16+

«Үзебезнеке икән...»

Атнасына өч мәртәбә кызым белән бию түгәрәгенә барып биеп кайтабыз. Дөресрәге, кыз биергә кереп китә, мин ике сәгать тирәсе фойеда көтеп утырам. Баштарак әлеге вакыт бушка узып гел әрәм була кебек тоелса да, җаен таптым - күзәтәм рәхәтләнеп! Ә анда күзәтерлек нәрсәләр шактый икән.

«Үзебезнеке икән...»

Атнасына өч мәртәбә кызым белән бию түгәрәгенә барып биеп кайтабыз. Дөресрәге, кыз биергә кереп китә, мин ике сәгать тирәсе фойеда көтеп утырам. Баштарак әлеге вакыт бушка узып гел әрәм була кебек тоелса да, җаен таптым - күзәтәм рәхәтләнеп! Ә анда күзәтерлек нәрсәләр шактый икән.

Минем кебек көтеп утыручылар 30лап җыела торгандыр. Төрле яшьтәге, төрле кыяфәттәге төрле-төрле кешеләр... Кайберләре баласын кертеп җибәрү белән телефон, планшетка кереп чума, кайберләре кул эшләренә тотына (бер апа минем күз алдында гына ничә пар оекбаш бәйләде инде), кайберләре укый. Бер әби килгән саен яңа китап укый. Мин беренче тапкыр игътибар иткәндә «Эксклюзивный мачо» дигәнен укый башлаган иде, анысы беткәндер инде, икенче килгәндә, «Любовь под запретом» дигәнен тотып утыра иде. Аннан соң күп булды инде: «Наездники», «Прелестная дикарка»...

Шулай йөри торгач, минем кебек әниләрнең дә шактые белән танышып киттек.

Минем кызым - татар гимназиясендә укый дигәч, шаккаттылар: ә татар телен ничек үзләштерәсез?! Мин әйтәм, безнең татар теле бала туганнан бирле үзләшкән инде ул, менә, урыс телен үзләштереп бетереп барабыз... Күбесе ышаныр-ышанмас башларын гына чайкап куйса, бер хатын үземә ныклап акыл өйрәтергә тотынды. Янәсе, мин, ана буларак, баламның киләчәген ничек күз алдына китерәм икән? Ул бичара бала дәүләт имтиханнарын ничек кенә биреп бетерер икән, татарча гына укыгач, тормышта ничек үз юлын табар икән? Мине җиңелчә шаккатырган тагын бер җөмлә булды:

- Менә мин үзем дә татарка, тик татарча белмим мин, һәм кирәк дип тә санамыйм!

Бу сүзләр, әлбәттә, бөек урыс телендә яңгырады инде, бу хатынның, үзе әйтмешли, «чистокровная татарка» булуына мин, үзе терәп әйтмәсә, гомердә дә ышанмаган булыр идем. Исеме дә Сафина Венера икән (аның бу язманы укымаячагына иманым камил, шуңа күрә тутырып чын исемен язам). Ире дә татар булуына карамастан, өч баласы шулай ук бер авыз татарча белмиләр икән. Бу хатын сүз саен «а зачем мне татарский язык?» дип торгач, үзем дә әзрәк шикләнеп куйдым - ә миңа, мәсәлән, нәрсәгә кирәк соң әле татар теле?.. Ничек инде? Әти-әниләр белән сөйләшергә, ирем, кызым белән, дусларым белән аралашырга кирәк; Мәһдиевне укырга, Фарукшинны тыңларга, рәхәтләнеп татарча җырларга инде, ниһаять...

Татар булгач, аның телен дә белергә кирәк икәнлеген хәлемнән килгәнчә аңлатып та маташтым әле мин ул хатынга. «Менә миңа туганнар да шулай дип әйтә инде, үзләре алар барысы да татарча сөйләшә», - ди. Соң, мин әйтәм, туганнарың начарлык теләп әйтмиләр бит инде алар сиңа...

- Какая разница, алар мин әйткәнне аңлыйлар бит...

- Ә син менә хатын-кыз булып тугансың дөньяга, өйдә хатын-кыз вазифаларын башкарасыңмы соң?

- А как же?! Мин бит хуҗабикә, ирем эшли, мин өйдә бала карыйм, өйне тәртиптә тотам - я же женщина, - ди бу.

- Ну хатын-кыз булып туганга күрә үзеңне хатын-кыз итеп тотасың, ә татар булып тугач та нишләп үзеңне урыс итеп тотарга кирәк дип уйлыйсың?

Болай дигәч, теге хатын, минем инде әллә ничә авыздан ишеткән сүзләрне әйтеп куйды: «Ой да какая разница, иң мөһиме яхшы кеше булырга кирәк». Әйе, мин әйтәм, какая разница булса, сиңа да Венера димәсләр иде, Шарик дип кенә йөрерләр иде... Боларын әйт­мәдем, эчтән генә уйлап куйдым инде. Тана сөте белән генә кермәс.

Минем әни: «Өйне урыс ызбасына әйләндереп бетердегез инде», - дип куя иде кайвакыт. Бу сүз өй тирәсендә берәр нәрсә ишелеп, җимерелеп ятса - әти белән абыйга, өй эчендә озаграк җыештырмыйча йә идәннәр юылмыйчарак торган очракта миңа әйтелә иде. Өйнең «урыс ызбасына» әйләнеп китүеннән курка идем мин. Без бит татарлар, чиста, пөхтә булырга тиеш!

Дөрестерме, юктырмы, имеш, матур бер җәйге иртәдә күренекле композиторыбыз Сара апа Садыйкова балконга чыгып баскан ди. Шушы матур иртәнең сафлыгы белән ләззәтләнергә дә өлгермәгән - күзе урамның икенче ягындагы тротуардан йөгереп баручы шәп-шәрә иргә төшкән икән. «Ах, юньсез, шушы кыяфәттә йөриләрмени...» -дип сукрана-сукрана үзенең театраль биноклен алып килеп яхшылабрак караса, күңеле йомшарган ди Сара апаның: «И, рәхмәт төшкере, үзебезнең татар кешесе икән әле...» - дип куйган, имеш.

Бу Венера да, шулай сөйләнеп утыруына карамастан, якын булып китте шул көннән соң. Күпме гомер мин аны марҗа дип йөргәнмен, ә ул үзебезнең татар кешесе икән! Буталган гына әзрәк...

Фото: fnkat.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading