16+

Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан: «Бу үзгәрешләрдә мин үземнең дә өлешем бар дип саныйм» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Тукай премиясе лауреатларын тәбрикләделәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узаган чарада 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреатларын котлады. Быел Тукай бүләгенә 19 кеше тәкъдим ителгән иде. Алар арасыннан язучы Мәдинә Маликова "Арыш тәме" китабы, рәссам Розалина Шаһиева Татарстанның милли...

Тукай премиясе лауреатларын тәбрикләделәр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узаган чарада 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреатларын котлады. Быел Тукай бүләгенә 19 кеше тәкъдим ителгән иде.

Алар арасыннан язучы Мәдинә Маликова "Арыш тәме" китабы, рәссам Розалина Шаһиева Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы "Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы" өчен Тукай премиясе белән бүләкләнде. Тарихта беренче тапкыр дин әһеле, "Хәтер" мәчете имам-хатыйбы Харис Салихов "Александр Пушкин, Габдулла Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары" эше белән Тукай премиясен алды.

Мәдинә Маликова:
- Татар халкы авыр елларда да акыллы, зирәк, алдан күрүчән җитәкчеләр аркасында җиңеп чыкты. Бу - халыкның зур казанышы. Канкоешлар, сугышлар булды, әмма безнең халкыбыз моңа дучар ителмәде. Сират күпереннән чыккандай алып чыктылар безне. Хәзерге вакытта Казаныбыз дөньядагы иң матур шәһәрләрдән санала. Республика даны еракларга таралды. Бу үзгәрешләрдә мин үземнең дә өлешем бар дип саныйм. Чөнки милләтне иң беренче чиратта милли әдәбият һәм сәнгать үстерә.

Харис хәзрәт Салихов :
- Элек дин дәүләттән аерылган иде. Соңгы 10 елда бу мәсьәләгә игътибар бирә башладылар. Дин дәүләттән аерылган булса да, җәмгыятьтән аерылмады. Хакимиятнең кешеләрне тәрбияләүнең иң асыл юлы - диннең фән белән бергәлеген таныту. Динне мәктәпләргә кертергә кирәк. Бу очракта гына тәүфыйклы буын үсәр. Безнең карамакта 35 ятим бала бар. Дәүләт премиясеннән килгән акчаны бу балаларга бүлеп бирәчәкбез, алар аңа күбрәк мохтаҗ.

Розалина Шаһиева:
- Бүләктән дә бигрәк, ватыным, телем, мәдәният һәм шигърият кадерле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading