Россиянең традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне якламавы Европага күптәннән тынгы бирми. Кайбер дәүләтләрендә бер җенесле никахлар канун тарафыннан рөхсәт ителгән Европа Россиянең андый мөнәсәбәтләрне танымавын гел тәнкыйтьләп килә. Алар фикеренчә, бу - түбән цивилизациялелек күрсәткече.
Җәй көне Россия Дәүләт Думасы сексуаль азчылыкны балалар арасында пропагандалауны тыючы канун кабул итте. Евросоюзның кайбер сәясәтчеләре шуның аркасында хәзер кыш көне Сочида узачак Олимпиада уеннарына бойкот үткәрергә чакырып ята. Әлеге караш активистларының берсе - ЕСның юстиция буенча комиссары Вивиан Рединг. Ул, Россия канунчылыгына үзгәрешләр керткәнче, безнең илгә аяк басарга да каршы.
Бер җенесле никахларның тарафдары - Франция Президенты Франсуа Олланд та Олимпиадага килмәячәк. Аннан тыш, Эстония, Польша һәм Германия Президентлары да Сочига килүдән баш тартканнар. Аларның чарага вакыт таба алмауларының сәбәпләре билгесез.
Ике әтиле яки ике әниле гаиләләр, традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләр турында балаларга кечкенәдән сабаклар уку - күпчелегебез өчен кыргый нәрсә. Европаның бу эшкә карашын - аны югары цивилизациялелек билгесе, дип санавын гадәти кеше башына да сыйдыра алмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар