үстерә башлады. Кышка кереп, мал суйгач, күршедән күршегә «ит ашарга» йөреш иде. Өстәлдә әлеге дә баягы «сәмигулла», күсәге белән ит, түгәрәк килеш пешерелгән бәрәңге, аның янына суган турап куелган. Бик «культурныйларда» - винегрет. Урыс белән аралашкан якларда тагын тозлы кәбестә булырга мөмкин. Шул җитә иде. Шул ук туксанынчыларда хатыннар әллә ниләр әзерләргә өйрәнде. Бер апаларны беләм, чөгендер яфрагына кадәр тозлыйлар иде. Ашка салалар, искиткеч тәмле һәм витаминлы ризык килеп чыга.

Киемнәр бетте. Өснеке дә, башныкы да, аякныкы да. Кибеткә ни дә булса кайтса, аның фасонын, төсен сорау дигән нәрсә юк иде. Размеры якынча булса, шул җиткән. Пәлтә икән, пәлтә, бирегез миңа. Киемнәр сатуда булмагач, хатын-кызлар тегү, бәйләү эшләренең остасына әйләнделәр. «Бурда» журналы суперпопулярга әйләнде, анда кием өлгеләре әллә нихәтле ич. Авылларда бүрек, тун тегүчеләр җанланды. Бер иптәшнең шулай кулдан тегелгән, өйдә буялган дубленка кигәнен хәтерлим, тун сату белән дан тоткан греклар ул тунны күрсә, һичшиксез, шул тире иләп, тун тегүче абзыйга эшкә өйрәнергә килер иде. Ул елларны авылдагы оста ханымнар теккән күлмәкләр, бәйләгән кофталар бүгенге кытай товары түгел иде шул... Ул кулдан бәйләгән муенлы свитерлар бүген дә саклана әле. Күпләр ул елларны итек тә баса башлады.

Кибетләрдә атланмай юк иде, халык әбиләрдән калган гөбеләрен эшкә җикте. Ипине колмак оеткысы белән (чүпрә дә юк иде) салды. И-и-и, ул өйдә язылган майны яңа гына мичтә пешеп чыккан ипигә ягып ашаулар... Рестораннарың бер читтә торсын. Ә йорт каймагы?! Өйдә ясалган эремчек?! Аертылмаган сөттән ясалган катык?! Үзебезнең авылдагы тегермәндә тарттырылган оннан мичтә пешерелгән коймак, кабартмалар?! Кибетләрдә колбаса-фәлән юк иде, халык ит ашады. Җәйгә аны тушенка ясап куя идек - аның тәмлелеге үзе бер истәлек. Эх...

Осталар йорт җи­һазлары: «стенка»лар, шкафлар, өстәл-урындыклар ясый башлады, эретеп ябыштыручылар тимер-томырдан кирәк нәрсәләрне эшләделәр. Аннан дәүләт хезмәт хакы бирүне туктатты. Кем өч ай, кем биш-алты ай акча алмыйча яшәде. Берәр ел хезмәт хаклары күрмәүчеләр дә байтак иде. Без түздек. Акчасыз яшәргә өйрәндек.

Ул елларны төзелештә эшләдем мин. Ир-ат үз гомерендә бер генә булса да йорт төзергә тиеш, дип уйлап, йорт сала башлаган чак. Кирпеч юк диярлек - бөтен чүплекләрдән җыелды. Халык тиз генә монысына да җайлашты - пычкы чүбе, керамзит белән ишегалларында төзелеш өчен блоклар җитештерә башлады. Тәрәзә рамнары, ишек­ләр ясаучылар да күбәйде. Кордык йортны.

Кибетләрдә «Love is...» дигән сагыз пәйда булды. Бөтен урам баласы буш шешәләрне кибеткә алып барып тапшырып, шуны ала иде. Арча яклары нарат сагызы чәйнәде. Аракы, самогон валютага әйләнде. Акча икенче планга күчте. Мин гел истә булганнарын гына яздым. Бәлки, кемнәрдер ул еллардагы яшәү ысулларының башка нечкәлекләрен дә хә­терлидер...

Халыкка демократия һәм сүз иреге дигән чүбек ыргытып, илне сүттеләр. Халык моңа тыныч кына карап торды. Иң дәрәҗәле кешеләр бандитлар иде. Көн дә кемнедер атканнары турында йә гәҗиттә язалар, йә телевизордан күрсәтәләр, йә халык сөйли иде. Фахишә булып «эшләү» кызлар хыялына әйләнде. Ул чорлар да үтте...

Бүген килә торган яки кемнәрдер һичшиксез ки­ләчәк, дип юраган кризис та, булса, үтәр.Туксанынчы еллардагыдан да начаррак булмаячак барыбер. Ул чакта да уйлабрак эшләгәннәр, үткеннәр аякка басып калды, дәүләттән ни дә булса көткәннәр зарланып туймады. Хәзер дә шулай булырга мөмкин. Шуңа күрә курыкмыйк әле без ул килмәгән кризистан. Менә безнең авылда Хәтирә карчык бар иде - гомерендә дә хамон ашамаган, уылдыкның ни икәнен дә белмәгән, диңгезне төшендә дә күрмәгән, йөзне тутыргач та, җәйләрен яланаяк бәбкә саклап йөргән гади авыл карчыгы. Шул иң авыр туксанынчы елларда да: «Зарланмагыз, балалар, оҗмахларда яшибез бүген, сугыш кына булмасын», - дия иде. Йөз дә җиде яшенә җитеп вафат булды ул. Мин бүген аның сүзләренә кушылмый булдыра алмыйм...

Фото: lenta.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading