16+

2-9 июньгә ЙОЛДЫЗНАМӘ

Атна бөтен яктан да диярлек уңайлы. Бик күп нәрсәгә ирешәчәксез, бигрәк тә, ялгызыгыз гына түгел, ә башкалар белән хезмәттәшлектә эшләсәгез.

2-9 июньгә ЙОЛДЫЗНАМӘ

Атна бөтен яктан да диярлек уңайлы. Бик күп нәрсәгә ирешәчәксез, бигрәк тә, ялгызыгыз гына түгел, ә башкалар белән хезмәттәшлектә эшләсәгез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Атна һөнәри дәрәҗәгезне күтәрү, иҗади потенциалыгызны ачу мөмкинлеге бирәчәк. Алда яңа офыклар ачылырга тора, тик азрак сөйләгез һәм күбрәк эшләгез. Җомга көнне планнарыгызны үзгәртә торган мөһим хәлләр килеп туарга мөмкин.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Эшлекле очрашулардан һәм элемтәләрдән ләззәт алачаксыз. Җиңел һәм иркен аралашасыз, әмма эштә үзегезнең ачуыгызны, ризасызлыгыгызны күрсәтмәскә тырышыгыз, билгеләнгән стратегиядән чигенмәгез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бик яхшы атна. Алдыгызда бөтен юллар да ачык. Йолдызлар сәяхәткә китәргә киңәш итә. Ул сезгә яхшы һава, җылы диңгез, матур таулар һәм күңелле компания ышандыра. Сөйгән кешегездән кыйммәтле бүләкләр һәм сюрпризлар көтегез.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу атна күңелле танышулар, карьера үсеше һәм шәхси тормышыгызда күңелле вакыйгалар бүләк итә. Карарлар кабул иткәндә сак булыгыз, үз-үзегезне алдамагыз, аек акыл белән эш итегез.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Язмыш сезгә берничә мөмкинлек бирә: бу – теләгән максатларыгызга ирешү өчен менә дигән форсат. Ләкин үз-үзегезгә артык ышанып, тумаган тайның билен сындырмагыз. Мөмкинлекләрегезне дөрес бәяләгез, һәм профессионаллар киңәшен тыңлагыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кул җитмәстәйгә үрелеп, булганын югалта күрмәгез. Әллә ничә эшкә берьюлы алынмагыз: бер эшне генә эшләгез, әмма җиренә җиткереп. Якшәмбе якын кешеләрегезнең теләкләренә колак салыгыз, сүзләрен аяк астына салып таптамагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Яңа мөмкинлекләр ача торган кызыклы эшлекле тәкъдим килеп ирешергә мөмкин. Үткән казанышларыгыз шактый перспективалы эш башларга мөмкинлек бирәчәк. Шимбә гаилә проблемалары җайга салыначак.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Тырышлыгыгызны, һичшиксез, күрәчәкләр һәм бүләкләячәкләр. Эшегездә уңышлар, зур табыш көтегез. Бәхәсле хәлләр килеп чыккан очракта, үҗәтләнү урынына, үзегезнең бөтен ягымлылыгыгызны эшкә җигегез, шул чагында теләгәнегезгә ирешерсез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Кызыклы кешеләр белән танышырсыз, аларның киңәшләргә колак салыгыз. Дусларыгыз белән аралашканда, аларга артык басым ясарга кирәкми, компромисс эзләгез. Шаяртуны күңелегезгә якын алмагыз, үпкәләвегез зур ызгышка китерергә мөмкин.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Атна бөтен яктан да диярлек уңайлы. Бик күп нәрсәгә ирешәчәксез, бигрәк тә, ялгызыгыз гына түгел, ә башкалар белән хезмәттәшлектә эшләсәгез. Дөрес, тәнкыйть сүзләре белән мавыкмаска, бераз телегезне тешләргә туры киләчәк.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Хезмәттәшләр белән тагын да тыгызрак элемтәләр урнаштыру белән шөгыльләнергә кирәк, бу сезнең карьерагызны үстерүдә ярдәм итәчәк. Яраткан кешегез белән уртак фикергә килә алсагыз гына, гаиләгездә тынычлык урнаштыра алырсыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Сез эшлекле тәкъдимнәр ташкынына әзер булырга тиеш. Эшлекле мәсьәләләрне хәл итүдә күбрәк интуициягезгә таяныгыз, ничек кенә сәер булмасын, мантыйк сезне теләгән нәтиҗәләргә китермәячәк.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading