16+

Депутатлар яңа елга бүләк ясады (ФОТОРЕПОРТАЖ)

2017 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру кампаниясе дәвам итә.

Депутатлар яңа елга бүләк ясады (ФОТОРЕПОРТАЖ)

2017 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру кампаниясе дәвам итә.

Интернет сайтлар популярлаша барса да, кәгазь кыштырдавын, яңа басылган газета исен өстенрәк күреп, басма матбугатка язылучылар саны кимеми. Кичә "Подписка Бүләк ит 2017" акциясенә Дәүләт Советы депутатлары да кушылды. Чираттагы сессиядә катнашучылар туганнарын, якыннарын, социаль оешмаларны, мохтаҗ гаиләләрне газета-журналга яздырдылар. Әлеге акция икенче ел уздырыла.



- Элек татар газета- журналларының, тиражы 200 меңнән дә артып китә иде, бүген шактыйга кимегән. Милли матбугатны бергәләп күтәрергә кирәк, - дип саный Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин. Бу өлкәдә ул үзе дә өлеш кертеп, күп кенә матбугатка, шул исәптән "Шәһри Казанга" да язылды. Газетабызны икенче яртыеллыкка яздыручылар арасында Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин да бар. Ул Аксубай, Яңа Чишмә, Норлат районындагы социаль оешмаларга "бүләк" ясады. Дәүләт Советы депутатлары Ирек Салихов, Марат Галеев, Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова, Татарстан инвалидлар оешмасы җитәкчесе Рифат Ганибаев, Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова хәйрия эшендә катнашып, "Шәһри Казан" газетасын социаль оешмаларга: физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләрне тернәкләрндерү оешмаларына, өлкәннәр йортларына яздырдылар.



«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте оештырган тагын бер матбугатка яздыру акциясе "Идел пресс" бинасының беренче катында бара. Биредә теләгән газета, журналга язылу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.



"Якыннарыңны, әти-әниеңне яздыр" дигән шигарь астында барган акциягә танылган артистлар, җитәкчеләр, министрлар да теләп кушыла. Әйтик, бүген Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова физик яктан мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм үсмерләр өчен "Солнечный" тернәкләндерү үзәге, "Идел" инвалидлар өчен социаль тенәкләндерү республика үзәгенә "Шәхри Казан" газетасына язылу бүләк итте. Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов махсуслашкан республика балалар йортын газетабызга яздырды.



"Матбугатка яздыру - яңа елга бүләк" - ди, язылучыларның күбесе. Сез дә туганнарыгызга, якыннарыгызга үзенчәлекле бүләк - "Шәһри Казан" газетасына язылу бүләк итәргә өлгерәсез әле. Һәр атна Казан агропромпаркында "Татар радиосы" белән берлектә "Шәһри Казан" газетасына язылырга мөмкин. Газетага язылган кеше радио аша якыннарына сәлам дә юллый алачак. 1-11 декабрьдә исә газетабызга ташламалы бәядән дә язылырга мөмкин. Газетага почта бүлекләре аша, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә дә язылырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading